Анатомия фәнен кимерүче студент пычагы астында яткан җәнлек ниләр кичерә икән?
Минем каным бәрабәренә барлык этмәчеләрне, куян-күселәрне якты киләчәк көтә дип
сөенмидер, бөек фәнни ачыш өчен корбан китәм дип горурланмыйдыр да. Шомланып,
калтыранып әҗәлен көтәдер бичара хайванкай.
Бүгенге Русия дә тәҗрибә лабораториясен хәтерләтә. Бигрәк тә мәгариф өлкәсе
замана реформаторларының тәҗрибә полигонына әверелде. БДИ дигәннәре дә үз-үзен
аклаудан шактый ерак торганда, тагын бер – оптимальләшү дигән бүки менеп атланды
бичара мәктәп җилкәсенә. Наданлыкта гаепләрсез, әмма монысыннан үләксә козгыны тавышы
килә сыман...
Прогрессив карашлы кешегә оптимальләштерүнең асылы ап-ачык, аңлаешлы сыман.
Зарурлыгы да бүгенге көн таләбе кебек. Белем бирү сыйфатын яхшырту өч
...
Читать дальше »