Фәрит Вафинның "Кайда минем 6 меңем?” (19 февраль, 22 нче сан) язмасы мине уйга
калдырды. Чаллыда таныш укытучыларым бик күп минем. Бу язма аларның да авырткан җирләренә
тигән. Яңалыкларда, газеталарда укытучыларның хезмәт хакларын күрсәтеп басылган
статистика һич кенә дә чынбарлыкка туры килми. Укытучы мәктәптән чыкмыйча укытса
да, 17 мең 500 сум хезмәт хакы ала алмый. Стажны, сыйныф җитәкләүне, озайтылган көн
һәм башка бик күп өстәмәләрне куша-куша җыелса гына. Аннан соң, әллә нинди зур акча
итеп сөйләсәләр дә, ул 17 мең бүгенге кыйбатчылыкта ашарга гына җитәрлек бит. Фәрит
аганың хатыны әйткәнчә, сакалыңны сәлперәйтеп төн буе дәфтәр тикшергән өчен хезмәт
хакына 100 сум да өстәлмәгәч, кемнең азап чигәсе килсен? Мин үзем 17 түгел, 37 мең
түләсәләр дә бүгенге мәктәптә эшләргә риза булмас идем. Хәзерге интернет, телевизор
һәм башкалар белән бозылган, укытучыга мыскал да хөрмәте булмаган балаларны тәрбияләргә
түземле
...
Читать дальше »