Понедельник, 06.05.2024, 13:21
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Март » 22 » Татар мәктәбе тәҗрибә куянымы?
Татар мәктәбе тәҗрибә куянымы?
17:57

Анатомия фәнен кимерүче студент пычагы астында яткан җәнлек ниләр кичерә икән? Минем каным бәрабәренә барлык этмәчеләрне, куян-күселәрне якты киләчәк көтә дип сөенмидер, бөек фәнни ачыш өчен корбан китәм дип горурланмыйдыр да. Шомланып, калтыранып әҗәлен көтәдер бичара хайванкай.

Бүгенге Русия дә тәҗрибә лабораториясен хәтерләтә. Бигрәк тә мәгариф өлкәсе замана реформаторларының тәҗрибә полигонына әверелде. БДИ дигәннәре дә үз-үзен аклаудан шактый ерак торганда, тагын бер – оптимальләшү дигән бүки менеп атланды бичара мәктәп җилкәсенә. Наданлыкта гаепләрсез, әмма монысыннан үләксә козгыны тавышы килә сыман...

Прогрессив карашлы кешегә оптимальләштерүнең асылы ап-ачык, аңлаешлы сыман. Зарурлыгы да бүгенге көн таләбе кебек. Белем бирү сыйфатын яхшырту өчен кирәк диләр – килешмичә һич мөмкин түгел. Авыл мәктәпләрендә төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылмаганлыгын, кадрлар кытлыгын, демографик кризисны һ.б саллы сәбәпләр китереп, әлеге чараның кирәклеген тәкрарлыйлар бүген.

Берничә генә бала укытып яткан мәктәпләрне япкач, андагы педагоглар үз көннәрен үзләре күрергә тиешләр микән моннан соң? Район биләмәсендәге исән калган 5-6 мәктәп барыгызны да сыйдырмаячак, хөрмәтлеләрем, үз җаегызны үзегез карагыз диюе бу дәүләт абзыйның. Балалар район үзәгенә йөреп укысын өчен һәр авылга автобус биреләчәге, ул автобусларны йөртергә ап-аек шоферлар табылып, ул автобуслар хәвефсез генә хәрәкәт итсен өчен юллар да салыначагына ышандың да ди. Гәрчә, закон чыгарып утыручыларның язгы-көзге-кышкы чорда, әйтик, Минзәлә районы авыллары юлларындагы мәхшәрне күргәннәре булмавына аз гына да шигем юк. Әти-әниләрнең дә балаларын заманча шартлар тудырылган, җиһазландырылган мәктәптә укытасы килә, шунлыктан авыл мәктәбенең ябылуын күпләр хуплый диләр оптимальләштерүнең отышлылыгын раслаучылар. Ышанырга тырышып, күз алдына китереп карыйк. Авыл балаларының күбесе мәктәпкә киткәнче әти-әнисенә мал караша, кар көри, су китерә... Аннан соң ул мәктәпкә барыр өчен автобус тукталышына чыгып баса. 4 нче сыйныфта укучы Айгөлнең дәресләре 10 нчыда укучы абыйсыныкыннан шактый иртә тәмамлана. Автобус һәр авыл тарафына бер генә рейс ясый дип фаразласак, Айгөлгә, ким дигәндә, 3-4 сәгать көтеп утырырга туры киләчәк. Иртән балаларын юлга чыгарып җибәреп, кич караңгыда каршы алган ата-анага никадәр өтәләнергә туры киләчәген әйтеп тә торасы юк. Эрелән-дерелгән мәктәпләрнең үз интернаты әллә була, әллә юк. Димәк, балаларга фатир эзләргә туры киләчәк. Сабыйның гаиләдән читтә яшәп, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калуы – бер бәла. Болай да тиеннәргә эшләгән авыл халкының баласын мәктәптә укыту өчен дә никадәр чыгым күтәрергә мәҗбүр ителүе – икенче ялгыш. Күп гаиләләр авылда яшәүнең мәгънәсен югалтыр, тәмен, ямен җуяр да, баласына төпле белем бирү теләге белән шәһәр тарафына юнәлер дигән шомлы уйлар килә башка нигәдер.

Авыл – татарның җаны. Авылның җаны – мәктәп. Мәктәпсез авылның киләчәге күренми. Шуңа да оптимальләштерү дигән чара татар авылының үзәгенә балта чаба түгелме? Район үзәкләрендәге мәктәпләр урысча укытуга күчеп бетеп киләләр, димәк, тоташ урыслаштыру сәясәте оптимальләшү исеме артына яшеренеп, соңгы татар мәктәпләренә дә кармавычын суза? Кайбер әти-әниләр балаларын урысча укыту мөмкинлеге килеп чыгуга сөенәләрдер бәлки. Югары уку йортында җиңелрәк булачак, имеш! Үз башында юк икән, балаңнан ни татар, ни урыс ясап кына наданлыктан котыла алмассың, милләттәш!

Минем туган авылымда күптән инде башлангыч мәктәп кенә эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң, мәдрәсә ябылгач, авыл активистлары беренче мәктәп оештырып җибәрәләр. Әлеге мәктәпне ачу өчен, авыл балаларына дөньяви белем бирү өчен янып-көеп йөргән мөгәллимәләр – Мөнирә һәм Мөзәянә атлы туташлар сәнәкчеләр фетнәсе вакытында җәзалап үтерелгәннәр дип язылган авылым тарихына. Кайсы чорга күз салсаң да, авыл мөгаллимнәренә эшләү, халыкны агарту кыенга туры килгән. Әмма сәвит чорында алардан да хөрмәтле кеше авылда юк иде. Без, якын-тирә – Тугаш, Түбән Табын, Тамьян, Югары Табын, Тегермәнлек (Мөслим районы) авыллары балалары Түбән Табын урта белем бирү мәктәбенә йөреп укыдык. Авыллар арасы 2-3 чакрым гына булганлыктан, һич авырыксынмый идек юл йөрүне. Районның иң көчле педагоглары тупланган, үз тарихы, матур традицияләре булдырылган, иң алдынгы мәктәпләренең берсе ул. Мәктәптә төпле белем бирелүе хакында элеккеге укучыларына карап фикер йөртәләр, гадәттә. СССР чемпионы, атаклы спортчы Фәиз Хуҗин, галимнәр Васыйл Гайфуллин, Флүс Газизов, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева һәм тагын бик күп танылган ул-кызлары белән данлы ул. 1934 елдан бирле мәгърифәткә хезмәт итүче мәктәбебез быелдан тугызъеллыкка калдырылачак дигән хәбәр ишетеп, җаным телгәләнгән көннәрем. Тора-бара анысыннан да языр мөгаен Түбән Табын авылы җирлеге. Утсыз төтен чыкмый диләр, районда 6 гына тулы урта белем бирү мәктәбе калачагын (шуның 3се район үзәгендәге урыстелле мәктәп!) ишетеп, шомланып яшиләр якташларым.

Оптимальләштерүне әллә нинди ялтыравыклы кәгазьгә төреп, уңай яклары белән кызыктырсалар да, Мөслим кебек саф татар төбәгендә мәктәпләр ябылуны бернәрсә белән дә аклау мөмкин түгел, минемчә. Туган ягымны мисал итеп китереп, җирле хакимияткә таш атуым түгел. Ил масштабында барган җимерелү процессын минем якташларым гына туктата аламы соң?! Шаулатып Укытучы елы үткәрдек, авыз суларын корытып укытучының абруен, хезмәт хакын күтәрү турында сөйләп маташалар, ә якын киләчәктә менә дигән белгечләрнең урамда эшсез калачагы беркемне дә борчымый кебек. Ни өчен бер генә ялгыштан да сабак алу дигән нәрсәне белми икән бу кешеләр? Колхоз-совхозларны эреләндереп, ваклап карадылар. Тора-бара бөтенләй таратып аттылар. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын ябып ни кырдык? Нәтиҗәдә, авыл халкы табибларга йөрүдән бөтенләй туктады. Авыл халкыннан тәҗрибә куяны ясау бүген дә дәвам итә.

БДИ югары уку йортларындагы ришвәтчелекне бетерәчәк, белем дәрәҗәсен арттырачак диделәр. Сыйфат турында сөйләргә иртәрәк, әмма ришвәтчелекнең мәктәпкә күчүен танырга кирәктер. Дөрес, БДИ ярдәмендә астыртын гына бер тишеген каплый түгелме соң хәйләкәр хакимият? Балаларның һөнәри белем бирү йортларына атлыгып тормауларыннан эшче көчләргә кытлык барлыкка килүе иде бу дәү тишек. БДИ белән, сынау бирә алмаган очракта аттестат бирелмәү белән өркетүдән күпме балаларның тугызынчы сыйныфтан соң һөнәри уку йортларына китәргә мәҗбүр икәне беребезгә дә сер түгел.

Бездә оптимальләшү дигән һәр нәрсә тәмам бетүнең башы ахрысы...

Раушания ШӘЯХМӘТОВА.
"Татарстан яшьләре" газетасыннан
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1452 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design