Понедельник, 06.05.2024, 04:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Март » 18 » Укытучы язмышы
Укытучы язмышы
17:53

Фәрит Вафинның "Кайда минем 6 меңем?” (19 февраль, 22 нче сан) язмасы мине уйга калдырды. Чаллыда таныш укытучыларым бик күп минем. Бу язма аларның да авырткан җирләренә тигән. Яңалыкларда, газеталарда укытучыларның хезмәт хакларын күрсәтеп басылган статистика һич кенә дә чынбарлыкка туры килми. Укытучы мәктәптән чыкмыйча укытса да, 17 мең 500 сум хезмәт хакы ала алмый. Стажны, сыйныф җитәкләүне, озайтылган көн һәм башка бик күп өстәмәләрне куша-куша җыелса гына. Аннан соң, әллә нинди зур акча итеп сөйләсәләр дә, ул 17 мең бүгенге кыйбатчылыкта ашарга гына җитәрлек бит. Фәрит аганың хатыны әйткәнчә, сакалыңны сәлперәйтеп төн буе дәфтәр тикшергән өчен хезмәт хакына 100 сум да өстәлмәгәч, кемнең азап чигәсе килсен? Мин үзем 17 түгел, 37 мең түләсәләр дә бүгенге мәктәптә эшләргә риза булмас идем. Хәзерге интернет, телевизор һәм башкалар белән бозылган, укытучыга мыскал да хөрмәте булмаган балаларны тәрбияләргә түземлегем җитмәс иде. Ә риза булып җәфаланучы педагогларга кырык меңе дә жәл түгел.

Үз фәне өчен янып, балаларга күбрәк белем бирергә тырышучы, бер генә фәнне алып баручы укытучылар белгеч буларак кыйммәтле кешеләр. Алар тегендә-монда бәргәләнми, үз фәнен төптән белә, даими укый, эзләнә. Алай гына да түгел, бу эзләнүгә балаларны да җәлеп итә, кызыксыну тудыра. Андыйларны укучылар да үз итә. Әмма бу укытучылар 10-12 мең хезмәт хакына эшли. Әле бу акча, озак еллар тәҗрибә туплаган, категорияләре булган остазларга гына бирелә. Ә яңа гына институт тәмамлап килүчеләрнең хезмәт хакы фатирга түләргә дә җитми. Акчаны күбрәк алу өчен генә сәгатьләрен арттырган, берничә фән укыткан мескен укытучылар исә күтәралмас йөк өстериләр, җитмәсә укучыларга тиешле белемне дә бирә алмыйлар. Чөнки гаиләсен ашатыр өчен көченнән килмәслек йөкләмә алган педагогның бернигә дә көче калмый. Өстәмә белем алырга да, кызыклы чаралар уздырырга да, укучылар белән уртак тел табарга да. Алны-ялны белми эшләгән, класс җитәкләгән, атнасына 40ар сәгать укыткан, төне буе дәфтәр тикшергән һәм ял көннәрендә репетиторлыкка чапкан укытучыларны һич хурламыйм, юк. Алар, хөкүмәт тарафыннан яклау таба алмагач, ничек булдыралар, шулай акча эшләргә тырышалар. Чөнки бөтен дөньясы акчага корылган. Ашарга кирәк, кияргә кирәк. Парта артында утырган затлы киемле бала арзанлы кофтаңнан көлеп мыскыллый икән, укытучының өс-башын карамый хәле юк. Чөнки, яхшы белгеч булу өстенә, яшьләрчә әйтсәк, "упакованный”да булырга тиеш хәзерге заман укытучысы.

Укыту эшенә мөкиббән булган, 7 ел буе Чаллы мәктәпләренең берсендә балалар укыткан танышым Айгөл дә, нәкъ Фәрит ага кебек: "Акча алган саен аптырыйм. Шулкадәр эшләп тә 10 меңгә тулмый”, – дип зарлана иде. Аның бала җанлы, тырыш булуы, эшенә җитди каравы сокландыра иде. Көне буе укытканнан соң, кичләрен кабат мәктәпкә йөгерә бу. Укучылар белән әле спектакль әзерли, әле берәр күңелле чара үткәрә.

Укытучылар түзем бит алар. Айгөл дә 7 ел түзде. Дөресрәге, көтте. "Яхшырыр дөнья. Гел болай булмас. Укытучыларга да акча артыр. Бу кадәр авыр хезмәт шулкадәр аз бәяләнергә тиеш түгел бит инде...” – дип гел ышана иде. Хезмәт хакы ипотекага алган бер бүлмәле фатиры өчен түләргә җитми башлагач, мәктәптән китте. Мәктәптән генә түгел, гади халкы ачка каткан, түрәләре күбенеп шартларга җиткән Русиядән үк китеп барды. "Хезмәт хакымны алдым да, банкка ипотекамны түләргә кердем. Аннан чыкканда кулымда 1 мең 200 сум акча калган иде. Җилкәдәге сумкамда өйгә тикшерергә алган 50ләп дәфтәр. Һәм квартплатага, утка, газга түләнә алмый калган счет кәгазьләре. Ә алда – башланмаган ай. Шулкадәр рәнҗедем. Эшләп акча таба алмыйм. Бер бүлмәле фатир сатып алырлык мөмкинлек юк. Ризыкны, киемне экономрежимда гына алам. Никләремә кирәк миңа мондый тормыш?! Шайтанымамы миңа үз халкына рәхәт күрсәтмәгән бу Русия, дип, катгый карар кабул иттем”, – дип сөйләде Айгөл соңрак. Менә дигән белгеч, тиешле шартлары булганда, алыштыргысыз остаз булырлык кызый хезмәтен бәяли белгән илгә чыгып китте.

"Финляндиядә, Хельсинки шәһәрендә бер гаиләдә гувернант булып эшлим. 10 һәм 11 яшьлек ике балага инглиз теле өйрәтәм. Мәктәпкә озатам, каршы алам. Дәресләрен әзерләргә булышам. 1500 доллар түлиләр. Ашау, яшәү бушлай. Мин канәгать. Бу илдә укытучыларга хөрмәт белән карыйлар. Бездә аз укучылы авыл мәктәпләрен ябалар, ә биредә дәүләт 5 бала укыган авыл мәктәбен дә тәэ-мин итү җаен таба. Укучылар да ата-анасыннан педагогка яхшы мөнәсәбәтне кечкенәдән сеңдереп үсә. Китүемә үкенмим”, – дип язды миңа Айгөл, интернет аша хәбәрләшкәндә.

Акчагыз җитмәсә, чит илгә китегез диюем түгел. Безнең илдә, яшәү минимумыннан чак кына күтәрелгән хезмәт хакына да риза булып, тешен кысып түзеп, кеше балаларын тәрбияләүче укытучыларга хөкүмәт чынлыкта да ярдәм итсен иде диюем.

Ник аларны түләүсез торак белән тәэмин итмәскә? Ник алар өчен ташламалар булдырмаска? Акча каян алсыннар моңа, диярсез. Дәүләт Думасы бинасында менә дигән ишекләрне яңаларына алыштырыр өчен 23 миллионын жәлләмәгән Русия бюджеты, теләге булса, укытучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр булдыру җаен да табар иде. Ә җилгә очкан вәгъдәләрдән халык күптән гарык. Вафин абзый әйтмешли: "Ил эчендә юкка чыккан миллиардларның кая киткәнен белмиләр”. Ул күп нольле саннарның берничә проценты гына укытучыларның матди хәлләрен яхшыртуга тотылса да, без моның нәтиҗәсен шунда ук сизәр идек. Хезмәт хакыннан канәгать укытучылардан балаларыбыз да өчле-тугызлы түгел, төпле, нигезле белем алыр иде.

Чулпан Насыйрова.
"Татарстан яшьләре" газетасыннан
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 993 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design