Пятница, 03.01.2025, 19:54
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Июль 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Июль » 03
Ул көн Биклән урта мәктәбенең IV сыйныф укучылары өчен балачак белән хушлашу көне булып истә калачак. Бәйрәмчә киенгән балалар, чәчәк бәйләмнәре күтәргән әти-әниләр, мәктәп директоры А. Ибраһимов һәм укытучылар башлангыч сыйныф чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен җыелды.
 
Бу сыйныфтагы һәр бала белән эшләве җиңел булды миңа. Чөнки без әти-әниләр белән беренче көннән үк уртак тел табып, туган проблемаларны уртага салып сөйләшеп бер юнәлештә эшләдек. Бу кичәдә аларга күңелемдә җыелган рәхмәт хисләремне түкми-чәчми җиткерәсем, һәрберсенең исемен атап мактыйсым килде. Чиксез дулкынлану хисе, 4 ел буе үз балаларымдай яратып өлгергән сабыйларым белән аерылышу үзенекен итте. Әйтәсе рәхмәтләрем күңелем түрендә яшеренеп калган кебек тоелды.
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1575 | Добавил: Admin | Дата: 03.07.2008 | Комментарии (0)

Кунакчыл авыл халкы төркиялеләр килгәнче Сабан туен да башламады. Төрки кунаклары мәйданга кергәндә, мәйдан халык белән шыгрым тулган иде инде. Бикләнлеләр алар белән төрекчә күреште.
 
Кунакларны мәртәбәле урыннарга утыртканнан соң, алып баручы Рүзилә Лотфуллина Сабантуен башлау турында хәбәр салды. Сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйдәр Сабитовка бирелде. Ул кунакларны һәм авыл халкын хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Мәйдан уртасына авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев чыкты. Ул, үз чиратында, зур хөрмәт белән сүзне Төркия делегациясен җитәкләүче якташыбыз, "Татарстан Республикасы” газетасын ... Читать дальше »
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1117 | Добавил: Admin | Дата: 03.07.2008 | Комментарии (0)

Тиздән югары уку йортларына кабул итү имтиханнары башланачак. Ә бүген кичәге мәктәп укучылары киләчәккә һөнәр сайлау белән мәшгуль. Менә шул һөнәр сайлау дигәне бик тә четерекле мәсьәлә инде.

Хезмәт базарында бүген белгечлекләрнең ниндие генә юк! Замана алга барган саен аларның төре һаман арта тора. Шуңа да абитуриентларның башлары әйләнә, кайсын сайларга да белмәссең. 90 нчы еллар азагыннан башлап бүгенгә кадәр Русиядә иң популяр белгечлекләр – юриспруденция белән икътисад. Мондый факультетлар, мондый юнәлештәге уку йортлары ел саен ачылып кына торды. Нәтиҗәдә, хәзер илдә әлеге белгечлек дипломы булганнар кирәгеннән дүрт мәртәбә артып киткән. Шуңа да юристлар белән икътисадчылар үз һөнәрләре буенча эш таба алмый интегәләр.

Ә бүген исә Русиягә инженерлар, технологлар кирәк. Экспертлар әйтүенчә, ил икътисады күтәрелештә булганлыктан, аларга ихтыяҗ арта гына барачак. Шулай ук банк тармагын сайлаучылар да ялгышмаячак, бигрәк тә кредитла ... Читать дальше »

Категория: Новости СМИ | Просмотров: 3447 | Добавил: Admin | Дата: 03.07.2008 | Комментарии (0)

Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2025 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design