Кунакчыл авыл халкы төркиялеләр килгәнче Сабан туен да башламады. Төрки кунаклары мәйданга кергәндә, мәйдан халык белән шыгрым тулган иде инде. Бикләнлеләр алар белән төрекчә күреште.
Кунакларны мәртәбәле урыннарга утыртканнан соң, алып баручы Рүзилә Лотфуллина Сабантуен башлау турында хәбәр салды. Сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйдәр Сабитовка бирелде. Ул кунакларны һәм авыл халкын хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Мәйдан уртасына авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев чыкты. Ул, үз чиратында, зур хөрмәт белән сүзне Төркия делегациясен җитәкләүче якташыбыз, "Татарстан Республикасы” газетасының хәбәрчесе Гамирә Гаделшинага бирде.
– Татарстан шәһәрләрендә тукталып ике халык арасында дуслык күпере салучы бу фольклор ансамбль яшь кызлардан һәм яшь егетләрдән тора. Аларның максаты: Татарстанда яшәүче яшьтәшләре белән очрашу, аралашу, милли традицияләр белән бер-берсен таныштыру, ике милләт халкының дус һәм тату яшәвенә этәргеч ясау. Алар безгә зур концерт программасы әзерләп килгән. Ерак юлларны якын итеп килгән дусларыбызны Сабан туе мәйданына чакырыйк, – диде ул чыгышын тәмамлап. Аларга Биклән авыл кызы, "Сабантуе – 2008” конкурсының "Сәхнә остасы” номинациясенең җиңүчесе Миләүшә Ибраһимова милли ризык – чәкчәк бүләк итте.
Кунакларның чыгышыннан соң мәйдан батырларын хөрмәтләү өлеше башланды. Сүз "Биклән” җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хамматовка бирелде. Ул мәйдан түренә кыр батырларын, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чакырды. Сабан туе әләмен күтәрү хокукы алдынгы кыр батыры Рөстәм Сафинга бирелде. Аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Чәчүдә көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәргә, инде лаеклы ялда булуларына карамастан, хуҗалык эшләрендә һаман да ярдәм итеп торучы элеккеге бригадирлар Мөнәвир Миннияров һәм Рафис Фәхретдиновларга аерым бүләкләр әзерләнгән иде. Элеккеге хуҗалык рәисе, ветеран җитәкче Рафик Ямалиев исеменә дә җылы рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Аңа шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Ул, үз чиратында, барлык Биклән халкын бәйрәм белән котлады.
Халык зур кызыксыну белән кунаклар чыгышын көтте. Дәртле төрек көйләре тирә-юньне яңгыратты. Ирексездән аларга кушылып биисе, җырлыйсы килде. Милли уен коралларына кушылып җырлаган төрки кызы да, "Кыз бирү” күренешен сәхнәләштергән музыкаль күренеш тә Сабан туена килгән халыкның күңелен күтәрде. Безне бер нәрсә гаҗәпләндерде: без төрки биюе дигәч тә сәхнәдә ярымшәрә кызларның биюен күз алдына китерәбез. Ә монда бөтенләй башка күренеш. Кәләш буласы кызның йөзен пәрәнҗә каплаган. Киемнәре дә күз явын алырдай итеп алтын җепләр белән чигелмәгән, ә гап-гади киндер тукымадан. Аякларында – безнең әби-бабайлар киеп үскән чабатага охшаш баулы аяк киеме.
Сабан туе кызганнан-кыза барды. Мәйданга "Шатлык” бию коллективы чыкты. Алар тарафыннан театральләштереп күрсәтелгән "Сабан туе күренеше” кунаклар һәм авылдашлар күңеленә хуш килде.
Алып баручы мәйдан түренә үзләренең 40, 50, 60 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче мөхтәрәм парларны чакырды. Алар хөрмәтенә "Ханым-Солтаным” вокаль ансамбле башкаруында "Гаилә җыры” яңгырады.
Кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Татар халкының милли ризыклары белән сыйландылар. «Шатлык» бию коллективы кызлары һәм кунакчыл бикләнлеләр белән татар халык биюе биеделәр.
Үзешчәннәр берсен-берсе алыштырып кына тора. Башка еллардан аермалы буларак быел шәһәрдән кайткан оныклар зур активлык күрсәтте. Юлай Яркинбаев һәм Фәнис Ихсанов үзләренең дуэтын "Онытылган гомерләр” дип таныштырды. Алар үзләре иҗат иткән "Бикләнем” һәм "Әтием” җырын башкардылар. Шулай ук Ландыш Зәйнуллина чыгышы да Биклән егетләрен битараф калдырмагандыр.
Халык, бар дөньясын онытып, җылы көнгә куана-куана бәйрәм итте. Алар өчен дистәләгән сәүдә нокталары эшләп торды. Һәрбер почмакта тәмле шашлык пешә. Җаның ни тели шул бар. Кемгә нинди уен ошый, ул шул тирәдә кайнаша. Яңа туып тәпи баскан нәниләрдән алып, авылыбызның иң өлкән Сара әбигә кадәр, таякка таянып, Сабан туе мәйданына килгән. Җыр-моң, уен-көлке тынып тормый. Башка авыллардан аермалы буларак быел Сабан туе Бикләндә ике көн барды. Беренче көнне мәйданда авыл кунаклары да көрәшсә, икенче көнне мәйдан бары тик авыл егетләренә генә тапшырылды. Беренче көн Сабан туе батыры – Түбән Кама районының Тоба авыл егете, – Айнур Шәйхетдинов. Авыл егетләре арасында абсолют батыр дип Биклән егете Илсур Сәхәбетдинов танылды. Баганага иң оста менүче Биклән егете Зөлфәт Фазлыев булды, 24 кг ике герне, 60 мәртәбә күтәреп, беренчелекне – Әлхәт Сәйделов, армспорт буенча иң көчле дип Биклән егете Эльмир Сәетгәрәев танылды. Милли бәйрәмебез тәмам булды. Биклән халкы Төркиядән килгән кунакларны яратып һәм җылы кабул итте. "Киләчәктә дә дуслык җепләребез өзелмәсен”, – диделәр алар.
"Якты юл" Р. Сәетгәрәева |