Тиздән югары уку йортларына кабул итү имтиханнары башланачак. Ә бүген кичәге мәктәп укучылары киләчәккә һөнәр сайлау белән мәшгуль. Менә шул һөнәр сайлау дигәне бик тә четерекле мәсьәлә инде.
Хезмәт базарында бүген белгечлекләрнең ниндие генә юк! Замана алга барган саен аларның төре һаман арта тора. Шуңа да абитуриентларның башлары әйләнә, кайсын сайларга да белмәссең. 90 нчы еллар азагыннан башлап бүгенгә кадәр Русиядә иң популяр белгечлекләр – юриспруденция белән икътисад. Мондый факультетлар, мондый юнәлештәге уку йортлары ел саен ачылып кына торды. Нәтиҗәдә, хәзер илдә әлеге белгечлек дипломы булганнар кирәгеннән дүрт мәртәбә артып киткән. Шуңа да юристлар белән икътисадчылар үз һөнәрләре буенча эш таба алмый интегәләр.
Ә бүген исә Русиягә инженерлар, технологлар кирәк. Экспертлар әйтүенчә, ил икътисады күтәрелештә булганлыктан, аларга ихтыяҗ арта гына барачак. Шулай ук банк тармагын сайлаучылар да ялгышмаячак, бигрәк тә кредитлау белгечлекләрендә укучылар. Сатучы-менеджерлар, яхшы бухгалтерлар да эшсез калмаска тиеш.
Предприятиеләргә секретарь-референтлар җитмәү дә сизелә. Дөрес, монда сүз җитәкчегә чәй ясап кертә белүче озын ботлы кызлар турында гына бармый. Бүгенге секретарь менә дигән оештыру сәләтенә ия булырга, югары белемле һәм бер-ике чит тел белергә тиеш.
Хезмәт базарында хәзер иң кытлык кадрларның берсе – «уртача» дәрәҗәдәге җитәкче (мәсәлән, бүлек начальнигы), ягъни яхшы топ-менеджер. Бүген аларның күбесе эш урыннарында әйбәт кенә утыра, компанияләр аларның кадерен белә. Шуңа күрә яңа оешкан предприятие-оешмалар аларны зур акчалар белән кызыксындырып үзләренә ауларга тырышалар. Шуны да әйтергә кирәк, хәзер вундеркиндлар заманы артта калды, бүген предприятиеләр үзләрендә түбәннән югарыга күтәрелгән, ягъни карьера баскычының һәрбер басмасын үткән җитәкчеләрне булдырырга омтыла. Замананың тагын бер «мөгезе»: кадрлар бүлегендә хәзер кешенең балачагы белән дә кызыксыналар, ягъни ул бик тә тәртипле бала булганмы, әллә инде сугышырга яратканмы. Җитәкче итеп эшкә кайсын алалар дип уйлыйсыз? Ялгышасыз. Юк шул, тәртиплене түгел, ә сугыш чукмарын алалар. Чөнки Русиядәге бүгенге агрессив мохиттә кырыс, тешләк җитәкче кирәк.
Экспертлар киләчәктә эшсез калмаучылар исәбенә табибларны, компьютер программистларын, биологларны, органик продуктлар җитештерүчеләрне дә кертәләр. Ә менә психологлар, социологларның кирәге бетте: бүген аларның күбесе икенче белгечлек буенча укырга мәҗбүр. Шулай ук чит тел белгече дипломы алып чыгучылар да эшсез йөри. Инглиз һәм француз телен камил белүең белән бүген берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Телне белү башка берәр төрле белгечлек буенча ныгытылырга тиеш. Иң яхшы вариант – инглиз яки француз, немец телен белү плүс техник белем һәм эш тәҗрибәсе. Мондый хезмәткәрне баш-аягы белән тартып алачаклар.
|