Ватан сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул ил дип йөртелә. Бу өлкәгә
инде мин галимнәрчә тирән керергә җыенмыйм. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл
иде. Мәктәпкә йөри башлагач, туган ил дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның
СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак ватан дигәне телебезгә керде. Ул хәтта туган
ил дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый.
Ә китапта язылган һәр сүз – акыллы сүз, кирәкле сүз. Китап сүзе дигән төшенчә безгә
укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә дә ул бөтен бәхәсләргә чик куя
торган дәлил.
Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр.
...
Читать дальше »