Воскресенье, 28.04.2024, 13:33
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Декабрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2012 » Декабрь » 19 » Ватан
Ватан
19:03

Ватан сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул ил дип йөртелә. Бу өлкәгә инде мин галимнәрчә тирән керергә җыенмыйм. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл иде. Мәктәпкә йөри башлагач, туган ил дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак ватан дигәне телебезгә керде. Ул хәтта туган ил дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый. Ә китапта язылган һәр сүз – акыллы сүз, кирәкле сүз. Китап сүзе дигән төшенчә безгә укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә дә ул бөтен бәхәсләргә чик куя торган дәлил.

Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр.


Нинди иркен минем туган илем,

Елгалар күп анда, кырлар күп.

Кеше болай иркен сулый торган

Башка илләр әле җирдә юк.


Без бу җырны класста да, сәхнәләрдә дә җырладык. Соңрак беленде – ул җыр урысчадан тәрҗемә икән. Урысчасы болай икән. Анысын да җырлаттылар:


Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Я другой такой страны не знаю,

Где так вольно дышит человек.


Әйе, мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә, җырладык.

1947 нче ел
булырга тиеш.
Туфанга 11-12 яшьләр
тирәсе (уңда).

Урман, кырлар, суларның күплеге аңлашыла иде безгә, ә «где так вольно дышит человек» дигәне аңлашылып бетми иде. Бүтән илләрдә кешеләрнең сулышы кысыла микәнни, диебрәк уйлый идек. Укытучылар аңлаткандыр инде анысы. Ләкин тотып карамагач, кабып карамагач, безгә ул барыбер аңлаешлы булмагандыр. Икмәк менә аңлашыла иде. Аның изге нәрсә икәнлегенә дә тиз төшендек. Чөнки без ач идек. Бер сынык ипидән дә кадерле нинәрсә бар? Ә туган ил безгә булды ни дә, булмады ни. Авыл булгач, бик җиткән. Хәтта район үзәге «Камски Устие» дә безгә ят. Олыларга ияреп Камскига бару кызык үзе. Анда Идел, пароходлар. Пристендә базар. Салам башлы марҗа кызлары, көрәк сакаллы урыслар урысча гына сиптерәләр. Урысча сөйләшкән кеше безнең өчен бөек кеше инде ул. Камскига баргач берәр сүз өйрәнеп кайтабыз да,мактанышып йөрибез. Мәктәптә дә укыталар урыс телен. Тик мәктәптә укыткан тел кызык түгел. Базарда өйрәнгәне кызыграк та, кирәгрәк тә. Бәрәңге сатканда безгә киләләр дә: «Почем картошка?» – дип сорыйлар, син чартлатып: «Один ведра тристы рублей», – дисең. «Дорого», – дисә, «Дурыгы булса, не бери», – дип, кистереп куясың.

Авыл күңелгә якын булса да, без авылда тууыбыз белән түгел, СССРда тууыбыз белән горурланып үстек. Бигрәк тә сугыштан соңгы елларда. Әтиләребез сугышка киткәч, аларны зарыгып көттек. Фашистларга ләгънәт укыдык. Әтиләр җиңеп кайткач, ватаныбызның көче белән чын күңелдән мактандык. Әтиләре кайтмаганнарга «Ватан өчен барган изге сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килде. Бу сүзләр кордаш малайларның кайгысын бераз киметә дә төшкәндер, ахры. Күршебез Фәннурның: «Минем әти батырларча һәлак булган, ә синеке кайткан гына»,–дип әйткәне хәтердә. Күрәсең, мин малайлыгым аркасында әтием барлыгы белән кәпрәйгәнмен.

Ватанны олылау, ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү, аны саклауның изге бурыч икәнлеген безгә һәрдаим сеңдереп тордылар. Патриотизм дигән сүзнең ватанга бирелгәнлек икәнен кайсыдыр укытучыбыз бик кызык итеп аңлаткан иде. Патриотизм–ул «патер» сүзеннән килеп чыккан икән. Ә «патер» латин телендә әти дигән сүз икән. Монда бераз бәхәс тә булып алды шикелле. Чөнки без ватанны әни белән тиңләргә өйрәнгән идек, Ватан–ана, Родина– мать дия идек, ә монда әти дә килеп кысылды. Урыс теле укытучысы Рәхимә апа ватанның родина дип тә, отечество дип тә йөртелгәнен төшендергәч, ватанга әтиләрнең дә катнашы барлыгы беленде.

Авылыбызга Германиядә әсирлектә булганнар да кайтты. Аларны без кешегә санамадык. Чөнки аларга ватанны сатучылар дигән тамга ябыштырылган иде. Андыйларның малайларын «плинни малае» дип атап, арабызга кертмәдек. Шулай дип әйткәнем өчен Гафият абый малае Хикмәттән миңа нык кына эләкте дә. Өйгә елап кайткач, әтинең: «Алай әйтергә ярамый»,–дигәне истә калган.

Ватаныбыз СССР булгач, авыл безгә тарайды, аннан тизрәк чыгып китеп, ватанны урап кайтасы килә башлады. Өстәвенә, авылда тормыш авыр, әниләрнең безне тизрәк авылдан чыгарып җибәрәселәре, кеше итәселәре килә. Ләкин авылдан җибәрмиләр шул, документ бирмиләр. Бүгенгечә әйтсәк, крепостное право инде. Аннан качуның ике юлы бар: берсе–армиягә китү, икенчесе–укырга керү. Армиягә китү авылдан качу саналмый, ватанга хезмәт итү дип атала. Шуңа күрә яше җиткәннәр шатланып, горурланып китәләр. Минем дә бик тә хезмәт итәсем килде. Күзең начар күрә дип, алмадылар. Ничек кимсенгәнемне үзем генә беләм. Күзлекне аяк астына салып таптыйсыларым килә иде. Җитмәсә, кызлары да «кәҗә билеты» дип мыскыл итәләр. Авылдан китү минем төп максатыма әйләнде. Шулай итеп, авыл миңа туган ил булудан да, ватан булудан да туктады. Университетка керергә имтиханнар биреп карадым, нимес теленнән «икеле» куйдылар. Әле ярый «икеле» генә куйдылар, без аны «берле»лек тә белми идек. Нимеснең бер сүзен дә аңламаган килеш, безгә аның грамматикасын өйрәтеп азапладылар. Нәтиҗәдә, тегесен дә, монысын да белмәдек.

1954 нче ел булырга
тиеш. Туфанга 19 яшь.

Мәктәптә укыганда әти янында бухгалтерия һөнәренә өйрәнгән идем, сельпода хисапчы булып эшләдем. Шуннан мине Казанга сельпо бухгалтерлары әзерли торган курсларга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, чирәм җиргә озаттылар. Поездларга төялеп, Казаннан чыгып киткәндә миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алма-Атага, аннан Кустанай дигән шәһәргә поезд белән ватаныбыз буйлап ничәшәр тәүлек барганда мин, чыннан да, СССР дигән ватанымның зурлыгына шаккаттым. Чирәм җирдә СССРның төрле төбәкләреннән җыелган ватандашларым белән очраштым. Дөнья белән танышу миңа кызык иде. Миңа егерме яшь тә тулмаган иде шул әле. Аңламаган нәрсәләр дә күп иде. СССР ватаным булса да, мине нигәдер туган як сагындырды. Бер елдан соң, әллә ни уйлап-нитеп тормыйча, кайттым да киттем.

Мәскәүдә театр училищесында укыганда да СССР баласы идем. Биш ел ватанымның башкаласында укып кайткач, анда-монда буталып йөргәннән соң кулга язучы каләме алгач, каләмдәшләр белән сөйләшеп утырганда, съездларга делегат итеп сайланып, бүтәннәрне тыңлаганда нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башладым. Ватан дигән төшенчә бик үк изге түгел икән. СССР дигән ватанда бөтенебез дә тигез түгел икәнбез ләбаса. Беренче сортлы, икенче сортлы, хәтта өченче сортлы халыкларга бүленгән икәнбез. Кемнәргәдер нәрсәдер рөхсәт ителә, кемгәдер–юк. Нигә алай? Ни өчен, әйтик, союздаш республикаларга әллә ничә журнал чыгарырга рөхсәт ителә, безгә – юк? Ни өчен аларда киностудияләр бар, бездә – юк? Югыйсә халык саны буенча без СССРда алтынчымы, җиденчеме урынны билибез. Яшәгән саен сораулар кимемәде, арта гына торды. Бер-бер артлы татар мәктәпләрен ябалар. Хәтта республиканың төп гәҗите «Социалистик Татарстан»ны да урысчадан тәрҗемә итеп калдырырга җыеналар. Ни өчен? Ун миллионга якын татарның ни гаебе бар? Сугышта арысланнар кебек көрәшеп, татар солдатлары СССР дигән ватанны якладылар. Геройлар саны буенча без дүртенче урында торабыз. Күпме татар яу кырында ятып калды. СССРның рәхмәте шушымыни? Җитмәсә, Тукайны игътибар белән укый башладым. Аның язганы безгә ятларга кушылган «Сорыкортларга» гына түгел икән. Татарның Русия дигән илдә хокуксызлыгы турында ачынып яза бөегебез. Димәк, Русия дә, гәрчә аны Тукай уртак ватаныбыз дисә дә, ватан түгел, Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан яуланып алынгач, татарлар яшәргә мәҗбүр булган ил генә.

Гомер үтә торды, минем җаным СССР дигән ватаннан читләшкәннән-читләшә барды. СССР халык депутаты булып сайлангач, съездларда, комитет утырышларында законнар кабул иткәндә мин СССР дигән ватаным һәм гомумән андый илнең юклыгын аңладым. Ул илдә шактый республикаларның яшәргә теләмәүләре мине куркуга салды хәтта. Латвиядән сайланган бер депутат белән сөйләшүем хәтергә сеңеп калды.

– Сез нигә СССР составыннан чыгарга шулкадәр ашкынасыз? Сез СССРдан башка яши алмаячаксыз, сезнең казылма байлыкларыгыз да юк. Машиналарыгызга салырга бензиныгыз да булмаячак,–дидем.

– Җәяү йөрербез. Тик СССРда түгел,– диде ул.

Украина депутатлары белән сөйләшкән булды. СССРны алар кебек яратмаган бүтәннәрне белмим мин. СССР таркала башлагач, «Украина белән Белоруссия китмәячәк» дигән сүзләр ишетелде. Шунда мин: «Америка СССР составына кергән чакта да, Украина анда булмаячак»,–дип көлдергән идем. Кыскасы, СССР дигән ватан турында бөтен иллюзияләрем юкка чыкты. Ул Русия империясенең яңача аталышы гына булып чыкты. Бүген Ленинны эт итеп сүгәләр. Октябрь революциясен түнтәрелеш кенә дип атыйлар. Империя тарафдарлары, югыйсә, Ленинга рәхмәт әйтергә тиеш. Ул СССР дигән исем астында Русия империясен саклап калды. Чөнки большевиклар властька килгәндә Русия империясе таркалыр дәрәҗәгә җиткән иде. Инде Русия минем ватаным булырга тиеш иде. СССР таркалган беренче чорда миндә андый өмет уянды. Күп иркенлекләр туган кебек булды. Бер ватанда төрле милләтләр тигез хокуклы булыр дип фаразларга мөмкинлек туды. Ләкин Русия хакимиятенең гасырлар буе чирләгән чире кабат үзен сиздерә башлады. Әкренләп кыса-кыса, безне махсус закон белән телебездән яздыруга кадәр килеп җиттеләр хәтта. СССРда, ни әйтсәң дә, туган телдә укытуны закон нигезендә тыюга барып җитмәгәннәр иде. Мине, СССРны ватаным дип күзе ачылган баланы, Русиядән тәмам биздерделәр. Бүген Русия минем ватаным түгел. Мин анда халык буларак үлемгә хөкем ителгән кавемнең бер баласы. Мине бетерергә җыенган илне мин ватаным дип атый алмыйм.

25 август – Җәлилчеләр фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көн. Шул уңайдан Муса Җәлил һәйкәле янында митинглар уза. Анда, ватан өчен гомерләрен бирделәр, дигән сүз еш кабатлана. Шулай, әлбәттә. Ә мин уйланам: фронтта Русияне яклап гомерләр бирү хисабына без ни алдык соң? Азатлыкмы? Нинди азатлык? Балаларыбызны туган телебездә укытуны закон чыгарып тыю азатлык дип аталамы? Мин, мәсәлән, митингта ватан сүзен кулланмас идем. Дөньяда фашизмнан да куркыныч нәрсә юк, кешелекне шул афәттән коткару өчен башларын палач балтасы астына салдылар, дияр идем. Ватан мәсьәләсендә әгәр минем генә карашым бәхәсле булса, әлләни зур бәла булмас иде Русиягә. Бер татар яратты ни дә, яратмады ди ул илне.

Миннән башкалар да бар бит әле. Бигрәк тә яшьләр. Бервакыт миңа бер төркем егетләр, кызлар сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Алар 20–24 яшьләрдә. Чит илдә укучылар. Укып бетергәч, Русиягә кайту-кайтмау турында сөйләшәләр. Җиде-сигезләп кешенең берсе генә дә Русиягә кайтам димәде. Швейцариядә укучы бер кыз: «Мин укыган илемдә урам себерсәм себерәм, әмма Русиягә кайтмыйм»,– диде. Урыс телендә әйтте ул сүзләрне. Болар – төрле милләт яшьләре: урыс, яһүд, татар. Алар ун классны Казанда урысча укып тәмамлаганнар. Ун ел буе аларга патриотизм турында акыл сатканнар. Шунысы да игътибарга лаек: аларның чит илдә калырга теләүләре матди тормышка бәйләнмәгән, барысы да акчалы кешеләрнең балалары. Сәбәп нидә? Димәк, үзен бөек милләт вәкиле дип атаган, урысның бөеклеге турында сөйләнеп, язылып торган урыска да яшәү кызык түгел, рәхәт түгел монда. Аларга да бу ватан кирәкми.

Монда милләтләргә генә түгел, кешеләргә дә хөрмәт юк. Әле күптән түгел генә бер коточкыч сүз ишеттем. Иделдә «Булгария» пароходы бату сәбәбе хакында бер ханым, бу Ходай каргаган ил, ди. Чөнки халыкларны иленнән куган, миллионнарны бер сәбәпсез аткан ил, ди. Ә Иделебез өстендә Сөембикә каргышы ята, ди. Казаннан көймәгә салып алып киткәндә каргамаган дисеңме аны, ди. Шуңа күрә явызларның явызлыгы өчен бүген бер гаепсез кешеләр, балалар харап була, ди. Мин аның белән килешмәдем, катастрофалар, фаҗигаләр Русиядә генә түгел, бүтән илләрдә дә булып тора, монда Сөембикәнең катнашы юк, дигән идем, ишетмәгәнемне ишеттем. Сәбәбе – яратмый ул бу илне, канлы тарихын яратмый, бүгенге әхлаксызлыгын яратмый, киләчәген күрми. Бу ханымны кыйнарга була, юк итәргә була, әмма Русияне яраттырып булмый. Яратмаган ире белән яшәүче хатын һәр минутта хыянәт итәргә әзер торган кебек. Сәбәбен Мәскәү эзләми бу куркыныч симптомның, ул «уничтожим, мочить будем в сортире» дигән сүзләрне генә белә. Баш бетләгән өчен башны кисмиләр, бетләүнең сәбәпләрен эзләп, тиешле дәвасын табарга тырышалар рәтле илдә.

Иң куркынычы–дәүләт белән дәүләт мөнәсәбәтенең кеше белән кеше мөнәсәбәтенә дә күчүе. Без Берлинда бер атна яшәп, «Данке шөн», «битте» дигән сүзләрне ишетергә күнегеп җиткәч, Мәскәүгә кайтып төштек. Казанга поезд көткән арада вокзалда сыра эчеп алырга уйладык. Сыра сатучы ханымнан: «Какое пиво хорошее?»–дип сорадык. «Откуда я знаю, пила что ли?»–дип бакырды апабыз, хәтта куркып та калдык. «Әллә яңадан Германиягә китәбезме, Туфан абый?»–диде Разил Вәлиев. Менә ул безнең ватандашыбыз. Мин дә бу илдән бүген үк чыгып качар идем, Ходайның биргәненә шөкер, Татарстан дигән Ватаным бар. Ул да Русиянең законнарыннан бер миллиметр да читкә чыкмыйча яшәүче буларак, күңелдә ризасызлыклар тудыра. Ләкин монда минем бабамнарның рухы яши әле. Ул рух җиребезгә тир булып та, кан булып та сеңгән. Аңа тел тидерергә минем хакым юк. Аннары авылым бар бит әле минем. Авылымны уратып алган Көянтә басуы, Ышна җире, Идән җире, Имәнлек дигән басулары, Карамал тавы, Кәҗә тавы, Умарталы Куак таулары бар, Сөби ермагы, Мулла кабыргасы, Бөтерек күле, Әхтәри күле, Моратый чишмәсе кебек урыннар бар. Алар инде минем ватанымның символлары. Алар күңелем бәргәләнгәндә дә, җаным кыйналганда да яшәргә таяныч булып торалар. Болар инде чын Ватан. Алар мине беркайчан да үги итмәсләр. Үзем исән чакта аларга мөнәсәбәтем үзгәрмәячәк, Алла боерса. Бу дөньядан киткәч тә җаныма сыеныр урын шунда булыр. Мин кулыма язучы буларак каләм алганда беркайчан да авылымны, районымны хурлап бернәрсә дә язмаска сүз бирдем. Җитешмәгән якларын күргәндә ул турыда авылдашларымның, райондашларымның үзләренә генә әйтә киләм. Үз өендәгесен урамга чыгып сөйләгән адәми зат буласым килмәде һәм килми. Ватаным Татарстан турында да ятларны сөендерерлек нәрсәләр язмадым һәм язмаячакмын. Кайберәүләр безнең бәгыребезгә кагылган ялгышларыбызны урыс гәҗитләрендә бастыралар. Янәсе, аның резонансы киңрәк була. Мин моның белән дә килешмим. Әгәр үзәгемә үткән җитешсезлекләрне күрсәм һәм аның турында язасым килсә, татар гәҗитләре бар. Үзебезнеке үзебезгә – ятлар кысылмасыннар. Безнең буынның хәтере үткәннәрне саклый. Без әле хәтерлибез, әтиләребез сугышка киткәндә:

Әй, туганнар, туган җирнең

Белегез кадерләрен,

Герман границасында

Булмасын каберләрем, –

дип җырлап киттеләр. Сакладык шул СССР дип аталган Русия империясен, гомерләребез бәрабәренә сакладык. Тик безнең генә аңа кирәгебез булмады һәм бүген дә юк. Менә шуны аңлау дәрәҗәсенә җитеп үзгәрдем мин. Үзгәрттеләр.

Туфан Миңнуллин.

"Татарстан яшьләре" газетасы сайтыннан алынды. http://tatyash.ru/
Категория: Татар теле | Просмотров: 2422 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design