Беркөн моннан 30 еллар элек укыткан укучым очрап, юл уңае булмаса да, машинасы
белән өйгә кадәр кайтарып куйды. Мәктәптә укучы балалары булган әти кеше хәзерге
укыту системасы турында әңгәмә башлап җибәрде. Үзе укыган елларны бүгенге проблемалар
белән чагыштыра, балаларның укып-укып та надан калуына борчыла.
"Мин шаян-шук малай идем, – дип сүз башлады ул. – Өчкә-дүрткә укыдым. Шулай да
китап укырга яраттым. Китапханәче мин сораган китапларны бүтән авыл китапханәләреннән
эзләп алып кайта иде. Җәй буе колхоз кырларында, көзен айдан артык бәрәңге басуында,
иртә яздан урман хуҗалыгына агач утыртуда, подвалда бәрәңге аралауда эшләдек. Төрле
кичәләрдә, спорт ярышларында да көч сынаштык (Карадуган укучыларының хоккей, футбол
белән җенләнеп, җиңүләр яулаган еллары – авт.). Әмма кая барсак та югалмаслык белем
алганбыз. Укытучыларыбызның берен
...
Читать дальше »