Понедельник, 06.05.2024, 04:41
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » «Җүләрләр йорты»
«Җүләрләр йорты»
21:15

Беркөн моннан 30 еллар элек укыткан укучым очрап, юл уңае булмаса да, машинасы белән өйгә кадәр кайтарып куйды. Мәктәптә укучы балалары булган әти кеше хәзерге укыту системасы турында әңгәмә башлап җибәрде. Үзе укыган елларны бүгенге проблемалар белән чагыштыра, балаларның укып-укып та надан калуына борчыла.

"Мин шаян-шук малай идем, – дип сүз башлады ул. – Өчкә-дүрткә укыдым. Шулай да китап укырга яраттым. Китапханәче мин сораган китапларны бүтән авыл китапханәләреннән эзләп алып кайта иде. Җәй буе колхоз кырларында, көзен айдан артык бәрәңге басуында, иртә яздан урман хуҗалыгына агач утыртуда, подвалда бәрәңге аралауда эшләдек. Төрле кичәләрдә, спорт ярышларында да көч сынаштык (Карадуган укучыларының хоккей, футбол белән җенләнеп, җиңүләр яулаган еллары – авт.). Әмма кая барсак та югалмаслык белем алганбыз. Укытучыларыбызның беренче бурычы – безгә нигезле белем һәм әхлакый нык тәрбия бирү булган. Үзем һәм яшьтәшләрем тормышыннан чыгып әйтәм.

Мин армиядә бер татар малае белән сержантлар әзерли торган мәктәпкә эләктем. Арада Киев, Төмән, Ленинград югары уку йортларыннан килгән малайлар бар иде (ул елларда студент эскәмиясеннән солдатка алу тәртибе бар иде – авт.). Ни хикмәт: шул малайлар уку, өйрәтүләр вакытында миннән ярдәм сорыйлар, ә мин бик теләп булышам. Әнигә язган беренче хатымда ук сөенечләрем белән уртаклаштым, укыткан укытучыларыма рәхмәтләр юлладым. Беркайчан кыерсыту-рәнҗетүләр күрмәдем. Башкаларны да кимсетмәдем. Төпле белемле, физик хәзерлекле булуым армиядә мактаулылар рәтендә йөрергә ярдәм итте. Янәшәмдәге татар малае да югалып кала торганнардан түгел иде. Татар мәктәбендә укысак та, белемебез ныклы, урыс яки бүтән милләт малайларыныкыннан ким түгел иде. Ә бит мин өчкә-дүрткә укыган малай, югары уку йортына керергә дә уйламадым”.

"Балабыз татар мәктәбендә укыса БДИ бирә алмый”, – дип лаф оручы ата-аналар, татар мәктәпләренең тамырына балта чабучы түрәләр, ишетәсезме? Хикмәт кайсы телдә укуда түгел, хикмәт белемнең төпле, кирәкле, хәерлесен алуда.

Укучым: "Әминә апа, сез һәм Карадуган мәктәбенең шул чордагы укытучылары (Карадуганга 12 авылдан килеп укыган чаклар – авт.) гап-гади татар авылында укыган малайларга югары уку йортларында укучыларга ярдәм итә алырлык белем биргәнсез”, – дип рәхмәтләрен җиткерде.

Әңгәмә бүгенге укытучы системасы турында сөйләшүгә кереп китте. "Балалар хәтта Тукай, Каюм Насыйри, Габдрахман Әпсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучыларның кайчан, кайда туганын белмиләр. Кем укыта соң сезне дип сорыйм?» – ди әти кеше.

Хәер, монда укытучыны гына гаепләп булмый. Аларның бүген беренче бурычы – БДИ бирдерү. Аннан күптин-күп кәгазьләрне матур һәм дөрес итеп тутыру. Шунсыз хезмәт хакыңа берни дә өстәлми. Хәзер Русия күләмендә әллә ничә төрле түләүле һәм читтән торып бәйгеләр уздырыла (ә үзләре мәктәпләр ата-аналардан акча җыймаска тиеш дип тукыйлар). Аларның 2-3 нче сыйныфлар өчен төзелгәннәре дә 30-40 сораудан тора. Укып чыгу өчен генә дә никадәр вакыт кирәк! Бала сәламәтлеге, психик имгәнүләр берәүне дә борчымый. Эшли алмаган кайбер балалар кычкырып еларга тотына. Эшләтми дә булмый, юкса мөгаллимнең баллары тулмый.

Укытучының хезмәт хакы артты дигән сүз дә матур бер җыр гына. Хезмәт хакы арту дистәләгән шарт-таләпләргә бәйле. Алар үтәлгән очракта да матур итеп кәгазьләр тутырырга кирәк. Менә шуннан укытырга, тәрбияләргә күпме вакыт калганын үзегез чамалагыз инде. Укытучы центрифугада әйләнүче космонавт сыман. Кайчан чыгып очармын икән дигән курку халәте аны даими стресста тота. Ул әкренләп психик авыруга әйләнә бара. БДИ мөгаллимне генә түгел, укучыны да тилертә. Ил әкренләп җүләрләр йортына әверелә.

Нинди генә нанотехнологияләр куллансак та, кеше факторы, кешеләр арасындагы рухи якынлык, кешеләрчә мөнәсәбәтләрдән башка җәмгыятьтә алга китеш була алмый. Журналны икене түгел, бишне тутырсаң да, белемсез укучының белеме артмый. Компьютер ул – мәгълүмат чыганагы гына. Ул мәгълүматны укучы куллана алырлык итеп җиткерү мөгаллимнең осталыгына бәйле.

Төрледән-төрле күрсәтмәләр өстән-аска тапшырыла бит инде. Мәскәү – төбәкләргә, төбәкләр районнарга әмер бирә. Ә район мәгариф бүлекләренең фәрманны мәктәпләргә җиткерми хәле юк. Шундый җыелышларның берсеннән кайткан директор урынбасары кушылган эшләрне яздырта икән. Язып, тәмам арган бер мөгаллим торып баскан да: "Укытырга куштылармы соң?” – дип сорау биргән.

Кайда нәрсә күрсәң, шуны өйрәнми-нитми сынап карау ахмаклык. "Сингапур моделе” дип авыз суларын корыта башлагач, күптән булган бер вакыйга искә төште. Муса Җәлил музее активистлары белән экскурсиягә баргач, Одесса өлкәсенең Ильичевск портында теплоходта яшәгән идек. Теплоход Сингапурдан кайтып төште. Экипаж әгъзалары арасында ике хатын-кыз да бар. Шуларның берсе платформалы (соңгы модель) босоножкасын күрсәтеп зарлана. "Фәлән сумга (зур сумма) алган идем, ике көн дә кимәдем – бөтен баулары өзелеп чыкты, ташларга жәл, төзәттерергә кирәк инде”, – ди. Ә мин шул елны Одессадан алып кайткан туфлиләремне 10 ел киеп тә туздыра алмадым.

Шуның шикелле, авыз суларын корыткан "Сингапур моделе” бер-ике елдан бөтен җөйләреннән сүтелеп таралмас микән?

Нигә соң әле яңалыкка үзебезнең гасырлар буе тупланган күркәм традицияләребез, белем, тәҗрибә осталыгыбыз аша килмәскә? Бу турыда әти-әниләр ни уйлый икән? Сөйләшик әле, өстәгеләр дә колак салыр бәлки?

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балтач районы, Шубан авылы.
"Татарстан яшьләре" газетасыннан
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 2021 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design