Русия вице-премьеры Александр Жуков сүзенә ышансаң, соңгы бер елда укытучыларның
уртача хезмәт хакы 5 мең сумга артып, 17 мең 400 сумга җиткән. Дөрес, акчаны төрле
төбәктә төрлечә алалар. Әйтик, Мәскәү укытучыларының уртача хезмәт хакы 30-35 мең
сум булса (60 мең алып эшләүче инглиз, француз теле укытучылары да бар), башкаладан
ерагайган саен, хезмәт хаклары кими. Төбәкләрдә гади укытучыларның хезмәт хакы уртача
5-6 мең сум.
Бүген Татарстанда мәгарифнең яңа стратегиясе эшләнеп ята. Ул гамәлгә керсә, укытучының
хезмәт хакы шактый артачак, имеш. Татарстанның фән-мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов
конференцияләрнең берсендә болай дигән иде:
– Соңгы ун ел дәвамында яңа мәктәпләр салдык, дистәләгән мең компьютер сатып алдык,
аларны интернетка тоташтырды
...
Читать дальше »