14 нче декабрь көнне Биклән мәктәбенең 6,7,8 нче класс укучылары Казанга "Тамчы-ШОУ” тапшыруында катнашырга барды. Бу көн балалар өчен бик кызыклы һәм дулкынландыргыч булды. Әзерлек алдан ук башланды: укучылар М.Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы турында белемнәрне ныгыттылар. Уен-ярышта көндәшләр Балтач районы Карадуган авылыннан килгән укучылар иде. Ярыш бик мавыктыргыч барды. Нәтиҗәдә исәп 16,5:16,5 булды. Мәүләветдинова Диләрә - капитан (6 кл.), Әхмәтҗанова Айназ, Чарыева Гөлназ (7 кл.), Гатина Әлфия, Фардиева Айзилә (8 кл.) бик тырышып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Команданың әзерлегенә ярдәм иткән авылыбыз шагыйрәсе Р.Сәетгәрәевага аерым рәхмәт әйтәсе килә. Автобус булмаса, башкалага барып та булмас иде. Бу зур эштә безгә Тукай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе А.Ф.Низамова бик зур ярдәм күрсәтте. Форсаттан файдаланып аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Тапшыру М.Җәлилнең туган көне уңаеннан февраль аенда эфирга чыгачак.
Якупова.Л.Х. |