Хуш, уку елы да башланды: югары уку йортлары студентлар гөрелтесенә күмелде. Беренче
курс студентлары да яңа тормышка ияләшә башлаганнардыр инде. Быел укырга керүләр
ай-һай үзенчәлекле булды! Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә тапшыру, бер
вуздан икенчесенә йөгерү, нәтиҗәләр көтү, кайсы уку йортын сайларга белми аптырау,
тору урынын җайлау... Болар булачак студентларның гына түгел, аларның ата-аналарының
да бәгыренә төшкәндер.
БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул итү, бер караганда, яхшы күренеш инде анысы.
Бала мәктәпне тәмамлаганда бер мәртәбә имтихан тапшыра да, шуның белән шул. Аннары
документларыңны теләсәң, Мәскәү вузына бирәсең, теләсәң – Петербургка. Ирек. Ришвәт
тә төртеп торасы юк. Хезмәт хаклары да аз, читтән керә тор
...
Читать дальше »