Воскресенье, 19.05.2024, 05:27
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2009 » Ноябрь » 13 » Телебезне бетерүче БДИ
Телебезне бетерүче БДИ
11:02

Хуш, уку елы да башланды: югары уку йортлары студентлар гөрелтесенә күмелде. Беренче курс студентлары да яңа тормышка ияләшә башлаганнардыр инде. Быел укырга керүләр ай-һай үзенчәлекле булды! Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә тапшыру, бер вуздан икенчесенә йөгерү, нәтиҗәләр көтү, кайсы уку йортын сайларга белми аптырау, тору урынын җайлау... Болар булачак студентларның гына түгел, аларның ата-аналарының да бәгыренә төшкәндер.


БДИ нәтиҗәләре буенча укырга кабул итү, бер караганда, яхшы күренеш инде анысы. Бала мәктәпне тәмамлаганда бер мәртәбә имтихан тапшыра да, шуның белән шул. Аннары документларыңны теләсәң, Мәскәү вузына бирәсең, теләсәң – Петербургка. Ирек. Ришвәт тә төртеп торасы юк. Хезмәт хаклары да аз, читтән керә торган урыннары да калмый дип, вуз укытучыларын кызганып та куйган идем әле. Юк икән шул, аларга да мөмкинлекләр калдырылган. Уку елы барышында студентларның белеме БДИ бәяләмәләренә туры килмәсә, аны вуздан куарга мөмкиннәр икән. Бер кергән урыннан кемнең китәсе килсен ди, шуңа студентлар укый торган җирләрендә калу җаен табачаклар бит.

Әйе, начар нәрсә түгел БДИ. Ләкин ул татар мәктәпләренә зур зыян салачак. Мин имтиханнарның урыс телендә генә тапшырылуын күздә тотам. Ата-ана баласын урыс телле мәктәпкә бирергә омтылачак. Кая барсын бала татар теле белән?! Күрше Чувашиядә мин белгәннән бирле балалар башлангыч классларда гына ана телендә укыйлар, укуларын аннан соң урыс телендә дәвам итәләр. Бездә дә эш шуңа бармагае.

БДИ авыл мәктәпләрен оптимальләштерүне дә тизләтә. 9 классны тәмамлаучылар, БДИ җәфасын күрмәс өчен, калган ике елны мәктәптә укып тормыйлар, ә училищеларга, техникумнарга китәләр. Нәтиҗәдә авыл мәктәбендә 10, 11 классларга бала калмый. Безнең авыл мәктәбендә, мәсәлән, быел 9 классны тәмамлаган 9 бала Апас һөнәр училищесына китте.

БДИның аянычлы нәтиҗәләренең берсе – татар телен кысрыклау. Ишетеп белүемчә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында инде быел ук татар группалары кыскартылган. Сәбәбе – татарча укырга теләүчеләр юк. Татар мәктәпләре бетүгә барганда кемгә кирәк ул татар телле укытучы?! Хәер, бу вузда урыс телендә укытыла торган группалар да быел яртылаш буш икән. Моның сәбәпләренең берсе – укытучы һөнәреннән йөз чөерү. Күптән түгел бер газетада язма укыдым. Анда 25 ел буе мәктәп директоры булып эшләгән ветеран укытучы соңгы елларда яшьләрнең ни өчен укытучы булырга ашкынып тормаулары сәбәпләрен дөрес итеп ачып салган. Автор язуынча, төп сәбәп хезмәт хакының түбәнлегендә. "Укытучының акчасы үзен бәхетле хис итәргә мөмкинлек бирми, ә бәхетсез укытучы бәхетле балалар тәрбияли алмый”, – дип яза ул ханым. Дөрес әйтә бит. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген уртача дәрәҗәдә яшәү өчен гаиләдә бер кешенең айлык кереме 18-20 мең сум булырга, өч кешелек гаиләгә уртача 50 мең сум акча керергә тиеш. 4-5 мең сум хезмәт хакы алган укытучының хәле шуннан аңлашыла инде. Хәер, зур-зур җыелышларда хәзер укытучыларның хезмәт хаклары артты, акчаны яхшы алалар дип сөйлиләр. Бу күренеш миңа элекке еллардагы колхозларның еллык отчет җыелышын хәтерләтә. Анда да быел колхозчының уртача хезмәт хакы фәлән сум тәшкил итте дип белдерәләр иде. Колхозчылар аһ итә, каян килгән шулкадәр зур саннар дип аптырый. Килә шул. Шабашникларга, сезонлы эшчеләргә һәм башкаларга түләнгән акчаларны да кушып, колхозчылар санына бүлгәч, килеп чыга ул. Мәктәп системасында да шулай түгел микән? Әлеге мәкалә авторы укытучыларга мәгълүм 100 мең сумны бирүгә дә каршы. Райондагы 500 укытучының өчесенә генә тәти бит ул бу зур бүләк. 497 укытучы авыз ачып кала. Алар арасында да лаеклылар аз түгел.

Автор язуынча, укытучы һөнәренең абруен төшерүче сәбәпләрнең тагын берсе – кирәкмәгән кәгазь боткасы. Кәгазь чүбеннән котылуны Мәскәү дәрәҗәсендә – РФ Мәгариф министрлыгы карары белән генә хәл итәргә мөмкин шул.

БДИ керү белән, ришвәтчелек, автор әйтмешли, вузлардан мәктәпләргә күчә башлады. Безнең авылда Садриев Низам абый бар иде (урыны җәннәттә булсын). "Урал таулары бик биек, ләкин шунда менәргә сукмаклар була”, – дип әйтә иде ул. БДИ тапшырганда да шундый "сукмаклар” табылып торуы турында ишетәбез.

Озын сүзнең кыскасы, бу бердәм дәүләт имтиханы дигәннәре ришвәтне түгел, ә туган телне бетерүче нәрсә булып чыкты. Бик аяныч.

Фәһим САЛАВАТУЛЛИН.
Апас районы, Кызыл Тау авылы.

"Татарстан яшьләре" газетасыннан
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1441 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design