Халыкта: "Яшь вакытта ничек тә гомерне уздырасың, картайган көнеңдә бәхетең булсын!” – дигән теләкне еш ишетәбез. Бу сүзләр минем язмамның герое – гомерен, бар сәламәтлеген балалар тәрбияләүгә биргән ветеран укытучы
Фәрмүзә Гәрәевна Сәйфуллинага бик тә туры килә. Бүгенге көндә ул – кадерле әни, яраткан әби, якын каенана.
Балачагы, үсмер еллары турында сөйләгәндә Фәрмүзә апаның күзләренә ирексездән яшь килә. 1940 елда 2 яшендә ана назыннан мәхрүм кала ул, ә 1941 елда сугышка киткән әтисе яу кырында һәлак була. Гамьсез балачак тәтеми үксез ятимә балаларга. "Апаларым белән бергә минем күргәннәрем, зур томлы китап язарлык”, – дип, яулык чите белән күзләрен сөртеп, сүзне икенчегә бора апабыз...
Матур гына тормыш корып, сөенә-сөенә өч уллары – Илдар, Илсаф һәм Илгизгә куанып яшәп ятканда, тормыш ип
...
Читать дальше »