Вторник, 30.04.2024, 01:42
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Февраль 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
2526272829
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Февраль » 28 » Илгә өч ул үстергән ана
Илгә өч ул үстергән ана
14:06
Халыкта: "Яшь вакытта ничек тә гомерне уздырасың, картайган көнеңдә бәхетең булсын!” – дигән теләкне еш ишетәбез. Бу сүзләр минем язмамның герое – гомерен, бар сәламәтлеген балалар тәрбияләүгә биргән ветеран укытучы Фәрмүзә Гәрәевна Сәйфуллинага бик тә туры килә. Бүгенге көндә ул – кадерле әни, яраткан әби, якын каенана.

Балачагы, үсмер еллары турында сөйләгәндә Фәрмүзә апаның күзләренә ирексездән яшь килә. 1940 елда 2 яшендә ана назыннан мәхрүм кала ул, ә 1941 елда сугышка киткән әтисе яу кырында һәлак була. Гамьсез балачак тәтеми үксез ятимә балаларга. "Апаларым белән бергә минем күргәннәрем, зур томлы китап язарлык”, – дип, яулык чите белән күзләрен сөртеп, сүзне икенчегә бора апабыз...

Матур гына тормыш корып, сөенә-сөенә өч уллары – Илдар, Илсаф һәм Илгизгә куанып яшәп ятканда, тормыш иптәше Илдус абыйны югалту аяз көнне яшен суккандай була. Аягында йөргән имәндәй иреңне югалту ятимә кызга кабат әти-әнисен югалткандай авыр яра ясый... Тик сынарга, сынатырга һич ярамый! Аның бит күзенә карап тора торган өч газизе – өч шатлыгы бар. Укытучы кешегә өч бала өстенә 35ләп укучылы сыйныф та беркетелүен алсак, бу ялгыз ананың үз балаларын тәрбияләргә каян вакыт, көч табуына гаҗәпләнергә, сокланырга һәм аның алдында баш ияргә генә кала.

5 февральдә олуг  җанлы укытучыбызның күркәм юбилее – 70 яше тулды. Аны котларга яраткан укучылары, укытучылар, балалары, оныклары, кода-кодагыйлары, туганнары бар да килгән иде. Мин алар яшәгән Тукай урамыннан еш үтәм. Урамның башында ук диярлек – ак кирпечтән салынган яңа йорт. Бу Фәрмүзә апаның уртанчы улы Илсаф җиткергән йорт. Алар тормыш иптәше Гөлсинә белән матур гына шушы йортта яшәп яталар. Ана өчен моннан да олы бәхет, нәрсә бар соң?

Тагын бераз баргач, бер йорт аркылы кызыл кирпечтән җиткерелгән мәһабәт йорт балкып тора. Ул ихаталар, йортның эченә керсәң, оҗмах, могҗиза! Бу йортта Фәрмүзә апаның олы улының гаиләсе яши. Тормыш иптәше Фәйрүзә Фәрмүзә апа кебек тыныч, сабыр, итәгатьле. Бу тату гаиләдә өч кыз Ләйсән, Ландыш һәм Алинә үсеп килә. Илдар – эшмәкәр. Аның ярдәмен әнисе, гаиләсе генә түгел, бөтен авыл халкы тоеп яши.

Тукай урамы буйлап урамның икенче башына якынайганда нур балкытып, аркылыга салынган озын бер йорт утыра. Бу – Фәрмүзә апаларның Биклән авылына килеп урнашкач, ире парторг Илдус абый белән яши башлаган, балалар үскән гаилә оясы. Өстәп төзелгән яңа корылмалар, пөхтә, төзек ихатада ирләр кулы күренеп тора. Бу йортта Фәрмүзә апа төпчек улы Илгиз гаиләсе белән яши. Гаиләдә ике матур онык үсә. Кызы кебек тәмле телле килене Гөлнара Фәрмүзә апа янына килгән һәр кешегә ачык, итәгатьле. Үзе дә каенанасының эшен дәвам итә. Ул – укытучы. Шуңа да аларның сөйләшеп сүзе бетми, ә Фәрмүзә апа килененә киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән кызганмый бүлешә. Менә шундый изге җан. Фәрмүзә апа Гәрәевна гомер көзенә кереп бара. Урам буе тезелеп киткән патша сарайларына тиң йортларының өчесендә дә аның урыны – иң түрдә.

Язмыш бик тә аяусыз адәм баласына... Күп сынаулар аша узып улларын укытып, башлы-күзле иткәннән соң Фәрмүзә апа бер караганда баскан өстенә басып кына йөрерлек тә бит. Тик, юк шул... Язмыш тагын апабызны авыр сынау каршысына куйды. Котылгысыз полиартрит авыруы аны аяктан екты. Дөрес, ул беркайчан да язмышына зарланмый, ә башкалар өчен борчылыр, кулыннан килгәнчә ярдәм кулын сузар. Бу олы җанлы мөгаллимәнең сабырлыгына, күңел ныклыгына ике аякта йөгереп йөргән кешеләр дә сокланырлык. Заманында Фәрмүзә апа укучылары белән илебезнең кайсы почмагына гына бармады икән? Әйе, ул чын тарих укытучысы булды. Тарихи урыннарга барганда без, укучылары, Фәрмүзә апабызны үзебезнең яшьтәш кебек хис итә идек, чөнки ул балаларга якын булып кала белде. Без, Биклән мәктәбе укучылары, Фәрмүзә апабызга чиксез рәхмәтле! Аның күңеле чәчәк тулы болыннарга тиң, әйткән киңәшләре җанга ләйсән яңгырыдай шифа бирә. Гомер көзегез бүгенгедәй матур, җылы озын әби чуаклы булып килсен. Улларыгызның бәхетенә сөенеп, оныкларыгызны сөеп яшәгез дә, яшәгез әле, кадерле укытучыбыз. Мең рәхмәт сезгә, безне күргәч, сызлануларга үч итеп, кояштай балкыр көч таба алганыгыз өчен.

Берәү атлый, чаба
Уй-фикере аксак.
Кайберәүләр йөрми,
Җилдән җитез һәрчак.
Ничә еллар инде,
Йөрми аяк-куллар.
Салган эзе якты
Атлап бара уллар.
Канатлы кешегә,
Кирәкми таяклар.
Уй белән йөгерсәң,
Җитешми аяклар.
Фикер ялы шома,
Эләгүе кыен.
Әгәр бер утырсаң,
Ерак китәр уең.
Кызганмый тарата,
Күңеле яктысын.
Йөрүе нигә соң
Күлдәге аккошның?
 


Якты юл  Р. Сәетгәрәева 2008-02-22 14:10:54

Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1030 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design