Воскресенье, 19.05.2024, 09:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Ноябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2010 » Ноябрь » 26 » Май ботканы бозмый
Май ботканы бозмый
10:19

Хуш, Укытучы елы да ахырына якынлашып килә. Гадәттәгечә, әллә нинди реформалар турында сөйлиләр. Алда мәктәпләрне "киләчәк” проекты көтә икән. Мин аның төп эчтәлеген белмим, шулай да укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә уңай яклары күп булмас шикелле. Тәҗрибә шуны күрсәтә: алдагы реформаларны да аларны тормышка ашыра башлаганчы күкләргә чөеп мактыйлар иде дә, соңыннан җитешсезлекләре, кимчелекләре, эшләнеп, уйланып бетерелмәгән яклары килеп чыга иде.

Әле оптимизация процессы тукталмаган. Оптимизация латинча "оптимум” сүзеннән ясалган. Татарчасы "иң яхшы”га туры килә. Ягъни, тагы да яхшырак шартлар тудырылырга тиеш. Ә безнеңчә, ул мәктәпләрне берләштерү генә. Моның өчен аерым проект та төзеп торасы юк: әгәр мәктәпкә беренче сыйныфка кабул ителерлек бер генә бала да юк икән – ул мәктәпне оптимальләштерәләр дә куялар.

Бердәм дәүләт имтиханнары да мәгариф тармагындагы иң зур реформаларның берсе. Мин бу имтиханнарны бик хуплыйм анысы. Үсмер бала чыгарылыш имтиханнарын тапшыра да, кабул итү имтиханнары биреп тормыйча, БДИ баллары белән илнең теләсә-кайсы шәһәрендәге югары уку йортына керә ала. Ә инде балларың бик куанычлы түгел икән – акча түләп укый аласың. Хәзер бит акча заманасы. Әнә, солдатка барасың килмәсә, дәүләткә законлы рәвештә акча түләп, изге бурычыңны үтәүдән котылып калырга мөмкин булачак диләр. БДИны гаделлеккә бер мисал дип баралар. Ләкин тулы гаделлек беркайчан да булмаган һәм булмастыр да. БДИны да яхшы нәтиҗәләргә тапшыру ысулларын табып торалар.

Хәзер стандартлаштыру турында күп сөйлиләр, ягъни барлык укучыларның белем дәрәҗәләре тигез булырга тиеш. Әмма укучыларның психик эшчәнлекләре төрлечә бит, бу – табигый күренеш. Академик Иван Петрович Павлов кешеләрне психик эшчәнлекләре буенча өч типка бүлеп күрсәткән иде: сәнгатьчел, фикерләүчән һәм катнаш типлар. Сәнгатьчел типтагы кешеләр предметларны тулаем зиһенгә алалар, алар образлы фикерлиләр. Бу үзлеккә ия укучылар гуманитар фәннәрне җиңел үзләштерәләр. Гадәттә, алар өчен төгәл фәннәр – "каты чикләвек”. Фикерләүче типтагы укучылар анализлау, сүз белән тасвирлау, логик чагыштыру сыйфатларына ия. Мондый укучылар төгәл фәннәрне көнбагыш чирткән шикелле генә җиңел үзләштерәләр. Әмма күп кенә кешеләрдә бу сыйфатлар бертөрлерәк чагылыш таба. Андыйлар катнаш типка керә. Ә укучылар барысы да БДИ тапшырырга тиешләр, нинди типтан булуларына да карамастан. Әгәр өлкән класс укучысы киләчәктә гуманитар юнәлештә хезмәт итәргә планлаштыра икән, нигә аңа математикадан мәҗбүри БДИ тапшырырга? Укучылар киләчәктә укырга керергә теләгән югары уку йортында нинди фәннәр таләп ителә – шул фәннәрдән генә БДИ бирсеннәр. Бәлки ул киләчәк өчен эшче һөнәрен үзләштерергә телидер, нәрсәгә аңа БДИ тапшырып торырга?

150 еллар элек үк чех галиме Григор Мендель ачкан нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлек тәгълиматыннан күренгәнчә, тереклекнең бер вәкиле булган кешенең күз формасы, төсе, тире өслеге, борын формасы, чәче, ягъни тышкы сыйфат билгеләре генә түгел, ә кешенең холкы, уйлау сәләте, һәвәслеге, кызыксынучанлыгы, гомумән, психик эшчәнлеге дә нәселдән нәселгә күчә. Мендель ачкан законнарның берсе буенча, бер төргә кергән тере затларның сыйфат билгеләре (үзлекләре) затлар арасында 1:2:1 чагыштырмасында бүленә. Әйтик, 100 кеше булсын ди. Шуларның 25е музыкаль сәләткә ия, 50сенең сәләте уртача, 25енең андый сәләте юк, ягъни колагына аю баскан диләр. Бик яхшы баянчылар арасында бик яхшы балта осталары да, бик яхшы математиклар да, икегә икене куша алмаучылар да булырга мөмкин. Менә шуларның барысын да бер калыпка салып, стандартлаштырып кара инде. Л.Толстой, А.Пушкиннар безнең заманда яшәгән булсалар, һич шикләнмичә әйтә алам, алар БДИ тапшыра алмаслар иде. Әнә бит М.Мәһдиев тә истәлекләрендә "исәп-хисап, акча мәсьәләсендә әле дә наданмын” дип язган иде. Аларны да стандартлаштырыйкмы?

Соңгы елларда укытучыларны төрле төркемнәргә бүлү күзәтелә. Иң яхшыларына грантлар, премияләр бирү бик яхшы инде анысы. Ләкин бит әле мәктәп балага белем генә бирми, ул шәхес тә тәрбияли. Бала шәхес булып кинәт кенә формалашмый, шәхес җәмгыятьтә җитлегә. Шәхес тәрбияләүче коллективларның берсе – мәктәп коллективы. Мәктәптә тәрбияне оештыручылар – укытучылар (аерым бер укытучы түгел, нәкъ менә укытучылар). Барлык укытучылар да бер максатка тупланып эшләгәндә генә тәрбия эше уңышлы бара. Мин инде күптән пенсиядә, шулай да күңелем сизә: мәктәпләрдә укытучылар арасында бердәмлек бетәр шикелле. Сәбәбе – акча мәсьәләсе. Хәзер бит мәктәп директоры укытучыларга премия акчасы бирә ала. Ә кемгәдер бирергә теләмәсә? Акча ул иблиснең бер коралы, теләсә-кемне дә аздыра. Имеш, кайбер укытучыларның балалары контроль эшләрне яхшы эшлиләр. Бер елны мәктәпләргә ронодан химия эше буенча контроль эшләр җибәрделәр. Нәтиҗә – гадәттәгечә. Ә бер мәктәптә укучылар контроль эшне барысы да яхшы эшләгән. Укытучысы белән сөйләшәм. Ул аңлатып бирде: ике параллель класста да контроль эшнең беренче битендәге исем-фамилиясен яздырганда "А”, "Б” классы диеп яздырмыйсың. Шуннан ике класстан 25 эшне сайлап аласың да ронога җибәрәсең. Менә сиңа бер классның эше. Әле зур мәктәпләрдә яхшырак укучыларны аерым класска тупларга мөмкиннәр. Алар дүртле-бишлегә генә укый, укытучысы грант ала. Бәлки сайлаудан калган укучыларны өчлегә тарткан өчен мескен укытучыга берничә тапкыр артыграк хезмәт хакы куярга кирәктер? Олимпиадалар өчен дә укучыларны еллар буе репетиторлар хәзерли. Ә даны – укытучыга. Эт туен да сугыштыру өчен бер сөяк ташлау җитә.

Матбугатта язылганча, соңгы елларда укучылар арасында лидерлар хәзерләүгә игътибар артты. Без бу хәлне совет чорында ук күргән идек инде. Новосибирск Академия шәһәрчегенә сәләтле балаларны җыялар иде. Имеш, яшьтән үк фән өлкәсендә лидерлар үстерәбез. Үстеләр. Ләкин алар безнең илгә түгел, чит илләргә эшлиләр. Укытучылары да. Казаннан киткән академик АКШта эшләп ята. Әле безнең илдә укып, чит илдә эшләүче ике галимгә быел Нобель премиясе бирделәр. Академия шәһәрчегендә укучыларның белемнәре булган, ләкин тәрбиялелек җитмәгән. Май ботканы бозмый дигәндәй, белеме генә түгел, тәрбиясе дә кирәк шул.

Фәһим САЛАВАТУЛЛИН.
Апас районы, Кызыл Тау авылы.
"Татарстан яшьләре" газетасыннан

Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1015 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design