Воскресенье, 05.01.2025, 17:32
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Июль 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Июль » 29 » Бер темага өч хат
Бер темага өч хат
19:22

Тәҗрибә ясаудан кайчан туктарлар?

Чәйнәлеп беткән тема булса да, язабыз әле. Безнең авылда 1988 елда ике катлы, зур, җылы, укыту өчен бөтен шартлары булган урта мәктәп ачылды. Шушы еллар эчендә укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз зур уңышларга ирештеләр. Район һәм республика күләмендә олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда катнашып, мәктәпнең данын күтәрделәр. Авылыбызда мәктәп – бердәнбер мәдәният учагы, чөнки клуб, почта, авыл советы күрше Гаделша авылында. Хәзер мәктәпне дә шунда күчерергә җыеналар. Авылда клуб булмау сәбәпле, әле мәктәпнең спорт залы клуб хезмәтен дә үтәп килә иде. Мәктәпләрне кыскарту турындагы сорауны нинди генә түрәгә бирсәң дә, урысча әйтмешли, вокруг да около йөриләр дә, һаман шул экономия сүзенә кайтып калалар. Без аңлый алмыйбыз, ничек итеп киләчәк буынга белем бирү өлкәсендә экономияләп була?! Киләчәгебез шул балалар кулында бит! Имеш, тәҗрибә ясап карыйлар, мәктәп бетерү дигән сүз юк, ә югары дәрәҗәдәге, барлык мөмкинлекләр булдырылган база мәктәпләре оештыралар, мондый уку йортларында бала күбрәк белем ала. Алыр, 6-7 чак-рымдагы күрше авылдан кышын – карга, язын-көзен пычракка батып, арыпталып, дәрескә вакытында килеп җитә алса. Шуның өстенә укытучылар да «ачык» йөз белән каршыласа...

Ярар, укучыларны йөртергә автобус була диләр инде. Ләкин үз авылың мәктәбенә озату белән һәр көнне иртүк уятып, тайгак, куркыныч борылышлы юлга чыгарып җибәрү бер түгел.

Мәктәпләрне кыскартуның икенче ягы – укытучылар. Безгә, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларга, нәрсә эшләргә? Лаеклы ялга чыгарга да күп калмаган укытучыларны эш бетте дип чыгарып җибәрерләр микән? Ә гаиләсе белән укытучы булганнарга ничек яшәргә? Икесе дә эшсез калачак, гаиләне ничек туендырырга? Шәһәр җиренә китеп барыр идең, йортны алучы юк, хәер, шәһәрдә дә колач җәеп көтеп тормыйлар. Укытучы һөнәренә болай да күптән хөрмәт беткән иде. Инде, эшсез калдырып, бөтенләй юк итәргә телиләр ахры.

Ни өчен нәкъ менә мәгариф өлкәсендә кыскартулар хисабына экономия ясыйлар? Дәүләтебез шул кадәр ярлы дисәң, күп итеп акча, бүләкләр өләшү уеннарын ничек аңларга? Бу өлкәгә акча каян алалар? Мәктәп изге урыннарның берсе бит ул. Кайчан шул изге урын, мәктәп өстеннән тәҗрибә ясаудан туктарлар? Кайчан укытучы һөнәренә элеккечә хөрмәт белән карый башларлар? Менә шул сорауларга йотарлык итеп кенә калдырып чәйнәп аңлатып бирүче табылырмы?

Чистай районы,
Дүрт-Өйле мәктәбе укытучылары.

Без китәбез, сез каласыз

Соңгы вакытта болай да берсеннән-берсе мәгънәсез тәҗрибәләргә дучар булган авылга карата тагын бер әшәкелек уйлап табылды. Ул – «реструктуризация». Бу эшнең максаты – мәктәпләр хисабына күпмедер экономия ясау, ул акчаны бүтән максатларга (мәсәлән, хоккей, футбол, баскетбол командаларына уенчылар сатып алу булырга мөмкин) тоту. Әмма турыдан-туры болай дип әйтергә ярамый бит инде. Аз комплектлы, ягъни кыскартуга дучар булган мәктәпләрне түбәнсетеп мондый сәбәпләр китерелә:
 
1) имеш, укытучылар берьюлы 4-5әр фән укытырга мәҗбүр һәм аларның һөнәри осталыгы түбән;
2) балалар укуда үзара ярыша алмыйлар, шунлыктан начар укыйлар;
3) балаларда аралашу күнекмәләре тәрбияләнми.

Бу сәбәпләрнең авыл мәктәбендә эшләп тә карамаган бәндәләр тарафыннан уйлап чыгарылганлыгы көн кебек ачык. Авыл мәктәбендә 30 елдан артык эшләгән, күпчелек вакытында мәктәп директоры йөген тарткан кеше буларак, бу сәбәпләрне бөтенләй нигезсез дип әйтә алам. Беренчедән, башлангыч сыйныф укытучыларыннан гайре барлык укытучы да югары педагогик белемле, һәрберсе үз фәнен укыта. Зур мәктәпләрдәге укытучылар кайда белем алсалар, алар да шунда укыган. Тиешле вакытта аттестация үтәләр, күпчелеге 1-2 нче категориягә ия. Дәресләр саны исә класстагы балалар санына бәйле түгел. Бары рәсем, җыр, хезмәт дәресләре буенча гына белгечләр булмаска мөмкин һәм бу дәресләр башка фән укытучыларына бирелә (анда да әле программа буенча укыта алырлык булсалар). Икенчедән, баланың ничек укуы беренче чиратта аның сәләтенә, укуга омтылышына, аннан соң гына укытучының осталыгына бәйле. Йомшак укучы, укуга сәләте түбән бала башкалардан көнләшеп кенә яхшы укый алмый. Өченчедән, аралашу мәсьәләсендә дә төрле бала бар: аз һәм күп аралашучылар. Бу сыйфат та күбрәк нәселдән бирелә. Аннан соң, аз комплектлы мәктәпләрдә дә 40-50 бала бар бит. Аралашырга өйрәнү өчен 400-500 баланың бергә укуы кирәкмени? Аны кем һәм ничек исбат иткән? Шуның белән бергә, «балалар белән индивидуаль эш» дигән нәрсә дә бар бит әле. Ягъни, балалар азрак булган саен укытучы аерым бала белән күбрәк эшли ала.

Авыл мәктәпләренә каршы кешеләр балаларны автобус белән йөртәчәкләренә ышандырмакчылар. Имеш, Европада шулай. Без бит Русиядә яшибез. Башта мондый автобуслар (ә алар арзан түгел, укытучылардан кызганган хезмәт хакы бу чыгымны капламый) тәртипле дә йөрергә мөмкин. Әмма, бераздан ватыла башлаячак. Аларны төзек тоту, бензин һәм запчастьләр табу һәм башка мәшәкать акрынлап ата-аналар җилкәсенә авышачак. Нәтиҗәдә, балалар 5 сыйныфтан башлап ук ерак авылга үзләре тәпили башларга мөмкиннәр.

Аннан соң, төрле сыйныфта дәресләр бер үк вакытта бетми һәм бетә дә алмый. Дәрестән соң түгәрәк утырышлары, класстан тыш төрле эшләр оештырыла. Сәгать 12дә дәресләре беткән бала, әлбәттә, кичке сәгать 4ләргә кадәр автобус көтеп утырмый, ул кайтырга чыгачак. Аның белән юлда нәрсәләр булмас?

«Оптимизация», «Реструктуризация» дип лаф орган бәндәләр, балалар өчен кайгырткан кыяфәт чыгарып, авыл укытучысын эшсез, яклаучысыз калдырырга маташалар. Властька үрмәләү өчен, авыл кешесенең яклавы кирәк булганда, аңа ярарга тырыштылар. Ә хәзер түрәләр баеды, ныгып урнашты, аларга инде авыл кешесенең яклавы кирәк түгел. Авыл укытучысы эшсез, яклаучысыз калгач, нигә кирәк Мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлекләре, профсоюз җитәкчеләре, мәктәп тирәсендә көн күрүче оешмалар һәм эреле-ваклы түрәләр!

Гомумән алганда, авыл халкына каршы, аның дәшмәвеннән файдаланып, бер-бер артлы төрле начар эшләр кылына. Алар махсус чиратка салынган диярсең. Акрынлап ахыргы максат та шәйләнә: авылны бетерү, аның кешеләрен кол хәленә төшерү.

Нәҗип ВАҺАПОВ,
Биектау районы,
Өнсә төп мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты.

Тимәгез!

Инде ике елдан артык безнең укытучыларны стресс хәлендә тоталар: «Оптимизация!!! Кыскартабыз!» – диләр. Бәлки, күсәк белән суккан кебек булмасын, әзерләнә торсыннар, бүтән эш эзли торсыннар дип эшләнәдер бу. Ләкин кая барсын авыл укытучысы? Аның гомере мәктәпкә багышланган, кендеге шунда береккән бит! Ул 5-6 ел ачлы-туклы, күз бетереп укып «укытучы» исемен алган. Үткән уку елы дәвамында гына да 3 башлангыч класс укучысын авылыбыздан район үзәкләренә (Б.Матак һәм Алексеевск) укырга алып киттеләр, чөнки «барыбер мәктәп кыскарачак та, башлангыч кына булып калачак» дигән сүзләр ата-ананы кайгыга салды.

Авылда яшьләр болай да аз кала, инде калганнары да аптырашта: «Кеп-кечкенә балаларыбызны шулай юлда йөртеп, укытып бетерә алырбызмы? Әллә хәзер үк шәһәргә китү ягын караргамы?»

Мин үзебезнең авыл укытучыларын бик хөрмәт итәм. Үз ана телебездә ныклы белем биргән апа, абыйларыбыз алдында баш иям. «Мәктәп бетсә – авыл бетә» дигәнне аксиома итеп кабул итәм һәм укытучыларымның язмышына битараф кала алмыйм.

Гүзәл ФӘТТАХОВА,
КДУ студенты. Әлки районы, Карга авылы.
 
"Татарстан яшьләре" газетасыннан. 
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1436 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2025 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design