“Синең улыңмы мин, мокыт кавем?” (Р.Зәйдулла)... Юк, мәкалә язмыйм мин – елыйм! Киләчәгебезгә карыйм да, күз яше коям... Әле кайчан гына милли мәгарифебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез үсештә, яңадан-яңа гәзит-журналлар ачыла - татарның киләчәге өметле дип зур күләмле мәкаләләр сырлый, мактаныша идек. Менә, каршымда “Идел”ебезнең 1993 елгы икенче саны ята. Тышлыгында ук “Татарның йокысы туйды” дигән оптимистик сүзләр. Кая китте ул оптимизм? Нибары унбиш ел вакыт узды, гәзит-журнал битләрендә шул ук авторларның инде пессимистик язмалары урын ала башлады. Ул мәкаләләрнең эчтәлеге бер төрлерәк: ничек татарны милләт буларак саклап калырга?
Мондый уйлануларга җирлек тә бар. Башта Русия мәктәпләрендә диненә, милләтенә карап тормастан “Православие нигезләре” укыта башладылар. Озакламас, безгә дә килеп җитәр. Әлегә ул Татарстанда Президент М.Шәймиевнең булган абруе белән генә укытылмый. Үзебез исә дәшмәдек
...
Читать дальше »