Понедельник, 29.04.2024, 20:50
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Февраль 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
2526272829
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Февраль » 4 » Нихәл, Биклән, яисә ничек яшисең, авыл?
Нихәл, Биклән, яисә ничек яшисең, авыл?
19:35
     Тукай районы белән Чаллы шәһәренең рәттән кушылып ук диярлек утыруы үзеннән-үзе шуңа этәрә торгандыр – без, чаллылылар, Тукай районы авылларын үзебезнеке дип саныйбыз. Хәер, уртак әйберләр дә хәйран күп бит безнең. Мисал өчен, юлларыбыз уртак – тукайлыларның Чаллыга килми калган көннәре сирәктер. Шәһәр халкы да тирә-юньдәге авылларга еш барып йөридер, чөнки бакчаларның күпчелеге Тукай районы территориясенә урнашкан. Бер-берсе белән үрелеп беткән икътисадны инде әйтеп тә тормыйм. Аннары, талантлар да уртак безнең, танышлар да... Шуңа күрә, Биклән авылы турындагы бу язма газета укучыларны кызыксындырыр дип уйлыйм.
    
     Биклән авылы Чаллыдан чама белән 10-15 кенә километрда урнашкан. Хәйран зур (биредә бүгенге көндә дә 478 шәхси хуҗалык исәпләнә, 1437 кеше яши) матур һәм нык авыл ул. Биклән авылы җирлегендә ару гына эшләп килгән берничә предприятие бар. "Биклән” җитештерү кооперативы, аэропорт, "Балчык карьеры” предприятиесе... Халыкның матди хәле начар түгел. Рухи мохитне дә начар дип әйтеп булмый. Шәһәрчә яшәргә омтылыш кына түгел, мөмкинлек тә бар Бикләндә. Мисал өчен, Биклән укучыларының Чаллыдагы 3нче музыка мәктәбендә белем алу мөмкинлеге бар. Шушы 15 баладан Биклән мәктәбендә "Алтын ай”   исемле тынлы оркестр оештырганнар. Бикләннең профессиональлек дәрәҗәсе ягыннан шәһәрнекеннән ким булмаган, республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган, 1992 елда «Халык бию ансамбле» дигән дәрәҗәле исем алуга ирешкән «Шатлык» бию ансамбле дә бар. Бу ансамбльне бүген мәдәният йорты директоры Розалия ханым Гәрәева җитәкли. Авылның уңай күрсәткечләре исемлегенә Биклән авылы тарихы турында китап басылып чыгуын да өстәргә кирәк. 2007 елда нәшер ителгән бу китап Бикләндә туып-үскән дәрәҗәле кешеләр – эшмәкәрләр Марс Галиуллин һәм Таһир Вәлиевларның шәхси инициативасы белән дөнья күргән. Бикләнлеләрнең үз шагыйрәләре дә бар – озакламый Рәзинә Сәетгәрәеваның шигырьләр китабы басылып чыгачак. Үз кешеләренең кадерен беләләр биредә – типография чыгымнарын Биклән җирле үзидарәсе һәм «Биклән» җитештерү кооперативы күтәрә. Монысы инде авылның тарихы гына түгел, үз йөзе, традицияләре һәм, әлбәттә, мөмкинлеге дә бар дигән сүз.
 
     Мөмкинлек, дигәнбез икән инде, авылның күзгә күренеп торган уңышларына да тукталып китик. Биклән җирле үзидарәсе тарафыннан быел халык өчен бик кирәкле берничә эш башкарылган. Беренчедән, 88 фатирга газ кертелгән. 10 миллион сумга төшкән бу мәшәкатьле эшнең ярты чыгымын (5,5 миллионын) газлаштыру фонды күтәрсә, калган 4,5 миллионын авыл җирлеге һәм, әлбәттә, халык үз өстенә алган. Икенчедән, авыл эченнән узган 4 километр озынлыктагы юлга таш җәелгән.
     Бикләндә авыл җирлеге рәисе Мансур Сәхбиев белән менә шулар турында сөйләшеп утырдык без. Мин Мансурны күптән беләм, артыгы белән тыныч-басынкы кебек күренсә дә, ипләп кенә һаман алга таба бара торган егет ул. Ләкин тормыш-көнкүреш дигәнең, гомумән алганда, алга таба барса да, авыллар берсе дә бүгенге көннең типик проблемаларыннан тулысынча азат була алмый шул. Мисал өчен, шул ук эшсезлек проблемасыннан. Элек колхозлар бөтен авыл халкын эшкә җәлеп итеп тора иде. Бүген исә авыл җирлегендә исәпкә алынган 648 хезмәткә яраклы кешенең нибары 56сы гына «Биклән» җитештерү кооперативында эшли икән. Бюджет сферасы 68 кешене хезмәт белән тәэмин итеп тора. ЖКХ, ТСЖларда да эш урыннары шул 15-20дән артмый. Нәтиҗәдә халыкның күпчелеге – тәгаенләп әйтсәк, 460 кеше – Чаллыга, Круглое Полега йөреп эшләргә мәҗбүр. Әле дә ярый Чаллы якын, һәм бикләнлеләр өчен моның бәлки әллә ни кыенлыгы да юктыр. Ә бит эшсезлек кайбер районнарны, авылларны, сугыш заманындагы кебек, гел ир-атларсыз калдырды.
 
     Проблема дип үк атап булмаса да, авыл җиренә хас тагын бер сагайтырлык һәм уйландырырлык күренешне әйтеп үтәргә кирәктер – шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләр саны елдан-ел һәм хәйран зур тизлек белән кими. Мисал өчен, Бикләндә 2005 елда мөгезле эре терлекләр 146 баш булса, ике ел эчендә алар 107гә генә калган. Бикләннән тыш, зур булмаган тагын ике авылны – Бакчасарай белән Кызыл Юлны да кушып исәпләгәндә, 518 хуҗалыгы булган авыл җирлегендә бүгенге көндә нибары 50 баш савым сыер бар икән. Бу, беренче чиратта, яшьләрнең авылда калмавы белән бәйледер – авыл әкренләп картая. Әмма шул ук вакытта, урта яшьләрдәгеләр дә "егылып ятып” мал асрамый, чөнки терлек азыгы бик кыйммәт. Фуражның тоннасы 5-6 мең сум тора. Биклән авылының табигате белән бәйле тагын бер сәбәп бар – шәхси терлекләрне йөртергә көтүлекләр юк Бикләндә. Авылда бит хәзер җирнең һәрбер карышы исәптә. Аннары, авыл кешесенең, бигрәк тә зур шәһәр янәшәсенә урнашкан авыл кешесенең менталитеты да үзгәреп килә кебек – май-каймак кибеткә көн саен килеп тора, һәм аларны сатып алу терлек асрауга караганда юньгәрәк төшә икән, нигә соң әле мал-туар асрап азапланырга?
 
     Мәктәптә балалар саны кимүне шулай ук авылның көнүзәк проблемасы дип әйтергә мөмкиндер. Мисал өчен, 2006 елда Биклән мәктәбен нибары 9 бала тәмамлаган. Бу илдәге демографик хәл белән дә, авылның картаюы белән дә бәйле – 2007 ел дәвамында Биклән авылы җирлегендә 37 кеше вафат булса, нибары 10 сабый дөньяга килгән. Ләкин хикмәт демографиядә генә дә түгелдер. Хәзер авыл балаларының күбесе бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, 9нчы сыйныфтан соң ук колледжларга таралышалар. Биклән урта мәктәбеннән 9ны тәмамлаган 21 баланың 7се киткән. Һәм, кызганычка каршы, бу балалар арасына иң яхшы укучылар да эләккән.
 
     Дөрес, бердәм дәүләт имтиханының тест формасында булуы авыл баласын гына түгел, һәрбер чыгарылыш сыйныфы укучысын күпмедер дәрәҗәдә өркетәдер. Педагогларның әйтүенә караганда, тест рәвешендә кабул ителгән имтиханнар бик үк гадел дә була алмый, чөнки укучыларның күбесе дөрес җавапны интуиция ярдәмендә генә билгели. Имтихан сорауларының бик катлаулы, олимпиада сорауларына тиңләшерлек булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Шушыларга бүген гомуми белем бирүче уку йортларында программаларның һәм мөмкинлекләрнең төрле булуын һәм шушы төрлелекнең бөтенләй искә алынмавын да өстәсәк... Авыл баласына барлык имтиханнарны (хәтта рус телен дә) шәһәрнекеләр белән бердәй шартларда тапшырырга туры килә дигән сүз бу.
Кыскасы, менә шундый уй-фикерләр, борчу-мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән яши бүген авыл. Заманга яраклашып, һәм ничек тә булса оттырмаска, бөтенләй үк буталып, я булмаса югалып калмаска тырышып... Бер караганда, аска төшмәүнең һәм бирешмәүнең җаен да табалар кебек алар. Әмма күпме тынгысызлык, стресслар бәрабәренә бит ул. Күңел тулы шик-шөбһәләр белән, һәрдаим үзгәрешләр көтеп яшәү рәхәт түгел. Шуңа күрә бер генә нәрсә телидер бүген авыл кешесе, ул да булса – тотрыклылык...

Шәһри Чаллы  Ризидә ГАСЫЙМОВА. 2007-12-26 08:53:42
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1798 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design