2007 елда аның "Моң
чишмәсе" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Автор-башкаручы,
шәһәребезнең яшь композиторы Илнур Фәйзуллин Рәзинәнең берничә шигыренә көй дә
язды. Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән республика конкурсында аның
"Гаилә гимны" тексты икенче урынны алды. Һәм менә Рәзинә Сәетгәрәеваның "Күңел сандыгы" дип исемләнгән
яңа китабы табадан төште. Аңа 270ләп шигырь кергән. Китап рәссам кулы белән
искиткеч матур ясалган каты тышлыкта "Идел-Пресс" нәшриятында
басылган. "Туган якның тугры кошлары без", "Яшьлек илендә",
"Ел фасыллары", "Уйлый күңелем төрлесен" дигән бүлекләрдән,
ягъни дүрт бүлектән тора. Шунысын әйтергә кирәк, беренче бүлегендәге
"Әнием күлмәге", "Рәхмәт әнием", "Ата хакы",
"Мин әбием белән дус" шигырьләре үк үзләренең кызыклы чишелеше белән
игътибарны җәлеп итә. Ата хакы изге, җирдә бәя юктыр
аңа Аңа да бит кадер кирәк,
йөрәгенә ял да. Аның тарткан йөген тарта алмас
ат та... ди ул үзенең "Ата хакы" шигырендә. Рәзинәне сабый чагында әтисе белән иң җылы хисләр бәйләгән. Якты дөньяны
күрүдән мәхрүм калган әтисен җитәкләп үскән ул, аның күзләре, якты дөньяга
карый торган тәрәзәсе булган нәни кыз. Китаптан аерылмыйча укыганда шуны аңлыйсың,
шигырьләрендәге лирика, чагыштыру алымнары, самими хислелек, шигъри моң
берсеннән-берсенә күчеп, әйтерсең лә тулы бер әсәр хасил итә. Кыш ул сабыр, каты аның күңеле, Ә яз елак, минем күңелдәй. Ә җәй көләч -
синең йөзең төсле, Ә көз төксе,
узган гомердәй, - дип бер моңайса, икенче шигырендә: Ак кар
ява, бәхет ява, Шатлык ява җир
өстенә. Кычкырасым килә
минем Яратам, дип бар
көчемә... - дип рухлана. Бала
чакны, яшьлекне сагыну һәр кешегә дә хас, билгеле. Китапның "Яшьлек
илендә" дигән бүлегендә - хисләр диңгезе. Шигырьләрдә күңел кичерешләре
ничектер кояшлы, алар үзенчәлекле. Вакыт табып,
тиле яшьлегемә Җыйган акыл
белән кайтсам кире, Бер кызыгы
калмас иде аның, Сагындырмас
иде яшьлек иле... Яки Уян әле, тышта матур яз бит, Үзәк өзеп кошлар сайраша. Тәүге
мәхәббәтен сагынып күңел Төннәрендә
һаман саташа... - ди шагыйрә. Әйтерең юк, һәркемгә таныш хисләр бу, тик һәркем
дә аларны шигъри юлларга салмый. Ә менә шигырьдә укыганда күңел талпына,
хатирәләр яңара. Аларда якты моң, гомер ярлары буйлап йөзгәндә алган
күңел яралары да чагылып уза. Кыскасы, автор китабына юкка гына
"Күңел сандыгы" дип исем бирмәгән. Эчкерсез, ихлас шигырьләре
аша ул укучыларга күңел төпкелегендәге
серләрен ачкан, киләчәк турында уйларын-хыялларын
бүлешкән, гомер юлында тупланган акыл куәсеннән
чыгып, киңәшләрен биргән, аның шигырьләрендәге геройлар - киң
күңелле, кешелекле. Рәзинә Сәетгәрәеваны яңа
китабы чыгу белән котлап, соңгысы булмасын, иҗади уңышлар сиңа диясе генә кала. З.Нәбиуллина, ТРның атказанган
мәдәният хезмәткәре. Мин
рәхмәтле Эчкерсез күңел хисләремне чагылдырган "Күңел сандыгы" исемле
шигырьләр җыентыгымны чыгаруда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән мәрхәмәтле
җитәкчеләр: муниципаль район башлыгы Таһир Нурулла улы Хөрмәтуллинга,
газетабызның баш мөхәррире Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәевага, социаль яклау
идарәсе башлыгы Гөлнур Тимур кызы Рәхмәтуллинага, "Камский" җитештерү
кооперативы рәисе Фоат Габделхак улы Вилдановка, "Биклән" җитештерү
кооперативы рәисе Рафаэль Габделхәй улы Хамматовка, авылдашым Таһир Сәлмән улы
Вәлиевка, остазларым Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллинага, Хәмит Нәҗип улы
Мөхәммәтшинга, каләмдәшләрем Алсу Өлфәт кызы Тимерхановага, Айсылу Нәсим кызы
Сәлимовага, барлык хезмәттәшләремә, "Ләйсән" иҗат берләшмәсе
җитәкчеләренә, барлык иҗатташ дусларыма, күңелемне куандырып, хисләргә баетып,
илһам өстәп торган тормыш иптәшем Гамирга, туганнарыма, балаларыма чиксез зур
рәхмәт хисләремне белдерәм. Минем уй-кичерешләремне башкаларга җиткерергә ярдәм
иткән әлеге изге затларга күңелемдәге иң изге теләкләремне җиткерәм. Күңелемдә
бөреләнгән иҗат әсәрләрем киләчәктә дә татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә өлеш
кертер, шигъри әсәрләрем, язмаларым укучыларымны сөендерер дигән өметтә
калам. Р.
Сәетгәрәева. "Якты
юл" газетасыннан |