Тукай
районы Биклән җитештерү кооперативы баш агрономы Ришат Кашафетдинов
хуҗалыкны "урта хәлле" дип атагач, әллә ни игътибар итмичә, сүзләрен
колак яныннан гына уздырып җибәргән идем. Инде менә язарга утыргач,
уйландыра башлады. Начармы соң ул урта хәлле булу? Тарихның кайбер мизгелләрендә урта хәллеләрне, "кулак сыйныф" санап, себергә
җибәргәннәр. Ә дөнья-күләм алганда нәкъ менә урта хәллеләр, ягъни урта
сыйныф илне алга җибәрүче көч санала. Бу мантыйкка туры килә дә: гаять
зур капитал туплаган, әмма сан ягыннан халыкның бармак белән генә
санарлык өлешен тәшкил иткән кечкенә бер төркем, гадәттә, үзе өчен генә
яшәүчеләрдән тора. Ә ярлы-ябагайның фикерләү дәрәҗәсе гадәттә тамак
кайгысыннан узып китә алмый. Һәрхәлдә, урта хәлле – үз көнен үзе күрергә
өйрәнеп, алдагы көн турында да кайгыртып яшәүче ул. Ул, нигездә,
җитештерүче, илдә матди байлык тудыручы. Урта хәлле – кулыннан конкрет
эш килгән кеше, үз көченә һәм сәләтенә ышанып яшәүче. Шуңа күрә һәр
дәүләт миллионер-миллиардерлар яки фәкыйрьләр санын түгел, ә урта
хәллеләр санын арттырырга омтыла. Тукай
районы үзе дә урта хәллеләр рәтендә. Авылларның яртысы колхоз булып
яшәп, үз көнен үзе күреп бара. Ришат та: "Башыңда акыл булса һәм
табигать тә бик көйсезләнмәсә, җирдән табыш алып, матур гына яшәп була, –
ди. – Әйе, эшли белгән һәм эшлисе килгән кешегә авылда берни дә
комачауламый. Быелгы ел – Рафаэль белән (cүз кооператив рәисе Рафаэль
Хаматов турында) минем сигезенче урак, бер үк елны килдек Бикләнгә.
Баштагы ике-өч елы бик авыр булды. Ышанасызмы-юкмы, Рафаэль белән икәү
чиләк күтәреп авыл буйлап солярка эзләп йөргән чаклар бар иде.
Күршеләрдән ялына-ялына комбайннар чакыртып, уракны көчкә генә төгәлли
идек. Колхоз банкрот иде бит..." Урта
хәллеләр узган елны 5 миллион сум чиста табыш белән төгәлләгән.
Кооперативта 62 кеше эшли икән. Чәчү, урак вакытларында иллеләп кеше
читтән – Чистай, Удмуртиядән килә. Монда,
үз көннәрен үзләре күрәләр, дисәм дә, авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменә
мохтаҗ инде ул. Хөкүмәт 50 гә 50 системасы буенча Бикләнгә дә кайбер
чыгымнарны капларга булыша. Шуның өстенә бизнес-план төзеп
"Программа-100" буенча процентсыз кредит алганнар. Кооператив
рәисе Рафаэль Хаматов та, баш агроном Ришат Кашафетдинов та бүгенге
авыл җитәкчеләренең яңа буынын хәтерләтә. Икесе дә укымышлы, иртәгесе
көнне уйлап эш итүче. Җитештерүне арттыру мөм-кинлекләре буенча алдынгы
тәҗрибәне өйрәнү алар өчен гадәти эшкә әйләнгән. "Игеннәрегез әйбәт", –
дигәч, Рафаэль Ришатка ишарәли: "Бу егет сортлар белән дә бик хәтәр
шөгыльләнә. Бер елны хәтта Омскига кадәр барып чәчүлек орлыклары алып
кайтты", – ди. Фән казанышлары белән даими кызыксынып бара Ришат,
интернетка да еш кереп чыга. Инде менә җитештергәнне эшкәртү турында баш
ваталар. Бүген хуҗалыкта ак он тегермәне бар, тик әллә ни табышлы
түгел. Ярма чыгара торганын булдырырга кызыгалар. Бизнес-проектлары әзер
икән. Бу егетләр авылга эшләргә дип килгән. Язмам
башында мин район авылларыннан яртысы чамасы колхоз булып яши дигән
идем. Әмма алар хуҗасыз йортка охшаган элекке колхозлар түгел инде.
"Колхоз – үзебезнеке", – дип аркылы яткан һәрнәрсәне өенә ташырга
өйрәнгән халык хәзер үзенекен үзе урламаска өйрәнгән. Һәр нәрсә санаулы.
Шуңа күрә айлык уртача хезмәт хакының 10 мең тирәсе булуына (алдынгы
савымчыларның 16 меңгә җитә) шаккатасы юк. Әле пай җирләренең һәр
гектарына берәр центнер ашлык та бирәләр. Ә терлекне күп-ләп
асраучыларга салам-печәнне чикләмиләр икән. Кеше кирәгеннән артыгын
алмый да, диделәр. Ындыр
табагына килгәч, балачагым искә төште. Без дә йөрдек ындыр табагына.
Беренчедән, шау-гөр килеп эшләп таң аттырулардан кызык тапсак,
икенчедән, күңелнең кайсыдыр бер почмагында "колхозның уңышларында, шушы
икмәктә безнең дә өлешебез бар бит" дигәнрәк горурлык хисе дә кыймылдап
ала иде. Биклән
мәктәбенең V сыйныф укучысы Раил Хөс-нуллинның бу хакта уйланырга башы
яшьрәк әле. Шулай да әнисе Гүзәлиягә ияреп ындыр табагына килгән
(рә-семдә). Аның яшендәгеләргә монда эшләргә рөхсәт юк, "куркынычсызлык
кагыйдәләре" дигән нәрсә бар бит әле. "Себерке булса да бирегез", – дип
ялынгач, әнисе белән эшләргә рөхсәт иткәннәр. 72
яшьлек Мөнәвир абзый Миннеяровны өеннән мәҗбүриләп монда китергәннәр
дисезме? "Туганнан бирле колхозда эшләгәч, ник бот күтәреп өйдә ятыйм?" –
ди ул. 39 ел бригадир булып эшләгән, Хезмәт Даны ордены белән
бүләкләнгән әлеге абзыйга һәм аннан ярты гасырга яшь Раилгә карагач,
авылда хезмәт тәрбиясен, авыл укладын, авылның яшәү рәвешен, әхлагын,
инде килеп, татарны саклап тоткан әлеге авыл халкына, хуҗалык
җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Тукай
районында инвестор да бар. Ришаттан инвесторга мөнәсәбәтен сораган
идем. Һәрвакыттагыча сүзен үлчәп кенә: "Аларның да төрлесе бар, бәлки,
кайберләренең бөтен проектлары тормышка да ашмыйдыр. Аннан соң инвестор
билгеләгән җирле җитәкче һәм авыл халкы да нинди була бит, – дип куйды
һәм, – ә безнең авыл халкы бер дә зарланмый", – дип тә өстәде. Зарланмый
икән, димәк, тормышы түгәрәк.
Риман Гыйлемханов "Ватаным Татарстан"
|