Воскресенье, 19.05.2024, 06:20
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2009 » Октябрь » 27 » Укытучыга һәйкәл куярлык!
Укытучыга һәйкәл куярлык!
13:39

Яңа уку елы да башланып китте. Шул уңайдан укытучының стресслы тормышы да. Стресс дигәннән, галәмәт авыраерга тора бит укытучының болай да җиңел булмаган тормышы, җәмәгать.

Хәлләр укытучыларның август конференциясеннән үк башланды. Элегрәк елларны бәйрәмне хәтерләткән конференциядән быел эт булып арып кайттык. Һаман шул бер балык башы: “БДИ да БДИ”. Уку елы башланганчы ук укытучы стресс хәленә керергә өлгерде. Аннары мәктәптә педсовет. Йа Хода, укытучы өчен кирәкмәгән эшләрне кем уйлап чыгара икән?! Минемчә, соңгы арада уку-укыту тирәсендә барган шау-шуның төп корбаны укытучы. Таякның иң юан башы аның башына төшә. Шау-шуның сәбәпчесе, әлеге дә баягы, Әндри бабай таягы дигәндәй, БДИ. Үзегез уйлап карагыз: Мәскәү – Казанга, Мәгариф министрлыгына үзенең таләпләрен юллый, министрлык вәкилләре – роно хезмәткәрләренә, ронода утыручылар – мәктәп җитәкчеләренә, алар үз чиратларында – укытучыга. Бөтен эш укытучыга өелеп кала. Таләпләр дә төрлечә бит: директорныкы – бертөсле, директор урынбасарыныкы – икенче, тәрбия буенча урынбасарның – үз таләпләре. Һәм барысына да кәгазь кирәк. Әйе, кәгазе булмаса укытучы бетте дигән сүз. Бар да идеаль булсын. Планнарың да, тәрбия планы да, кабинет буенча документлар да, һәм башкалар, һәм башкалар... Класс сәгатьләре буенча да материал булсын – бик яхшы хәзерләнеп, язылып, папкага салынып куелсын һәм кеше килгәч күрсәтергә фотолары да булсын... Әйе, әйе, кешегә күрсәтерлек кәгазең булсын, класс сәгатен үткәрү генә аз.

Тиешен тиеш тә бит... Тик мин бер нәрсәне аңлап җиткерә алмыйм. Көне буе дәрес укытып кайтып (тәмам арып дип аңлагыз), кайткач төрле планнар, кәгазьләр белән утырып, кич белән иртәгәге дәрескә хәзерләнеп, дәфтәрләр тикшергән укытучы кайчан бераз ял итәргә тиеш икән? Кайчан үз балаларына аз булса да игътибар бирергә, сәламәтлеген кайгыртырга? Әллә укытучыларның сәламәтлекләре ташып торамы? Нигә безнең тормышны шулкадәр авырайталар? Ике яшәмибез ләбаса. Укытуның сыйфатын күтәрәбез, укытучының дәрәҗәсен арттырабыз дигән сүзләр төбендә укытучының тормышын чыдап булмаслык хәлгә җиткезү тора шикелле.

Планнар дигәннән. Аларын язу да бер газап бит хәзер. Элек программалар бик җайлы төзелгән иде – темалар сыйныфлар буенча бүленеп, һәрбер тема буенча ничә сәгать икәне дә билгеле иде. Хәзерге программаларда ат аягын сындырырлык. Бернинди сәгать бүленеше дә, сыйныфлар буенча бүленеш тә юк, бары тик темалар гына. Менә утыра инде укытучы уйлап: кая ничә сәгать бүлим, бу материалны кайчан үтим икән диеп. Җитмәсә, планнарга әллә нинди графалар кертүне таләп итәләр. Бер еллык эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан уйлап куй инде! Реальме бу?

Без бу уку елына планнарны үткән уку елында – май аенда ук яздык, язу гына түгел, пичәтләдек. Сәгатьләр бүленмәгән килеш. Тумаган балага күлмәк алу кебек була инде бу. Менә хәзер уку елына кергәч башланды инде хәлләр! Кайсы план бөтенләй дә кирәкмәгән, чөнки ул класста укытмыйсың, ә кирәкле классыңа планың юк. Алай гына да түгел, язылган планнарны да яңадан язасы, чөнки күпме генә тырышып язсак та тикшерүчеләргә ошамаган урыннары бар икән. Димәк, майда да утырдык баш күтәрмичә, сентябрьдә дә утырабыз. Күпме хезмәт, күпме кәгазь, күпме буяу җилгә очты. Әле бу гынамы соң, кайбер мәктәпләрдә ел буена җитәрлек дәрес планын да хәзер язып куярга кушалар икән. Бу хәлләрне ишетеп, авырып – кан басымы күтәрелеп урын өстенә егылучы укытучылар да бар хәтта. Нәрсә генә кушсалар да үти инде укытучы, күндәм эш атына әйләнде чөнки. Тик сәламәтлеге генә елдан-ел кими.

БДИга әйләнеп кайтыйк әле. Нәтиҗәләр начар икән – укытучы гаепле. Ә укучы укымаса, яки аның тырышып та хәленнән килмәсә? Бу турыда ләммим. Төрле гаиләләр бар бит, анысын да онытмыйк. Баланың укыр өчен өендә бернинди шартлар да булмаса? Аны да уйлаучы юк. Баласының укуы белән бөтенләй дә кызыксынмаган, дәрес хәзерләвен контрольдә тотмаган ата-аналар ник бернәрсә өчен дә җавап бирми? Гомер-гомергә яхшы укучылар да, начар укучылар да булган. Киләчәктә дә шулай булачак. Белгән бала 40 укучы укыган класста укыса да белә, белмәгәне – юк. Аннан соң шуны да онытмыйк: бөтен кеше дә әйбәт укыса, академик булса, физик эшне кем эшләр? Син дә мулла, мин дә мулла дигәндәй, кем эшче яки шофер булыр, кем сыер савар, кем урам себерер? БДИ нәтиҗәләрен яхшыртыйк дия-дия чама хисен дә онытып җибәрәләр, ахры. Мәсәлән, конференциядә мондый фикер яңгырады: башлангыч мәктәптән отличниклар һәм ударниклар гына чыгарга тиеш, ягъни өчлегә укучының эзе дә булырга тиеш түгел. Иманым камил: бу фикерне мәктәптә эшләп карамаган кеше уйлап чыгарган.

Предметны тирәнтен укытабыз дип, электив курслар уйлап таптылар. Аларына да программаларны башын вата-вата мескен укытучы яза.

Балаларның укымавы, тәртипсезлеге – аерым бер тема. Ата-аналарның укытучыларны роно белән куркытуы, һәр очракта да аларның хаклы булуы укытучыны хокуксыз бер бәндәгә әверелдерде.

Минем шуңа исем китә: укытучыдан бөтен нәрсәне таләп иткәнче, ник аңа йөз белән борылып, әзрәк ярдәм күрсәтү турында уйлаучы юк икән? Мәсәлән, шул тематик планнарны гына алыйк. Укытучыны тикшерүчеләр бик күп. Алар нигә аңа план төзүдә бернинди ярдәм күрсәтмиләр икән?

Йа Алла, эшнең очы-кырые юк. Тематик планнар, кабинетны тәртипкә китерү, электив курс программалары язу, дәресләр укыту, дәресләргә хәзерләнү, папкалар, төрле газета-журналларга мәкаләләр язу (укыту эше буенча; хәзер моны да таләп итәләр укытучыдан), дәрестән тыш чаралар, түләүсез түгәрәкләр, аларның планнары, талантлы балалар белән эшләү, ике тиенгә дә кирәкмәгән башка кәгазь эшләре һәм башкалар, һәм башкалар, һәм башкалар... Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, быел мәктәпкә тикшерү дә киләсе. Аның өстенә өйдә мең төрле мәшәкать. Өйне аерым ягуга көйлисе бар, бакчаны да җыясы бар... Менә бу уйлар баш миен бораулый, йөрәкне сикертә, күздән йокы кача. Каян эләктем бу өлкәгә дип, башны алып, әллә кая, еракка качасы килә башлый. Юк, булмады инде быел да үземнең балаларга игътибарны арттыру, 11 сыйныфта укучы улымны БДИга әзерләү, сәламәтлегемә игътибар биреп яшәү. Болар барысы да хыялда гына калыр, ахрысы. Бер коллегам әйтмешли, укытучының ире дә, балалары да, кайнанасы да, йорт-җире дә, мал-туары да булырга тиеш түгел.

Мәктәп бусагасыннан атлап керү белән укытучыны мең төрле проблема көтә. Иске китаплар белән укытырга ярамый, ә яңалары булмаячак, чөнки кризис. Мең төрле мәшәкать белән йөзгә-йөз калган укытучы теләсә нишләсен, аны гына уйлаучы юк.

“Мәктәпкә иң яхшы укытучыларны гына сайлап алачаклар, ә начар эшләүчеләрдән котылу ягын караячаклар”. Болар – соңгы арада яңгыраган фикерләр. Тик нишләптер мәктәпкә килергә атлыгып торучылар гына юк, килүчеләре дә бармак белән генә санарлык. Мондый реформалар үткәрә-үткәрә булган укытучыларны качырып бетермәсәләр ярар иде дип теләргә генә кала. Бүгенге укытучының хәле соңгы сулышын алучы эш атыныкы шикеллерәк. Күбесе 25 ел эшләп бетереп, пенсия алу турында хыяллана. Күп кешегә бу сүзләрем ошамас, ләкин әйтәм: укытучыга хәзерге заманада мәктәптә эшләгәне өчен генә дә һәйкәл куярлык. Укытучы булып эшләү – батырлык ул. Үзләре эшләп караганнар минем сүзне аңлар. Тик нишләптер, бер дә батырлык эшлисе килми. БДИ нәтиҗәләре буенча районда беренче урынны алсам да, эшкә күңел үсми.

Бу язмамда– укытучының җан авазы. Кырык эшемне кырык якка ташлап булса да, язмыйча кала алмадым. Бүгенге укытучының хәле шундыйрак. Тик озакка чыдармы? Ул да адәм баласы бит..

Чулпан МӘҮЛЕТОВА.
Биектау районы, Усад авылы.

Чыганак: http://www.tatyash.ru/
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 2500 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design