Воскресенье, 12.05.2024, 22:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2010 » Декабрь » 24 » Укытучы елый түгелме?
Укытучы елый түгелме?
08:08

Укытучы елы да үтеп бара. Кемгә ничек булгандыр, әмма минем үзем өчен Укытучы елы башка еллардан берние белән дә аерылмады. Кәгазь боткасы да кимемәде, акча да артмады. 1 сентябрьдән, яңача түли башлагач, укытучыларның хезмәт хакы шактый күтәреләчәк дип сөйләнүләр чиновникларның чираттагы чүбек чәйнәве булып чыкты. Газеталарда укытучыларның хезмәт хакы 17 мең 500 сумга җитте дип язалар. Нигә алдашырга инде? Укытучы бүген район үзәкләрендәге оешмаларда идән юучылар алган кадәр хезмәт хакы ала. Мактаулы һөнәр ияләренең югары белеме, биш елдан биш елга сират күперенә тиң аттестацияләр үтүе, ел саен дистә төрле, көн саен өч-дүрт дәрес планы төзүе, кич утырып 50-60 дәфтәр тикшерүе хөкүмәт тарафыннан әнә шулай "югары” бәяләнә. Берни эшләр хәл юк, үзебез сайлаган язмыш.

Мөгаллимнәр һаман да очын-очка көчкә ялгап яшиләр, ә ришвәтчелеккә чумган, эшлексезлек сөреме миләрен томалаган чиновниклар катлавы белем һәм тәрбия бирүчеләрдән биш-алты тапкыр күбрәк акча ала. Тагын акча санарга тотыну түгел бу. Сыерыңны асрау өчен тоннасы алты мең сумга фураж, мең ярымга өч-дүрт печән төргәге, салам сатып ала башласаң, санамас җиреңнән саната икән ул. Авылда укытучыларга хәзер ни печән, ни салам юк. Президент ярдәменә алган җиде центнер ашлыкка гына сыер асрап булмый бит әле. Сыерның аның бозавы да туа, ә ул мәхлук шулай ук ашарга сорый. Өстәлеңдә туярлык ризык, өстеңдә укучыларыңныкыннан юньле кием булмаса, мәктәптә җиң сызганып эшләү мөмкин түгел. Хәзер үзләрен күпме генә сүксәләр дә, элеккеге совет түрәләре укытучылар өчен авыл кибетенә онын, маен кайтарып тордылар, ягарына утын китереп бирделәр, яшәү өчен фатир белән тәэмин иттеләр. Бүген укытучы ничек яши – аның белән кызыксынучы бөтенләй юк. Чөнки ул берәүгә дә кирәкми. Шушы мескен кирәксез зат сайлаулар җитсә генә сөйкемле "сөяк”кә әйләнә. Чөнки укытучыдан башка бүтән беркемне дә бушка эшләтә алмыйлар. Ә укытучыны исә күпме теләсәң шуның кадәр җигәргә мөмкин. Җирле түрәләр тарафыннан гомеренә бернинди яклау һәм ярдәм күрмәгән укытучы шул түрәләрне сайлату өчен җан-фәрман чаба. Нәрсә бу? Сүз тыңлаучанлыкмы, куркаклыкмы, әллә коллыкмы? Үз-үзен яклап сүз әйтә алмаган күндәм укытучы үткен фикерле, кыю шәхесләр тәрбияли алыр микән – менә шунысы уйланырга мәҗбүр итә.

Укытучыны бушка эшләтү совет заманыннан мирас булып калды. Кәгазь әрәм итеп, ул вакытларда укытучының бушка нинди эшләр башкарганын язып тормыйм. Ул турыда инде күп сөйләнде. Укытучылар гаиләсендә үскәнлектән, мин боларны яхшы беләм. Шулай да берсен әйтеп китмичә ярамас. Әтинең төнге уникедә басуда җир сөргән тракторларның сөрү тирәнлеген үлчәргә баруы истә калган. Әни исә фермага төнге дежурга, яңа туган бозауларны сакларга бара иде. Укытучылар династиясенең эшен дәвам итүче кеше буларак, минем хәлем яхшырдымы? СССР җимерелгәч, Аллага шөкер, укытучы җилкәсенә өелгән тау кадәр агитация-масса эше юкка чыкты. Иң мөһиме – фермадан котылдык. Чөгендер, бәрәңге җирләрен бүлеп бирү, кырда башак җыйдыру кебек мәшәкатьләр дә бетте. Ләкин бүгенге мәктәптә укытучыны эксплуатацияләү һаман да дәвам итә. Мисаллармы? Рәхим итегез. Бик тирәнгә китмичә, һәр мәктәпкә хас кайберләренә тукталып үтик әле.

Менә укытучы көтеп алган җәйге ялына чыга. Шуннан соң ул кая да булса сәфәр кылып яки ял йортларында, санаторийларда дәваланып, сәламәтлеген ныгытуы турында уйлый дип беләсезме? Кая ул! Ялга чыкканда укытучы халкы ял итү турында түгел, ә җәй көне нәрсә эшләячәге турында план кора. Гадәттә, җәйге ялның беренче көне мәктәп әйләнәсе, ишегалдындагы чүп үләннәрен чабу белән үтә. Шуннан китә инде. Ферма сыерлары өчен урманга йөреп яфрак җыю, печән көлтәләү, мәктәпне яңа уку елына хәзерләү өчен ремонт эшләренә килү, мәктәпкә бала туплау артыннан йөрү. Ул арада хакимияттән, мәгариф бүлегеннән киләләр дип хәбәр салалар. Классыңны юарга, чистартырга китәсең. Көннәр буе көтә-көтә көтек булып, бүлмәңдә аягүрә басып, аларны каршы аласың. Шушы эшләр арасында мәктәп ишегалдын тагын чүп баса. Тагын чалгыңны күтәреп мәктәпкә чабасың.

Мәктәп белән ике арада йөри-йөри көз җиткәне дә сизелми кала. Мәктәп ярминкәләргә әзерләнә башлый. Ул ярминкә дигәннәре уку елына берничә була. Бу уку елында, мәсәлән, мин инде мәктәп исеменнән сату өчен өемнән ике тапкыр әйбер алып килдем. Балын да, сөтен дә жәлләп әйтүем түгел, акчасын үзебезгә бирәләр. Ләкин бернинди товар җитештермәгән мәктәпләрне базарга чыгарып, арзан бәядән әйбер сатарга мәҗбүр итү әхлакый яктан гарип күренеш. Мәктәп әнә шулай күз буяу белән шөгыльләнә, укытучының абруе төшүгә сәбәпче була.

Мәктәпләрдә әнә шундый сату-алу уеннары шикелле тагын бик күп түләүсез уеннар бар әле. Гафу итегез, укучыларга белем дә, тәрбия дә бирми торган чараларны башкача әйтеп булмый. Әйтик, ачык дәресләр үткәрү, семинарлар уздыру уены. "Татар егете”, "Татар кызы”, "Мөселман кызы”, "Мини мисс” уен-бәйгеләре өчен балалар әзерләү. Җыр, бию ярышларында катнашу. Өстәвенә, бәйрәмнәрдә концертлар кую, төрле очрашуларга бару, конференцияләрдә катнашу һ.б. Болар һәм йөзәрләгән башка эшләр – барысы да бушка эшләнә. Укытучы шундый хыялый зат инде ул. Дәрестән соң ай буе конкурс-ярышларга укучы әзерли, аны җырларга, биергә, сөйләргә өйрәтә. Хәтта үз акчасына күлмәк алырга булыша. Җиңеп чыкса, башы күккә тия, аннан да бәхетле кеше булмый, укучысыннан да күбрәк сөенә. Әгәр мәктәптә акчага мөкиббән киткән кешеләр генә эшләсә, безнең мәгариф системасы күптән ишелеп төшкән булыр иде инде. Әнә шундый, җанын балаларга бирергә әзер торган романтик, фидакарь укытучылар аркасында гына чиновниклар мәктәп өстенә укыту белән бәйләнмәгән катлы-катлы эшләр өяләр һәм тормышка ашмастай реформалар үткәреп яталар.

Мәктәпнең төп эше – балага белем бирү. Шушы кысадан чыккан һәр эш өстәмә түләнергә тиеш. Бу түләү һәр бала талантлы, сәләтле, белемле булып үссен өчен кирәк. Бу – ата-ана һәм җәмгыять өчен кирәк. Ләкин "калдык-постык” хисабына көн күрүче мәгариф тармагы укытучыга хезмәт хакын арттыру түгел, ә кичәгедән киметмәс өчен җан тартышып яши. Укытучы елы дип игълан ителеп, шул елда йөз сум артык акча да бирә алмагач, алдагысы көндә нәрсәгә ышанып яшәргә кирәк? Хөкүмәтнең укытучы хезмәтен тиешенчә бәяләмәве җәмгыятькә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Русиянең меңәрләгән укытучыларының Путинга мөрәҗәгать итеп, забастовкага әзерләнүләре якын араларда үзгәрешләр булмый калмас дигән өмет уята.

Нәрсә генә булса да, безнең Татарстанда Укытучы елының истәлеге булып Президент тарафыннан бирелгән ноутбуклар калачак. Дөрес, алар бүләк итеп бирелми (укытучыгамы соң инде андый бәхет?!), эшләп тору өчен генә бирелә. Класс тактасы, акбур кебек, ягъни мәсәлән. Мөгаен, Президент ноутбуклар биреп, укытучының эшен җиңеләйтергә, мәктәпкә инновацион технологияләр кертергә теләгәндер. Ә укытучылардан нәрсә ишетәсең? "Һай, бирмәгән булсалар, – ди минем балдыз. – Аның эше... Әле ярый тугызда укучы кызым бар. Класс журналындагы билгеләрне электрон тактага кич буе шул төшереп утыра. Үземнең вакыт калмый...”

Русиядә яшибез шул. Яхшы булсын дип эшлиләр, гадәттәгечә килеп чыга. Без үзебез әлегә алмадык. Кирәксенмим, үз ноутбугым исән булсын.

Киләсе ел кемнәрнеке булыр? Илдә "ертык җирләр” шактый әле. Табарлар. Ямарлар. Укытучылар шикелле сәдака акчасына эшләп йөрүче кешеләр бихисап, бигрәк тә авыл җирендә.

Ә шулай да бу язманы төшенке күңел белән түгел, бәйрәм рухы белән тәмамлыйсы килә. Җәй көне шаулатып мәктәбебезнең 50 еллык юбилеен уздырдык. Иртәгә ябалар, бүген ябалар дип торганда ябылмыйча калдык. Шатлык бит болар. Ноябрь уртасында республика семинары үткәреп аттык. Кем әйтмешли, бик мактап киттеләр үзебезне. Мәктәбебезкөннән-көн ямьләнә, матурлана. Тагын нәрсә кирәк? Алла боерса, укытучыга кадер-хөрмәт булмый калмас әле. Өметләнеп яшик, хөрмәтле коллегалар. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре котлы булсын!

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
"Татарстан яшьләре" газетасыннан
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1187 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design