13 нче гыйнвар көнне Тукай районы Биклән авылында бертуганыбыз Габдрахманов Йолдыз Фаиз улын сонгы юлга озаттык.
Сигез бертуган идек, биш бөртек кенә калдык. Өченчесе булып, Йолдыз, син дә китеп бардың... Киттең кышның иң салкын көнендә, өшеттереп куңел түрләрен. Инде яхшы теләк теләп, дога кылыйк, жылы булсын, диеп, синең яткан салкын гурләрең! Әфган җирләренә барып, дошманнарга каршы тора алдың. Саулыгыңны да кызганмадың... Калган саулык үзенекен итте. Соңгы көннәрең дә бик нык интектерде... Йокла тыныч. Һәрчак булырсың син безнең күңелләрдә.
Шушы көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулын сузган хезмәттәшләре Әфган ветераннарына, классташларына, авылдашларга, туганнарга һәм соңгы көнендә, соңгы сулышына кадәр янында булган шәфкать туташларына чын йөрәктән рәхмәт сүзләрен ирештерәбез.
Барыгыз да исән-сау гомер итегез. Якын кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын.
Хөрмәт белән бертуганнары. |