Русиядә укытучыларның хезмәт хакларын арттыру бара: алар яши торган төбәктә уртача
хезмәт хакы нинди, ел ахырына кадәр укытучыларның акчалары да шул күләмгә җитәргә
тиеш. Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко илдәге 44 төбәктә укытучыларның
акчалары инде артты дип хисап тотты. Министр белдергәнчә, соңгы биш елда Русиядә
педагогларның хезмәт хаклары 2,5 тапкырга арткан һәм уртача 18 мең дүрт йөз сумга
җиткән. Ләкин бәйсез экспертлар һәм укытучылар бу сүзләрнең дөреслеккә туры килеп
бетмәвен, хезмәт хакын арттыруның "итәк кисеп җиң ялгау” рәвешендә, ягъни бер төр
акчаны киметү хисабына башкарылуын, нәтиҗәдә акчаның сизелерлек артмавын, ә эш күләменең
соңгы вакытта, киресенчә, зураюын әйтәләр.
Русиядә 17 октябрьдән "кайнар линия” эшли башлаячак. 8-499-152-67-61 номерына
чылтыратып, укытучыларның хезмәт хакларына бәйле сорауларны бирергә мөмкин булачак.
|