Четверг, 16.05.2024, 21:20
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 13 » Бикләндә «Туган тел» кичәсе
Бикләндә «Туган тел» кичәсе
13:21
Күптән түгел Биклән урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Туган тел һәм китап» атналыгы үтте. Йомгаклау көнендә V-ХI сыйныф укучылары катнашында "Туган тел” кичәсе уздырылды. Кичәнең максаты –  туган телне саклау, китапка мәхәббәт тәрбияләү.
 
Бәйрәм залын алдан ук туган тел турында чыгарылган газеталар,   яңа   китаплардан   төзелгән   стендлар белән бизәдек.
 
Кичәгә кунак итеп үзебезнең мәктәпне тәмамлаган, Яр Чаллының "Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, авылыбыз шагыйрәсе Рәзинә ханым Сәетгәрәева чакырылды.
 
Татар теле  һәм   әдәбияты   укытучылары   Гөлнара Сәйфуллина һәм Лилия Якуповалар кичәне бик матур алып бардылар.
 
Ул IV сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Роза Сәетгәрәева) катнашында әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Укучылар:  Алсу Дәүлиева, Булат Мостафин, Диләрә Мәүләветдинова, Гөлназ Нуриева һәм Гүзәл Нәгыймуллина матур, сәнгатьле итеп туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.
 
Авылыбыз шагыйрәсе белән кызыклы әңгәмә үтте. Ул чара катнашучылар игътибарына соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләрен укыды. Аннан соң укучыларга һәм укытучыларга үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк  итте.
 

Бәйрәм "Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

Мондый кичәләр балалар күңелендә туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли, нәни күңелләрдә милли горурлык хисе уята.


"Якты юл" 
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 2203 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design