Четверг, 16.05.2024, 11:45
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 13 » Биючегә сүз әйтмәгез...
Биючегә сүз әйтмәгез...
13:19
Гәрәевалар икесе дә – профессиональ биючеләр. Альбина Биклән мәдәният йортына күптән түгел генә махсус хәзерлек алып кайтты. Әмма алар апасы Эльмира белән, кем әйтмешли, бишектән үк әниләре оештырган "Шатлык” халык бию ансамблендә биеп үстеләр, "Балкыш” фестивальләрендә җиңүләр яуладылар.
 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Шатлык” халык бию ансамбле җитәкчесе, Биклән мәдәният йорты директоры Розалия Гәрәева исә моннан нәкъ 30 ел элек мәдәният йортына яшь белгеч булып кайтты. Һәм шул еллар эчендә бөтен авылны биергә өйрәтте. "Шатлык”та ничә буын яшьләр биергә өйрәнеп үсте. Ансамбль төрле фестивальләр лауреаты, бәйгеләр дипломанты булды һәм, ниһаять, үзешчән бию сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен аңа "халык” исеме бирелде.
 
Районда үтә торган чараларның берсеннән дә читтә калмыйлар Биклән биючеләре. "Шатлык” – район Сабан туйлары бизәге, авыл яшьләренең үзенчәлекле тәрбия мәктәбе. Әле бүген дә анда өч төркем: нәниләр, урта яшьтәгеләр һәм балигъ булганнар төркемнәре эшли.
 
– Түгәрәккә йөреп үскән балалар аерылып тора: төз гәүдәле, матур атлап йөрергә, сынны дөрес тотарга өйрәтәбез. Олы сәхнәләргә менәрләр димим мин. Сәхнәгә чыккан бала күңеле начарлыкка тартылмый. Аннары, хәрәкәттә – бәрәкәт дип, өлкәннәр юкка гына әйтмәгән, – ди Розалия ханым.
 

Хәзер инде биюләрне яшь хореограф – Розалиянең кызы Альбина куя. Ул иҗатта үз юлын эзли. Элеккегеләрен кабатламаска тырыша, өйрәнә, үзе дә сюжетлы биюләр куя. Альбина, Алабугада хореография бүлеген тәмамлап, бию сәнгате серләрен өйрәнеп кайтты. Бөтен күңелен биреп эшли. Яшьләргә хас иҗат ялкыны белән алынды бу четерекле хезмәткә. Димәк, биючеләр династиясе дәвам итәчәк. "Шатлык”ка яңадан-яңа уңышлар алып килсен яшь талант иясе.


"Якты юл" 
Категория: Новости СМИ | Просмотров: 1392 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design