Четверг, 16.05.2024, 22:11
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы новостей
Новости СМИ [103]
Технология [13]
Физика [16]
Астрономия [10]
Информатика [9]
LEGO [5]
Татар теле [2]
Авылым яңалыклары [1]
Отдыхай-ка [17]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Март » 10 » Изге йорт балалары
Изге йорт балалары
15:20
Мин авылыбыздагы бик матур гаилә – Вәлиевларның күршесендә үстем. Сәлман абый белән Рәмзия апага карап авылдашлар: "Булса да булыр икән шулкадәр пар килгән”, – дип сокланалар иде. Күзләр тигәндер: эшкә булган, изге күңелле гаярь ир – Сәлман абый сөекле хатыны – моңлы сандугачы Рәмзиясен, берсеннән-берсе матур, зарыгып-сөенеп көтеп алган өч сабыен калдырып, 56 яшендә якты дөньядан китеп барды. Рәмзия апага ул чагында 47 яшь, кулында – югалту хәсрәтен җиңәргә ярдәм иткән өч нарасые – Таһир, Фәния, Лилия. Шулар өчен яшәде ул, шуларны кеше итәм, җиргә нык басып торырлык ныклы буын үстерәм дип тырышты. Ә күңелен сагыш-моң басканда күкрәген тутырып җыр сузды. Шушы моңы сәхнәгә алып менде, авылдашларының алкышлары хәсрәтен җиңеләйтте, аңлыйлар, аның халәтен беләләр икән бит.
 
Эшкә барып, хисап төймәләрен тартуга, баш-аягы белән эшкә чумды. Әйтергә генә ансат: 20 ел – Биклән урман хуҗалыгында, 22 ел – Биклән авыл Советында бухгалтер. Баш әйләндергеч саннар дөньясы. Ә өйгә каткач, кабат "муеннан” эш. Балаларга да ана җылысы гына җитми, атаның акыллы таләпчәнлеген, кырыс мәхәббәтен дә алмаштырырга кирәк.
 
Барысына да түзде тол хатын. Ал димәде, ял димәде, көнне-төнгә ялгап эшләде, юкны бар итте. Сыңар канатының каерылырга җиткән чаклары да булмады түгел, булды. Әмма батыр хатын белгертмәде моны: елмаеп-көлеп йөрде, зарланмады, язмышына уфтанмады. Чөнки өч баласы – өч куанычы җебеп төшәргә ирек бирмәде. Елак ана янында бәхетле бала үсми, ә Рәмзиянең балалаларын бик тә бәхетле итәсе килә иде. Гаиләдә әтиләренең якты образы яшәде, аның рухы биредә, алар арасында иде. Ана шулай итеп балаларына ятимлекләрен сиздермәскә тырышты. Авылның җырчы сандугачы ул балаларын үзе белән бергә сәхнәгә күтәрде – көр күңелле булып үсеннәр, сәнгатькә тартылган кеше күңелендә начарлыкка урын калмый. Шулай итеп, Таһир, мәктәптә укыганда мәдәният йорты каршындагы вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнап, җырлап "Балкыш” фестиваленең йөзек кашына әверелде. Фәния җырлаганда сандугачлар тынар иде, әнисеннән моң чишмәсен мирас итеп алган ул. Лилия исә "Шатлык” халык бию ансамблендә биеп үсте. Хәер, абыйсы Таһир да, Фәния дә шушы ансамбль биючеләре иде.
 
Гомер ул авыр булса да, җиңел килсә дә уза. Ел артыннан еллар үтте. Ялгыз ана һәр баласына белем бирергә тырышты. Таһир – Казан төзелеш институтын, Фәния Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлады, Лилия Алабуга сәнгать-мәдәният училищесының китапханәчеләр хәзерләү бүлегендә укыды. Инде барысы да башлы-күзле булдылар, балалар үстерәләр.
 
Таһиры Биклән авылының атаклы Кәримнекеләр нәселеннән акыллы, чибәр Гүзәл атлы кызга өйләнде. Ике кыз үстерделәр. Олы кызлары Айгөл, Казан дәүләт финанс-икътисад инстиутын кызыл дипломга тәмамлап, Казан шәһәре хакимиятендә менеджер-икътисадчы булып эшли. Эльнара шул ук инстиутта соңгы курста укый. Апасы һөнәрен сайлаган.
 
Рәмзия апаның җырчы кызы Фәния авылның иң үрнәк, тәртипле гаиләләренең берсе – Сәгыйрь Әхмәтсафин абыйның төпчек улы Рамил белән гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Аларның олы улы Рушан Кама политехника институтының III курсында, ә кызлары Рузилә Кама дәүләт физик культура институтының беренче курс студенты. Биюче кыз Лилия Чистай якларында туып үскән Рамисны яр итте, матур гаилә төзеделәр. Инде кызлары Регина – студент. Яр Чаллы пединститутының рәссамнар хәзерләү бүлегендә укый. Уртанчы уллары – 7 сыйныф укучысы, нәниләре Әмиргә әле 2 генә яшь. Шундый  байлыгы булган Рәмзия апаны бәхетле әби дими, ни дисең? Җиде оныгы, җидегән йолдыздай, әбиләренең гомер көзен яктырта, тормышына куаныч өсти.
 
Рәмзия апа, балаларын, оныкларын үстерешеп, изге эшкә алынды: читтән торып 3 ел "Ак мәчет” мәдрәсәсендә укыды, "Урта дини белемле мөгаллимә” таныклыгы алды.
 
Рәмзия апа Вәлиеваның улы Таһир турында аерым сөйлисем килә. Ул туган авылына, аның халкына карата мәрхәмәтле, иманлы бала булып чыкты. Эшмәкәр егетебезнең кылган игелекле гамәлләре санап бетергесез. Мәктәп ремонтлаганда, буяу, су торбаларын алмаштырганда кирәкле материаллар сатып алды. Сабан туйлары җитсә, үз акчасын түләп эстрада йолдызларын чакыртумы, сабакташлар очрашуына мул ризыклы өстәл әзерләү, укытучыларга бүләк ясау дисеңме. Сабан туе батырына атап алынган бүләкләре һәрвакыт зәвык белән сайлап алынган булыр. Үзе биеп үскән, яшьлеге узган авыл мәдәният йортына Таһир 50 мең сумлык яңа музыка аппаратурасы сатып алып бирде.
 
Таһирның ике сеңлесе дә әтиләре урынына калган абыйларына чиксез рәхмәтле. Аларга һәрдаим ярдәм итеп, хәлләрен белеп, аралашып яши. Әгәр дә кулымнан килсә, мин, Аналар һәйкәле ясап, шундый тәртипле, итәгатьле, уңган балалар үстергән ана – Рәмзия Габделхак кызы Вәлиева исемен иң эре хәрефләр белән беренче язып куяр идем. Хәер, Аллаһы боерса, мондый егетләр әниләренең исемнәрен киләчәктә бәлки яңа ачкан йолдызга кушарлар.
 
Таһир Вәлиевның тагын бер изге гамәлен әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Аның матди ярдәме белән Казан "Идел-пресс” нәшриятында 1000 данә тираж белән "Биклән авылы тарихы” китабы басылып чыкты. Аның авторлары һәм төзүчеләре – Таһир белән авылыбызда туып үскән Марс Галиуллин. Авыл халкына галәмәт зур бүләк булды ул.
 
Таһир Вәлиевның төзүчеләр бригадасы бүгенге көндә Башкортстанның Салават шәһәре янындагы Кандюковка авылында мәчет төзүдә эшли. Һәм аның әнә шундый изге гамәлләре бихисап.
 

Оясында ни күрсә, ачканында шул була, дип юкка гына әйтмиләр. Игелекле балалар үстергән Вәлиевлар гаиләсе – яшәү рәвеше, матур гамәлләре белән танылган нәсел. Күркәм сыйфатлары оныкларына да күчеп дәвам итсен.

 

Якты юл  Р. Сәетгәрәева

Категория: Новости СМИ | Просмотров: 992 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design