Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр – диктант, изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С.), грамматик ялгышлары (Г.), логик (Л.) һәм фактик (Ф.) хаталар да исәпкә алына. Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йөртелә. |