Тема: Халкымның күңел байлыгы.
Максат: 1. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” автобиографик повестен өйрәнүне йомгаклау.
2. Б.с.ү. Сочинение язарга әзерлек.
3. Кешенең күңел байлыгының асылына төшенү.
Җиһазлау: язучының портреты, стенд “Милли бәйрәмнәребез һәм йолаларыбыз”, Л.Фәттаховның “Сабантуй”, “Яңа буралар” картиналары, чигелгән сөлге, кулъяулык, дәреслек.
Тактада: “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле”. Г.Бәширов.
Дәрес барышы.
- Оештыру, сәламләү.
Укытучы: Очрашканда кешеләр –
Олылар һәм кечеләр –
Бер-берсен сәламлиләр:
“Исәннәрмесез”, - диләр.
Очрашсалар бик иртә,
Бик матур теләк әйтә.
Нинди теләк? Кем әйтә?
Ул сүз: ... (Хәерле иртә.)
Күрешсәләр көндезен
Кышын, җәен, яз-көзен.
Нинди теләк әйткәнен
Кем белә? ... (Хәерле көн!)
Ә бабамның сәламен
Ишетеп белә һәркем.
Сәлам бирә ул һәр көн:
... (Әссәламегаләйкем!) Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кунаклар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, күрәсез: бүген дәрестә кунаклар да бар. Сез каушап калмассыз, үз фикерләрегезне кыю әйтерсез дип ышанып калам. |