Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исеменәге Дәүләт премиясе лауреатлары
1958 ел
Яруллин Фәрит Заһидулла улы - композитор ("Шүрәле" балеты өчен).
Җиһанов Нәҗип Гаяз улы - композитор ("Җәлил" операсы өчен).
Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәйзи) - язучы ("Тукай" романы өчен).
Сарымсаков Ширияздан Мөхәм мәтҗан улы - режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасын куйган өчен).
Тумашев Әнәс Ибраһим улы - рәссам (К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен бизәгәне өчен).
Әбҗәлилов Хәлил Гали улы - артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен).
Колбарисов Фатих Әкрам улы - артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Батырҗан роле).
Хәйруллина Асия Хәсән кызы - артистка ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Рокыя роле).
Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы - рәссам ("Татар халык әкиятләре"китабына (русча) иллюстрацияләр).
Якупов Харис Габдрахман улы - рәссам ("Татар халык әкиятләре" китабына иллюстрацияләр).
Даутов Нияз Курамша улы - режиссер-сәхнәгә куючы (М. Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Алтынчәч" һәм "Евгений Онегин" операларын сәхнәгә куйган өчен).
1959 ел
Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы - язучы ("Сүнмәс утлар" романы).
Провоторов Николай Сергеевич - артист (Казанда В. И. Качалов исемен дәге театрда куелган "Третья патетическая" спектаклендә Ленин образын иҗат иткән өчен).
Мозаффаров Мансур Әхмәт улы - композитор (Г. Тукай һәм М. Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалар).
Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор ("Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда"һ. б. җырлары, романслары өчен).
Насретдинов Фәхри Хөсәен улы - җырчы (актив концерт эшчәнлеге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропа гандалаганы өчен). |