Четверг, 02.05.2024, 10:46
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2012 » Январь » 6 » Бабам - горурлыгыбыз
Бабам - горурлыгыбыз
19:32
   Сугыш... Сагыш...  Нинди куркыныч, салкын  сүзләр. Сугыш дигәч тә, бөтенләй туңып китәсең. Чын сугышның нинди икәнен күрмәгәч (күрергә дә язмасын!), аны чынбарлыгы белән күз алдына китерә дә алмыйбыз. Бөек Ватан сугышын тарих дәресләре, кинофильмнар, китаплар, әби-бабаларыбыз сүзләре аша гына беләбез. Ә безнең бабаларыбыз бу канкойгыч сугышны күргәннәр, аның барлык газапларын үз йөрәкләре аша уздырып, җилкәләрендә күтәргәннәр.
   Дәһшәтле 1941-1945 нче сугыш еллары... Кайсы гына гаиләгә тимәде икән бу фаҗига? Күпме балалар әти-әниләрен, туганнарын югалтты. Күпме аналар, балаларын озатып, башка аларны күрә алмадылар. Ятим балалар, вакытыннан алда картайган апалар, ялгызлар белән тулды илебез. Әй бу сугыш! Күпме кешеләр язмышын астын өскә китерде.
   Безнең Биклән авылыннан Бөек Ватан сугышына 420 кеше киткән. Авылга исән кайту бәхетенә ирешүчеләр – 174. Кайтучылар бәхетле, чөнки алар туган авылларын, якыннарын, туганнарын кабат күргәннәр.
   Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Илебез халкына коточкыч югалтулар бәрабәренә бирелгән, чиксез кыйммәт бәягә төшкән тарихи зур Җиңү бәйрәме... Сугыш еллары бездән ераклашкан саен, бу җиңүне яулашкан сугыш һәм хезмәт батырларының да саны кимегәннән кими.
   Без - Тукай районы Биклән авылында яшәүче игезәк кызлар. Әти-әниебез безгә бик матур исемнәр  куйганнар: Әлфия һәм Гөлфия. Бүген без матур, рәхәт, ә иң мөһиме тыныч тормышта яшибез. Көн дә мәктәпкә укырга барабыз, түгәрәкләргә йөрибез, буш вакытларыбызны файдалы итеп үткәрәбез. Мондый бәхетле балачак меңәрләгән кешеләрнең аяусыз көрәшләре нәтиҗәсендә килгән безгә. Ә шул меңнәрнең берсе – безнең кадерле дәү бабабыз.
   Бабабызның исеме Бикатов Әхсән. Аңа күптән түгел 84 яшь тулды. Ул дәү әбиебез белән матур гына гомер кичерә. Без аларга ярдәм итәбез, хәлләрен белешәбез. Бабайларга баргач, кайчакта без аның белән сугыш һәм бүгенге тыныч тормыш турында сөйләшәбез. Бабабыз сугыш турында бик сөйләшергә яратмый. Ул елларның авыр газапларын искә төшерергә теләми булса кирәк.  Шулай да, безнең кызыксынуны күреп, сугышта катнашуы, үзе кичергән авыр хатирәләре турында кайчакта сөйләп тә ала. Сөйләгәндә,  үзенең иптәшләре турында искә төшергәндә, бабабызның күзләре яшьләнә.
Әхсән бабай бик яшьли ятим кала. 12 яшендә ул укуын ташларга мәҗбүр була һәм "Красная заря” артеленә эшкә килә. Берәү дә: ”Син яшь әле, булдыра алмассың”, - дими аңа, арба-чана ясаучылар янына эшкә алалар. Бик тиз арада җиңел чаналар, кошовкалар ясарга өйрәнә бабай, чөнки ул агач эшен бик ярата һәм зиһенле бала була.
"Сугыш”, - дигән ачы сүзне шушында эшләгәндә ишетә ул. Олырак ир-атларны сугышка алалар. 1943 нче елда чират бабайга да җитә, һәм аны да март аенда фронтка җибәрәләр. Ул үзеннән бер яшькә олыраклар белән китә, нишләптер аны "олыгайталар”. Авылдан алар өчәү китәләр. Чаллыдан йөз километр ераклыктагы Чугунский станциясенә атлыйлар. Юл бик газаплы була: аяктагы чабаталары тузып бетә, аяклары туңа. Аннан Мари урманнарындагы Гороховский хәрби лагеренда төрле хәрби күнекмәләр үтеп, тупчы итеп әзерлиләр.
   Беренче Белоруссия фронты составында аларның авыр артиллерия полкы өч айлап Великие Луки каласы тирәсендә оборона тота. Әмма яңа частьлар килеп, һөҗүмгә әзерлек көчәя.
   Бервакыт төрле туплардан көчле ут ачып, артиллерия әзерлеге башлана. Бик куркыныч була шул чакта: җир урыныннан купкандай тоела, дошман ягына ут һәм металл оча. Шулай сәгать ярымлап вакыт үтә. Безнең танклар пехота белән немецларны көчле ныгытмалардан бәреп чыгаралар. Һәм алга, көнбатышка, юл ачыла.  152-миллиметрлы пушка расчеты, еракка атып, дошманның чигенү юлын кисә. Бабабыз берөзлексез һәркайсы 65 әр килограммлы тупны пушка янына китереп тора. Кайчагында төбәүче дә, атучы да булырга туры килә аңа. Һәр вазифаны намуслы үти ул.
   Бабабыз хезмәт иткән полк Эстония, Латвия, Литва җирләрен азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Прусия чиген үтеп, берничә километр җир киткәч, расчет позициясен дошман самолетлары бомбага тота. Бабайның шунда аягы каты яралана, һәм ул аңын югалта. 1944 нче елның октябрь бәйрәмен Каунак хастаханәсендә каршылый, аннары озак кына Шуя госпиталендә дәвалана.
   Сугыш беткәч, туган авылына кайта. Кайтуга ачлык көтә аны. Җитмәсә әнисен - безнең дәү әбиебезне – торф чыгару эшенә җибәргән булалар. Шушындый авыр хәлендә дә сынатмый бабабыз. Аның әле сугышта алган яралары да бик авырта, төннәрен йоклый алмый ул. Тик шулай да тик кенә яту безнең Әхсән бабабызга хас сыйфат түгел: сугыштан соңгы авыр елларда ул кулына балта ала, төзелеш бригадасында эшли башлый. Бригада фермалар, йортлар төзү эшен башкара. Бабабыз үз кулы белән салган йортлар әле бүген дә авылыбызны бизәп торалар.
   Бабайның бертуган апа-сеңелләре бүгенге көндә исән түгелләр инде. Әнисен югалтканга да инде илле биш ел үтеп киткән. Ә шулай да кадерлеләре – балалары бар аның. Дәү әбиебез Рәшидә белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Аларның якты тормышы, исәнлегенә куанып яшиләр. Әле тагын җиде оныклары һәм без, тугыз оныкчыклары, бар.
   Бабабыз өлкән яшьтә булса да, аның зиһене бик яхшы әле. Ул җомга намазына йөри, төрле догалар укый. Безгә һәрчак үзенең үгет-нәсихәтләрен бирә.
   Шундый бабабыз булу белән без бик горурланабыз. Дөньялар тыныч булып, шулай бергә-бергә сөенеп яшәсәк иде киләчәктә дә.

Категория: Сочинения | Просмотров: 2098 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design