Четверг, 02.05.2024, 11:14
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » «Намус» романы һәм бүгенге тормыш
«Намус» романы һәм бүгенге тормыш
21:52

Без татар әдәбияты дәресендә Гомәр Бәшировның "Намус” романы белән таныштык. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы вакытындагы вакыйгалар күрсәтелә. Авыл халкы иген үстерә, сугышчыларга җибәрергә дип бәйрәм бүләкләре әзерли. Анда йомшак оекбашлар да, солдат перчаткалары да, бияләйләр дә, бүрекләр дә була. Һәр кеше үз хәленчә ярдәм итәргә тырыша. Хәтта кайберәүләр үзләренә тун тектерегә теләгән питрау тиресен дә алып киләләр. Менә ничек халык үз балалары, ир-егетләре турында кайгырта.  Минемчә, монда кешеләрнең яхшылыгы, юмартлыгы, кайгыртучанлыгы ап-ачык күренә.

Әсәрнең төп герое – Нәфисә. Ул бөтен романны ачып бирә. Әсәр ни өчен "Намус” диеп аталды икәнен уйлаганда да, Нәфисә күз алдына килеп баса. Ул һәрвакыт намусы кушканча, дөрес, беркемне дә якламыйча, аек акыл белән эш итә. Һәм минем уйлавымча, бик дөрес эшли. Әпипә белән булган ситуацияне генә алсак та, Нәфисәнең эш-гамәлләрендә аек акыл күренә. Ул Әпипәне болай гына кичерергә, гафу итәргә ярамаганын ачык аңлый. Аның әшәкелекләрен болай гына онытырга ярамаганын, аны башта акылына утыртырга кирәк икәнен белә. Монда да мин Нәфисәнең фикере белән килешәм. Нәфисә – күргәнебезчә, намус белән яшәргә омтылган кеше. Ул - дөреслек өчен көрәшкән образ.

Шулай ук Нәфисәне без олыларны хөрмәт итүчән итеп тә күрәбез. Ул үзенә тиешле ашлыгын фронтка бүләк итә.  Һәм бу изге эшкә әтисенең ризалыгын алырга тели. Димәк, аның өчен олыларның, бигрәк тә якыннарының – әтисенең -  сүзе, ризалыгы бик мөһим.

Әлбәттә, ул вакыттагы тормыш белән бүгенге тормыш бик  нык аерыла. Димәк, кешеләрнең үзләрен тотышы да аерыла. Без "Намус” романындагы Нәфисә образы аша ул вакыттагы кешеләрне намуслы итеп күрәбез. Ә хәзерге вакытта андыйлар бар микән? Ялганламыйча гына, хәйләкәрләнмичә генә, намусы кушканча эшләүчеләр күпме икән? Әйе, каршы килмим, алар бардыр, ләкин бик аз, минем фикеремчә.

Бүгенге көндә бер генә тапкыр булса да, "ялган юлын” таптамаган кеше бар микән? Кешеләр хәтта уку йортларына да акча биреп керәләр бит, ә үз белемнәре белән түгел.

Әлбәттә, минем барлык кешеләргә дә әйтәсе сүзем шул: намус белән эш итәргә кирәк! Намус чиста булырга тиеш.

Миңа Гомәр Бәшировның бу романы ошады. Чөнки, миңа калса, "Намус” романы -уңышлы әсәр, һәм аның тәэсире бик зур.

Категория: Сочинения | Просмотров: 8107 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/13 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design