Четверг, 02.05.2024, 16:00
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » Минем яраткан укытучым
Минем яраткан укытучым
22:09

Укытучы, сез йөрәгем түрендәге

   Иң югары баскычында торасыз,

   Мәктәптә сез безнең өчен

   Икенче әниебез буласыз:

   Кыен чакта булышасыз,

   Аңламасак, аңлатасыз.

   Сез бит бик нык тырышасыз,

   Без сезне бик яратабыз.

   Сезнең шундый булуыгызга

   Мин чиксез рәхмәтлемен

   Тырыш та сез, ярдәмчел дә

   Шуңа да минем рәхмәтем.

Укытучы. Мондый матур һәм ягымлы сүзне кем уйлап тапкан икән? Укытучы ул - балалар сөюче, күп белемле, яхшы күңелле кеше. Менә безнең Биклән урта мәктәбе укытучыларына шушы яхшы сыйфатлар хас. Алар безнең өчен  хәтта үзләренең җаннарын да бирергә әзер. Менә шушындый яхшы күңелле укытучыларны ничек хөрмәт итмисең инде?

Мин үзебезнең барлык укытучыларны да якын һәм хөрмәт итәм. Ә шулар арасыннан иң якыны - Исмәгыйлова Тәслимә Таһир кызы. Ул миңа класс җитәкчесе һәм күршем  буларак та бик якын.

         Тәслимә апа ул - бик күпләрнең хөрмәт иткән укытучысы. Аның тыйнаклылыгына, кеше хәленә керә белүенә, яхшы киңәш бирүенә мин таң калам. Шуңа да мин апаны үземә үрнәк итеп куям.

Апа математика-физика факультетын тәмамлаган. Аның математикага яхшы карашын  укытучысы Бания Юнусовна тудырган.

Тәслимә апаның олимпиадаларга, төрле конкурсларга катнашырга теләге зур. Ул олимпиадаларга укучыларны әзерли, һәм алар лаеклы урыннар алып кайталар. Шулай ук төрле конкурсларда катнашып, апабыз бик күп дипломнар белән бүләкләнде.

Апа безне 5 нче класска килгәч тә төрле чаралар үткәрергә, тимурчылыкка йөреп картларга шәфкать күрсәтергә өйрәтте. Без апабызга бик рәхмәтле шуның өчен. Ападан калышырга тырышмыйбйз: үзебез дә төрле уеннар үткәрәбез.

         Күрше буларак та Тәслимә апа бик әйбәт. Өйдә берәр әйбер беткән булса, без иң беренче күршебез Тәслимә апага керәбез.

          Тәслимә апа ул - бик яхшы әни дә. Хәзерге вакытта ике кыз үстерә һәм алар икесе дә югары уку йортларында укыйлар. Бу барысы да апа тырышлыгы аркасында. Ул аларны әйбәтләп тәрбияләмәгән, укытмаган булса, алар шундый акыллы булмаслар иде.

Апа буш вакытларында тик утырырга яратмый. Ул җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Тәмле-тәмле ризыклар пешерергә ярата.

Шулай итеп Тәслимә апа - безнең бик яхшы, бик уңган, бик тырыш укытучыбыз.

Ярый сез бар әле, укытучылар!

Категория: Сочинения | Просмотров: 2406 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design