Четверг, 02.05.2024, 13:49
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Февраль » 10 » Габдулла Тукай – кеше һәм шагыйрь.
Габдулла Тукай – кеше һәм шагыйрь.
14:08

             Халык күңеленә үтеп кергән һәм тиз арада йөгәген яулап шәхесләрнең иҗаты кулдагы бармакларда гына санарлык. Үзенең иҗат җимешләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйь татар милләте кешеләре арасында бик күп булса да, аларның барысын да тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетермиләр. Аның сәбәбе – иҗатыңны тиешле дәрәҗәдә гади һәм эзлекле рәвештә бирмәү, дөрес тасвирламау. Шагыйрьнең иҗаты укучыны тулысынча күңеле белән барган вакыйгаларга алып китәргә тиеш. Башка милләт шагыйрьләре белгән, яшь чагында ук олыларча үз – үзенә бәя бирә алган кеше урысларда Пушкин булса, татарларда ул – Габдулла Тукай.

            Әлифбаны, туган телне, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган "Пар - ат”, "Туган авыл” һ.б. шигырьләре бар. Кайсы гына классның әдәбият китабын ачып карасаң, елдан – ел Габдулла Тукай турында төрле – төрле мәгълүматлар бирелә. Татарстан территориясендәге теләсә кайсы балалар бакчасына килеп кермә, сабыйлар "Туган тел” җырын җырлыйлар. Ә тәрбияче апалар "Су анасы”, "Шүрәле” әкиятләрен балаларга укыйлар. Бәләкәй группаларында "Бала белән күбәләк” җырын җырлыйлар. Менә кайсы яшьтән үк башлана ул шагыйребезнең иҗаты белән танышу.

            Ә шагыйрьнең нигә шундый сабыр, балалар сөючән, игътибарлы, гадел булуын һәрбер кеше дә төгәл әйтә алмыйдыр. Мин елдан – ел Тукайның яңа ягына, я җитешмәгән ягына бәя бирәм, минем башымда яңадан – яңа уй – фикерләр туплана, тел байлыгым арта гына бара. Минемчә, Габдулла Тукайны шундый гади һәм сабыр булырга, кешеләргә ачу – нәфрәт сакламаска яшьтән үк тормышы өйрәтә. Белгәнебезчә, ул авылдан – авылга, кешедән – кешегә, кулдан – кулга озак еллар буе йөри. Әлбәттә ул гаиләләрдә чит, кирәкмәгән бала һәм артык тамак булып исәпләнә. Аны һәркем дә яратып та җиткермәгәндер, бәлки. Бөтен кешенең дә холкы бер булмый бит. Ләкин Апушка нинди йөз белән карасалар да, ул барыбер ягымлы, сабыр, гади булып кала.

            Тукай, кеше буларак, һәрнәрсәгә тигез карашлы булмаган, әлбәттә. Күңелен нык борчыган хәлләр генә аны кызыксындырган. Ә менә кием, азык ягыннан ул бик нык чикләнгән, шуңа күрә организмы, иммунитеты бик какшаган. Ул беркайчан да мода артыннан кумаган, нәрсәне ошаткан, шуны алган. Аның шундый ук карашы иҗатында да сизелә. Аның уендагы фикере, шигырьләрендә күренгән. Моңа мисаллар күп. "Сорыкортларга” һәм "Государственная Думага” шигырьләрендәге вакыйга, шул еллардагы сәясәткә бәйле. Бу ике шигырьдә  ул гади халыкның ничек интегеп яшәве турында яза. "Китмибез!” Татарларны Төркиягә күчәргә өндәүчеләргә бернинди  икеләнүсез – нисез: "Китмибез!” – ди. Россия туфрагы – безнең уртак туфрак. Шагыйрь халык исеменнән үз җиренең үткәне белән, киләчәге белән сөйләшә, ирекне Россиянең үзендә эзли, үзендә көтә...

            Шагыйрь  күңеле нигездә сабыйныкы сыман булырга тиеш. Тукайныкы әнә шундыйлардан. Быел гына укыган әдәбият китабында аның "Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” шигыре бар. Берәр кеше укыр иде дә, канәгатьсезлек белдерер иде, чөнки бу бала язган шигырьгә охшаган. Ләкин бу шигырьне ныклап торып укып чыксаң, аның тирән мәгънәгә ия булуын белерсең. Тукай үзенең бала вакытта бәйрәм көннәрен, әнисенең җылы сүзләрен, ягымлы карашын, иртән уйнап йөргән чакларын искә ала. Кире әйләнеп кайтуларын сорый. Ләкин вакытны кире кайтарып булмый шул, әмма шигыре безнең күңелләрдә мәңге сокланып калачак, укучылар белән яратышып укылачак.

            Мәхәббәт өлкәсендә дә Габдулла Тукай күп тәҗрибә туплаган кеше буларак таныла. Саф һәм чын мәхәббәт өлкәсендә остазның остазы була ул. Әмма шәхси тормышта бер кыз белән дә йөрмичә кала. 27 яшькә кадәр яшәп, үзенә тиң ярын табып, гаилә корып та өлгерми ул.

            Һәр язучы үзе үзенең иҗат җимешләрен тәнкыйтьли белергә тиеш. Үзенең кулы белән язган әсәрләреннән ул иң яхшыларын гына калдыра, ә калганнарын бүлмәсеннән чыгарып ташлый. Димәк, ул үзенең эшен ни дәрәҗәдә иҗат ителгәнен, яхшымы, юкмы икәнлеген аера белгән. Моннан кала, аның иҗатына татар язучыларыннан кала, төрки халыклар да күз сала. Алар аның иҗатын югары дәрәҗәдә бәялиләр һәм эчтәлегенә сокланалар.

            Әнвәр Бакиров – Г. Тукай иҗатына аеруча гашыйк композиторларның берсе. Үзенең музыка иҗаты белән Әнвәр Бакиров Габдулла Тукайның бөеклеген, халыкчанлыгын тулысынча ачарга омтыла, халкыбыз күңеленә шагыйрь хисләрен тагын да тирәнрәк алып керә, Тукайны театр сәхнәсендә тамашачылар белән еш очраша башлый.

            Ә 1939 нчы елда Фәрит Яруллин, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Шүрәле”сен нигез итеп алып, зур күләмле музыкаль әсәр яза.

            Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Г. Тукай булыр. Чөнки кешеләр озак еллар дәверендә яшәп тә, акылга зәгыйфь була баралар. Ә Тукай яшьли тормышның ачы ягын татый, шуңа күрә дөньяның нинди булуын белә. Үзенең уй – фикерләрен, теләкләрен ул шигырьләргә туплап яза. Шулар аркылы без Тукайның чын йөзен белә алабыз.

            Миңа Тукайның шигырьләре бик ошый. Алар мине рухландыра, киләчәккә өмет тудыра. Чөнки аларда аерым басым үзенә буйсындырырга мәҗбүр иткәндәй була. Аның фото-сурәтеннән карап та, эчке дөньясында мәңге сүнмәс җылылык учагы яши сыман тоела.

            Мәңгеләштерү йөзеннән, Татарстанда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оештырылды һәм безнең районыбыз да Тукай исемен йөртә. Димәк, Г. Тукайның исеме мәңге яшәр, җаны яшәгән кебек, тәне үлсә дә.

Категория: Сочинения | Просмотров: 19075 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/47 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design