Четверг, 02.05.2024, 04:44
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » Дуслык
Дуслык
21:56

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Әгәр дә дустыңа ышанычыңны күрсәтсәң, үзеңнең серләреңне курыкмыйча тапшыра алсаң, иптәшең чын дуслыкка лаек. "Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була” дигән татар халык мәкале бар. Ягъни дуслар дөрес сүзне туры итеп әйтә алалар, аларның киңәшләре алтынга тиң. Минемчә, чын дус нинди генә хәлдә дә ярдәм итәргә әзер торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булырга тиеш.

Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр, шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булырга мөмкин.

Минем дә дусларым бар. Алар күп. Шулай да якын дустым берәү генә. Аның исеме - Ренат.  Аңа 15 яшь. Ул безнең күрше йортта яши. Бер мәктәптә укымасак та, дәрестән соң вакытны гел бергә үткәрәбез. Аның белән миңа бик рәхәт. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ишегалдында да гел бергә йөрибез: җәй көне футбол уйныйбыз, кышын чана, тимераякта шуабыз. Дустымның миңа иң ошаган ягы – ул беркемне дә авыр вакытта ташламый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Серләрне ул бүтән кешегә сөйләми. Әйткән сүзен һәрвакытта да үти. Ул спортны ярата, шуңа күрә спорт яңалыклары турында да еш сөйләшәбез. Дустым белән уртак тел табу миңа бик җиңел, чөнки ул – мине, мин аны ярты сүздән аңлыйбыз.

Әйткәнемчә, дуслык хисе ул әле кешеләр белән хайваннар яки кошлар арасында да туарга мөмкин. Минем дә өйдә канатлы дустым – тутый кошым бар. Аның кушаматы Кеша. Кешаны туган көнемә әтием белән әнием алып бирделәр. Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым, чөнки ул бик матур, ачык яшел төстә. Ул башта кечкенә иде, ә хәзер инде үсә. Кешаны карау, тәрбияләү – минем эш. Мин аны ашатам, читлеген чистартам. Кеша укудан кайтуымны бик зарыгып көтә. Кайткач, мин аны читлегеннән чыгарам. Ул моңа бик шатлана. Үзенең рәхмәтен сиздерә: башыма килеп кунаклый. Мин әле аны сөйләшергә дә өйрәттем. Ул: ”Кеша әйбәт! Кеша әйбәт!” – дип әйтә белә. Телевизордан музыка тавышы ишетсә, үзенчә "җырлый” башлый. Кыскасы, Кеша – минем дустым, аны мин бик яратам!

   Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшысы. Бу  турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган. Йомгаклап, берничә шигырь юлы язып китәм.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

          Уңай була һәрбер эшең дә.
Категория: Сочинения | Просмотров: 16218 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.7/31 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design