Четверг, 02.05.2024, 10:13
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » Дөньяны коткарырга иде ул уттан.
Дөньяны коткарырга иде ул уттан.
21:43

   Күптән түгел мин Р. Мөхәммәдиевнең "Ак кыялар турында хыял” дигән әсәрен укыган идем.

Аның төп герое - Микәй, ул – кәҗә. Әмма кәҗә булуына карамастан, кешеләрдән ул йөз тапкыр әйбәтрәк була. Микәй ак кыялар турында хыяллана. Аны бәләкәй чакта ук туган җиреннән алып киткән булалар. Шуңа да карамастан, ул абый – апайларын,  әнисен, туган ягын онытмаган. Биеклеккә омтылу теләге аның канына сеңгән була. Ләкин яңа җирдә ул башта бернинди дә матурлык күрми, биеклекләр дә булмый анда. Шулай да Микәй бу җирләрнең, табигатенең матурлыгын күрә һәм монда калырга була.

Әсәр шушылай матур гына бетсен иде, ләкин юк... Микәйнең һәм башка кешеләрнең тормышын эчкечелек җимерә. Нинди генә бәйрәм булмасын, нинди генә эш башкармасыннар, кешеләр эчәргә сәбәп кенә эзләп торалар. Алар бит әле үзләре генә эчмиләр, башкаларны да үзләре артыннан тарталар. Микәй белән дә шулай була.

Микәй беркөнне төшендә әнисен күрә. Һәм ул аңа: "Кешеләр ерткыч хайваннардан да әшәкерәк,”-ди. Ләкин Микәй кешеләргә күнегә һәм алардан курыкмый, аларга ышана башлый. Ул кешеләргә шулкадәр ышана, хәтта аларның  күңеле булсын өчен, тәмәке ашый, аракы эчә башлый. Ул ышана: аны яраткан бу кешеләр аңа беркайчан да явызлык эшләмәячәкләр. Ләкин, кызганычка каршы, шул кешеләр аркасында аның тормышы җимерелә.

Әсәрнең азагында Микәй шулкадәр исергән була: аңа кешеләр, барлык дөнья утта янган төсле күренә башлый. Микәй, үзен жәлләмичә, аларны коткарырга теләп, утны сүндерергә тырыша. Ләкин, башкаларны коткарырга теләп, үзе дә үлә. Менә шулай кызганыч тәмамлана бу әсәр. Биеклеккә ашкынган, ак кыялар турында хыялланган Микәй аракы шешәләре яткан чокырга килеп төшеп үлә.

Микәйнең күзенә күренгән ут белән автор безгә эчкечелек проблемасын күрсәтергә теләгән, дип уйлыйм мин. Чөнки бу проблема бар дөньяга таралган. Һәм аның артыннан, уттан калмаган төсле, бернәрсә дә калмый.

Категория: Сочинения | Просмотров: 1786 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design