Четверг, 02.05.2024, 14:20
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » Җаннарны тетрәндергән сугыш.
Җаннарны тетрәндергән сугыш.
21:28

             Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 22 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..

         Тарих дәресләрендә укып, бу сугыш хакында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага салмый кала алмый. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар, үз чиратында, куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә  килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.

         Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..

         М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, -  дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.

         Әфган сугышында катнашканнар арасында минем дә танышларым бар. Минем туган җирем – Минзәлә районының ямьле Бикбау авылы. Туган авылымнан да бу тәмугны күргән кешеләр бар Шуларның берсе - Абдуллин Рәхим абый. Ул бар көчен биреп сугышкан. Бәхете ташламаган: исән-имин авылга кайткан, өйләнгән. Тормыш иптәше Раушания апа белән ике бала үстерәләр: Алмаз һәм Ләйлә. Инде алар да үсеп буй җиттеләр. Алмаз өйләнде, хәзер үз гаиләсе белән тора. Ләйлә белән бергә уйнап үстек. Ул унынчы сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый. Минем өчен Рәхим абый һәрвакыт үрнәк алырдай кеше һәм хезмәт укытучысы булып исемдә калачак. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем аңа бик тә туры килә. Җырга, кул эшенә дисеңме, хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләренә дисеңме – барысына да өлгерә ул. Үзе бик матур җырлый. Бер генә бәйрәм дә аның матур җырларыннан, моңлы тавышыннан башка үтми иде. Ничек итеп чигәргә, тегәргә өйрәткәне хәзер дә күз алдымда. Әфган ачысын күп татыса да, күңеле тупасланмаган аның, ул бик шаян, шук. Рәхим абый – төгәл, үз максатына ирешүчән һәм бик тырыш кеше. Инде күптән күргәнем булмаса да, мәктәптә төшкән фотоларны кулга алгач, карап искә төшерәм...

         Бикбаудан Бикләнгә күченеп килдек без. Монда биш ел яшибез. Мин быел мәктәпне тәмамлыйм. Авыл кешеләренең күбесен беләм. Бикләнннән дә унбиш кеше Әфган сугышында катнашкан. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтканнар. Шуларның берсе – Фәхретдинов Рамил абый. Бүгенге көндә ул "Бигеш” аэропортында эшли. Тормыш иптәше Лилия апа белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Рамил абый сугышта ике ел шофер булып хезмәт иткән. Алар солдатларга кораллар һәм ашарларына ташыганнар. Рамил абый госпитальдә яткан вакытта яралы солдатларга булышкан: уколлар кадаган, яраларын бәйләгән. Бу сугыш турында ул бик сөйләргә яратмый, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, күтәренке күңел белән яшәргә тырыша.

         Рәхим һәм Рамил абыйлар бәхетлеләр, дип исәплим мин. Чөнки алар туган якларына кайтканнар, гаилә корып, балалар – уллар үстерәләр. Әти кеше булу бәхетен татыган алар.

         Ә бит сугышта япь-яшь гомерләре өзелеп, гәүдәләре генә кайтканнар да бар. Шуларның берсе – Иван Данилов. Аның да гомере 20 яшендә мәңгегә өзелә. Ул Мамадыш районы егете. Аның турында мин журналдан укып белдем. Балачактан шук, тапкыр телле була ул; матур җырлый, гармунда уйный; чын дуслары күп була аның. И.Данилов байтак вакыт өйдәгеләреннән Әфганга эләгүен яшерә. Киткәненә 11 ай тулгач, Иван авылга кыска вакытлы ялга кайта. Үзе ябыккан, йөзе саргайган, җитдиләнгән кебек күренә ул туганнарына. Сорашсаң: "Бар да әйбәт, борчылырга урын юк”, - дип кенә җавап бирә. Абыйсы яшереп кенә энесенең документларын тикшерә. Шул ачыклана: Иван инде яраланып, госпитальгә эләгергә өлгергән, озак кына дәваланып чыкканнан соң, сәламәтлеген ныгытырга дип, 45 тәүлеккә отпускка җибәргәннәр икән үзен. Абыйсының дөресен белгәнен аңлагач: "Бер кешегә дә чыгарасы булма!” – дип ант иттергән. Ә абыйсы, энесе әйләнеп кайтканчы, беркемгә дә әйтмәскә сүз биреп калган. Отпускта вакытта Казанга хәрби комиссариатка барып кайта ул. Кәефе күтәрелеп кайткандай була. "Сөенеч”ен тагын абыйсы белән уртаклаша: "Хезмәттәшләрем янына кабат барырга рөхсәт алдым. Тәки үземнекен иттем”, - ди ул.

         И.Данилов -  илнең патриоты, өстән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле ул. Аның сугыштан язган хатларында әнисенә булган тирән мәхәббәте бик ачык чагыла. "Безне Әфганга чыгаралар. Бу турыда әнигә әйтә күрмә, кайгырмасын”, - ди ул абыйсына язган хатында. Әнисенә дә җылы хатлар гына килә, сугышта икәнен язмый.

         "Әни, хәлләрең ничек? Печәннәр әзерли алдыгызмы? Саулыгың ничек? Үзеңне сакларга тырыш. Минем белән бернәрсә дә булмас, хәсрәтләнеп торма.”

         "Әни, 45 яшь тулган көнең белән чын күңелдән котлыйм сине. Мин сиңа сәламәтлек кенә телим. Сау булсак, бар да булыр.”

     "Әни, күчтәнәчләреңне алып килеп җиткердем. Малайлар бик тәмле дип ашады. Чәкчәкләрне әни пешерде, дигәч, ышанмыйлар. Синең шулай оста икәнне белми шул алар.”

         "Приказга 43 көн калды. Сәламәтлегем яхшы. Ашаганыбыз бал да май, һич тә булмаса кәбестә шулпасы. Әнигә борчылырга ирек бирмәгез. Күпкә түзгәнне, әзгә генә түзсен инде.”

Әнисен зурлаган кеше генә Ватан-ананы шулай зурлый ала.

Чуваш шагыйре Анатолий Хмытның И.Даниловка атап язган балладасы гомерләре өзелгән барлык солдатларга да истәлек кебек:

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь-яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һич беркем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

Категория: Сочинения | Просмотров: 8154 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/8 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design