Четверг, 02.05.2024, 13:00
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2011 » Февраль » 10 » “Акчарлаклар” повестенда хезмәт кешесенең уңай сыйфатлары чагылу.
“Акчарлаклар” повестенда хезмәт кешесенең уңай сыйфатлары чагылу.
13:32

Борынгы заманнардан ук гади халык хезмәт сөючән булган. Хезмәт-кешенең гомерлек юлдашы. Татар әдәбиятында эшчеләр сыйныфы язучылар тарафыннан актив суратләнгән. Моңа кадәр без укыган күп кенә язучылар иҗаты моңа бер мисал булып тора. Хезмәт кешесенең тырышлыгы әсәрләрдә, повестьларда һәм поэмаларда ачык күренә. Язучылар хезмәт сөюче кешеләрне иң мөһим тема буларак сайлаулары бик дөрес.

         Шуның турыда җентекләп язучыларның берсе – Шәриф Камал. Безгә таныш күп кенә әсәрләрендә ул эшче халыкны сурәтләп яза. Аның зур урын алып тора торган әсәрләренең берсе – "Акчарлаклар” повесте. Бу повестьта  сүз вакытлы эшкә ялланган кешеләр турында бара. Әсәрдә эшкә ялланган гади халык балык промыслосында эшләп көн күрә. Үзенең тормышын социаль яктан тәэмин итү – һәркемнең изге бурычы. "Акчарлаклар” әсәрендә исә, Гариф кебек персонаж гади эшче булып тора да инде.

         Солдат, Шәрәфи абзый, Гариф һәм башкалар сезонлы эшкә килеп, барлык булган көчен балык җыюга һәм эшкәртүгә сарыф итәләр. Балык җыю – аларның (вакытлыча гына булса да) һөнәре. Шуңа карамастан, алар үлемнән дә курыкмыйлар, көчен дә кызганмыйлар.  Без моны Гариф персонажы өстендә ачык күрәбез. Ул геройларча неводны саклап кала ала. Моңа барысы да шатланалар.

         Шулай ук неводчыларның узара дус мөнәсәбәттә булулары да бик яхшы күренеш. Бу, дуслык мөнәсәбәте, Шәрәфи абзыйның Солдат белән Гарифны үзенең барагына кунакка чакыруда ачык күренә. Нигә Шәрәфи абзый башкалардан яхшырак һәм мулрак яши соң? Ул да бит хезмәт хакын шул ук күләмдә ала. Моның сәбәбе бик гади. Гаиләле кеше беркайчан да үз бурычларын онытмый. Шәрәфи абзый – гаилә башлыгы. Ул гаиләсенең тамагын туйдырырга тиеш. Хатыны Сәгыйдә бернигә дә мохтаҗлык кичермәсен, кызы Газизәнең өсте бөтен булсын өчен тир түгеп эшли. Әлбәттә, ир-ат гаиләсен социаль яктан тәэмин итәргә тиеш, ләкин көн-күрештә мондый очракның киресе дә була.

         Шәриф Камал повестьны символик образлар белән тулыландырып яза. Шулай ук әсәр эчендәге бүлееләрне дә үзенчәлекле исем белән атый. Шуңа мисал булып "Диңгез елый” бүлеге тора. Диңгезнең җаны юк, ә автор аны җанландырып, кыска сузтезмәсенең укучыга тирән мәгънәгә ия булуын аңлата.

         Повестьта тагын акчарлакларны да символик образга кертү ялгыш булмас. Чөнки әсәрдә акчарлак, ягъни кош турында язылган җир юк бит. Нигә соң ул бу зур күләмдәге әсәргә "Акчарлаклар” дип исем куя?  Бу тагын бер аңлашылып бетмәгән нәрсә, чөнки әсәргә исем кушканда да, ул символик образга таяна. Бу очракта "акчарлаклар” сүзе күчерелмә мәгънәдә килә. Автор гади неводчыларны балык кошлары белән чагыштыра. Акчарлаклар кайда балык бар, гадәттә, шунда булалар. Бу очракта исә, кайда үзеңә тиң эш бар, халык шунда була.

         Минем уйлавымча, автор шундый исем белән дөньядагы барча – барча халыкны атый, чөнки халыкның алдагы көне хезмәттән тора. Хезмәтсез, эшсез кеше юкка чыга, хәтта начар юлга баса. Әйе, авыр эшләр дә бар ул. Үзебез әйтүебезчә, җиңел эш беркайда да юк ул. Нигә булмасын? Бар инде ул, әлбәттә. Ләкин шәхси предприятие хуҗаларында гына. Анда ял юк, ә хезмәт хакы аз. Бәлки, авыр эштә эшләүчеләр хезмәт хакы вакытында һәм яхшы күләмдә түләнгән өчен генә эшлиләрдер.

         Шәриф Камал әсәрен (шул исәптән "Акчарлаклар” повестен да) кечкенә элементлар кертеп иҗат итә. Шуңа күрә аның әсәрләрен яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә яратып укыйлар. Әсәрләрдә зур рольне гади халык алып тора. Ә автор дәрәҗәле кешеләр турында да яза ала иде бит. Көнкүрештә бай кешегә берни кирәкми, чөнки аның барлык нәрсәләре дә бар. Ә гади халык тиенен – тиенгә санап яши. Артыгын алмый һәм акчасын да саный белә. Шуңа Шәриф Камал гади халыкның тормышын кайгыртып яза. Хәзерге заманда бу бик актуаль темаларның берсе булып санала, чөнки бәяләр арта, ә хезмәт хакы шул ук. Халык ачлык белән көрәшә, хезмәт хакын кирәк нәрсәгә генә тота.

         Шәриф Камалның "Акчарлаклар” повесте укучылар күзлегеннән югары бәяләнә, чөнки ул уй – фикерләрен, эчке кичерешләрен әсәрнең төп идеясен ачып бирү өчен юнәлдерә. Әсәрне иҗат иткәндә ул һәрбер күренешне аерым детальләр белән тулыландыра. Без моны шушы юлларда ачык күрәбез: "...Әмма баракка килем кергәч, баракның бушлыгы, шакшылыгы, нар буена җәйгән салам урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыклары, нәкъ уртада асылынып торган иске лампа, диңгезгә караган бер генә тәрәзә, әлхасыйль, баракның барлык эч күренеше, гүя аның йөрәгенә боз булып утырдылар...”

         Хәзерге заман язучылары алдагы буыннан үрнәк алсалар, минемчә, укучылар белән тиешле дәрәҗәдә бәяләнер. 
Категория: Сочинения | Просмотров: 11254 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/32 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design