Понедельник, 29.04.2024, 09:09
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2009 » Июль » 30 » Көзге төндә
Көзге төндә
18:49

Кәефнең менә дигән чагы. Шулай булмыйча соң, мин эшли торган сәүдә оешмасында лицензияне тагын биш елга озайтканнар ич. Шул сөенечтән эшмәкә­ребез ай бетәргә ун көн кала дип торма­ды, ун данә меңлекне кулга тоттырды. Салмак кына атлап, җырлап, эштән кай­тып киләм:

Бакчама көн дә керәм,

Зәңгәр чәчәк үстерәм.

Үзем үстергән чәчәктән

Дусларны якын күрәм.

Кинәт, җир астыннан чыккан кебек, кар­шымда ике пәһлеван пәйда булмасынмы! Бетте баш, сау бул сөекле телевизордагы футбол матчы һәм миннән дә ныграк акча яратучы хатыным!

- Әйттем ич мин сиңа барыбер таба­быз дип, ха-ха-ха. Әйдә, аулаграк урынга, - диде сипкеллесе һәм сул ягымнан култыклап та алды. Ә икенчесе, зур күз-леклесе, буйга ике метрлы гайрәт иясе, алай-болай качарга чамаласаң, башыңа бер генә кундырырмын дигән шикелле, култыкламыйча гына янәшә атлый. Бар икән күрәселәр... Күкрәк кесәсендәге ай­лык байлыгым канатсыз оча тек оча инде бүген. Үч иткәндәй, бер генә таныш кеше дә очрамый, ичмасам. Төнге унбердә нин­ди адәм йөрсен соң?!

- Егетләр, туктагыз әле, - дидем мин, тез буыннарымның калтыраганын сиздер­мәскә тырышып. - Хәзер бирәм.

- Нәрсә? - диде күзлеклесе тавышын күтәрмичә генә.

- Менә, Малбуры, шырпысы-ние белән, тартыгыз рәхәтләнеп. - Кесәдән сигарет-шырпы алып сипкеллесенә суздым.

- Рәхмәт, тартмыйбыз, агайне, - диде ул, хәйләкәр елмаеп.

Инде олы юлдан читтәге паркка таба көчли-көчли алып бара башлагач, йөрәгем жу итеп китте. Анадан тума каласы көннә­рем шушы икән. Киеме черт с ним, өйдә шифоньер тулы, ә айлык хезмәт хакы, ә гарьлеге...

- Егетләр, зинһар өчен, җибәрегез, сезгә бернәрсәм дә жәл түгел, менә мобильны-емны бирәм,-дидем мин, мәче тырнагына эләккән тычкан тавышы белән.

- Мобильный диген... Ха-ха-ха... Ә сәга­тең юкмыни?

Сәгатемне, сул беләгемнән ычкынды­рып, ике метрлы пәһлеванга суздым.

- Кирәкми, үзеңә булсын, юкса эшеңә соңга калырсың.

Алдан сөйләшенгән урыннары булган күрәсең, артсыз эскәмия янына килеп җиткәч, шып туктадылар.

Утырышып сүзсез калдык. Заложник итеп алып әллә кайларга озатмасалар ярар иде, дигән уй йөрәгемне тетрәндереп узды.

Алып батыр, иңөстемә уң кулын куеп, болай диде:

- Йә, егет, күрсәт әле һөнәреңне!

Нинди һөнәр? Бу бит кибет түгел, ял паркы, мин бит кибеттә... менеджер, - ди­дем мин, куян йөрәклегемне белдермәскә тырышып.

- Биредә сәүдәгәрләр юклыгын без бик яхшы беләбез, баягы җырыңны гына җыр­лап күрсәт, әкрен генә нәкъ баягы кебек,  - диде икенчесе.

Һәм мин теге җырны яңадан кабат­ладым.

- Гафу итегез, мин бит болай гына алу-сату эшебез гөрләп барган шатлыктан гы­на, -дидем мин бераз кыюлана төшеп.

Ә без караклар да, бомжлар да тү­гел, - диде пәһлеван урыныннан торып.

- Культура сарае работниклары, Салават­лар, Хәнияләр гел дә килми, үзебезнең шәһәрдәге талантлы яшьләрдән концерт төркеме оештырып йөрибез. Тенор тавыш­лы җырчылар бик кирәк безгә.

Шул төннән башлап мин үзешчән сән­гатьнең актив әгъзасы булып киттем.

Категория: Проза | Просмотров: 1638 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design