Воскресенье, 28.04.2024, 22:45
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2009 » Июль » 30 » Бирнәле килен
Бирнәле килен
18:45

Булса да булыр икән дөньяда быткыч ирләр. Өченче каттагы күршем Гарифҗан­ны әйтәм инде. Җәмәгате пешергән аш йә тозлы булган, йә карабодай боткасы көйгән. Ризыкта гаеп булмаса, күлмәге юньләп үтүкләнмәгән, вакытында уятмау сәбәпле эшкә соңга калган... Әйтерсең лә үзе шәп кеше... Тавышы тавыш булса ярар иде, бөтен подъездга ишетелеп тора. Сабантуйда рупорга кычкырган милиция­некеннән бер дә ким түгел.

Кыскасы, Галимҗанга гаилә елы ни дә, Наилә елы ни... Причум монда Наилә елы дисезме? Күсе елында туган ич ул, ире ягыннан ихтирам вә ташлама булырга тиештер ләбаса!

Тавышыннан гарык булгач, телеңне тый, син генә яшәмисең бу йортта, дип үгетләп тә карадым. Кая, ди, ул колак са­лу, кеше гаиләсендә эшең булмасын, диде дә, шапылдатып тимер ишеген япты, очлы борыным чак кына кысылып калмады.

Давылдан соң диңгез тына, диләр, хак икән. Вахта методы белән Төмәннән бер ай эшләп кайткан идем - коридорда чебен очкан тавыш кына ишетелеп тора. Әһә, мин әйтәм, соң булса да уң булсын дип, тәнкыйтьне таныган бу. Сыер икәнсең, өстенә үк бастың, дип, мине куандырырга ашыкмагыз. Бөтен хикмәт егерме дүрт яшьлек уллары Әсфанның өйләнүендә. Ки­лен дигәнебез арыслан, юк ла, арысланга охшаган өй сакчысы алып килгән. Бу инде, апаем, үтә дә йорт җанлыклы булып, бик­ле фатирның эчке ягында ләң-ләң өреп, үзенең кыюлыгын күрсәтүче болонка дип аталучы боксер йодрыгы гына түгел. Беренче күрүдә үк котым ботыма җитте. Ярый әле кесәмдә валидол бар иде, юкса мәңгелек йортка путевкасыз ычкынуың да бик тиз...

Попрубуй, тавыш куптарып кара, мине хурлый хуҗа, дип, күкрәгеңә ташланса, футбол тубына әйләнәсеңне көт тә тор. Шуңа күрә боткаң түгел, зар вә интизар булып көткән бәлешең духовкада көя башласа да, борынгы килен белән кайната кебек ымлап кына сөйләшергә кала. Ә этне киленнәре Гөлдәминә аягы яралы чакта вет­врачларга йөртеп савыктырган, шуңа төп йортта калмаган ул акыллы хайван.

Булган булсын дип, Гөлдәминә Атаман­ны саф һавада йөртү графигын да төзегән: мәктәп бакчасына иртән Гарифҗан алып чыкса, кичен - Наилә. Ә икенче атнада вакытлары алышына. Эт дилбегәсен тот­кан хуҗаларның чырайларына карасаң, әйтерсең лә, өйдән чыгар алдыннан гына бер кило сентябрь баланы ашаганнар. Әсфан белән Гөлдәминәнең эшләре худ-та: урысчалатып әйтсәк, көн дә малый бизнеста. Иномаркага утырганда, кояш нурларында Әсфанның култык астындагы кара папкасы, ә бирнәле киленнең чуклы, биек үкчәле итекләре генә ялтырап кала. Кыскасы, эт дигәнебез йорт-җирне дә, телләшүдән дә саклый икән без гөнаһлы бәндәләрне!

Категория: Проза | Просмотров: 1112 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design