Четверг, 02.05.2024, 02:50
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 26 » "Дуслар кирәк дөнья көтәргә"
"Дуслар кирәк дөнья көтәргә"
17:08

Дуслар кирәк дөнья көтәргә.

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кешеләр генә бәхетле булалар. Кайвакыт бер дусты да булмаган кешеләрне очратасың да исең китә. “Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын”, - ди бит халык. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Аның кирәк чакта юатучы, булышучы дусты бар. Һәр кеше дә авыр чагында дусларына таяна. Минем дә дусларым бик күп. Дустың булу – зур бәхет. Дусларымны әз генә күрми торсам да, аларны сагына башлыйм. Чын дуслык ул кечкенәдән үк башлана. Әйтеп үткәнемчә, минем дусларым күп, ләкин алар арасыннан кечкенәдән үк бергә уйнап үскәнен аерып китмичә булмый. Аның исеме – Гөлназ. Балачакта без аның белән гел бергә булдык. Ләкин, укырга кергәч, безнең юллар аерылды. Ул хәзер шәһәрдә укый. Авылга кайткач, ул безгә керә дә, без сөйләшеп, киңәшләшеп утырабыз.

 

            Ләкин минем якын дустым берәү генә тәгел. Икенче дустым авылда яши, ул минем белән бер класста укый. Ул – Лиана. Без аның белән  әле җиденче класста гына дуслашып киттек. Мин аңа мөрәҗәгать иткәндә, ул  гел булыша. Лиананың бу ягы бик әйбәт. Хәзер ул миңа кечкенә апаемны карашырга да килә. Минемчә, андый дустың булу - үзе бер сөенеч. Кич белән урамга чыкканда да без, иптәшләр, иң беренче Лиана артыннан керәбез, чөнки ул безнең йөзләрдә гел шатлык кына чыгара. Аның белән бик кызык. Лиана бер кешене дә авыр чакта ташлап калдырмый, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер. Шулай итеп, дустымның яхшы яклары бик күп. Минемчә, ул – чын дус. Андый чын дусны табуы җиңел түгел.

 

            Дуслык турында бик күп җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Мондый әсәрләр кечкенә балалар өчен язылган китапларда бик еш очрый, чөнки балалар дуслыкның кадерен кечкенәдән үк белергә тиеш.

 

            Менә мәктәп еллары да артта калды. Алда яңа уку йорты, яңа дуслар, олы һәм җаваплы тормыш. Ләкин мин авылдагы дусларымны барыбер якынрак күрермен кебек тоела. Без киләчәктә бер-беребезне ташламаска сүз куештык, чөнки дусларның бергә булуы яхшы.

Категория: Сочинения | Просмотров: 11150 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.6/55 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design