Четверг, 02.05.2024, 06:28
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 26 » "Туган ягым"
"Туган ягым"
17:01

Туган ягым.

 

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.

 

Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.

 

Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны үз язмышым мисалында исбатлый алам. Мин, Түбән Кама шәһәрендә туып, балачагымның биш елын шунда яшәдем. Бу вакыт белән бәйле хатирәләр минем өчен бик томанлы булганга, минем хәзер ике туган ягым бар дип әйтә алам. Бу – дөньяга аяк баскан шәһәр һәм хәзерге яшәү урыным – Биклән авылы. Бикләнгә күченеп килгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Миңа, ул вакытта татарча юньләп сөйләшә белмәгән нәни кызчыкка, бөтен нәрсә яңа, чит иде. Башта авыл күренешенә, анда мине әйләндереп алган кешеләргә күнегү бик авыр булды. Ләкин вакытлар үтү белән, минем өчен бу авылдан да ямьлерәк җир юк иде. Авыл табигате, аның кешеләре минем күңелемә шулкадәр үтеп керде ки, мин бер дә тартынмый: “Минем туган ягым – Биклән авылы”,- дип әйтә алам. Әмма халык: “Җан тартмаса, кан тарта”, - дип дөрес әйтә. Минем беренче туган ягыма – Түбән Камага -  булган хөрмәт һәм мәхәббәт элеккечә үк калды.

 

Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Әдипләр кеше һәм туган җир арасындагы элемтәнең мөһимлеген аңлап, бу элемтәне тагын да көчәйтүне һәм туган якка карата булган битарафлыкны булдырмый калуны күздә тоталар. Язучылар, билгеле бер төбәкне һәрьяклап тасвирлап, укучыларны үзләренең шунда яшәгән вакытта кичергән хисләре белән генә түгел, ә табигатьне һәм тирә-юньне сурәтләп, яңа авыллар, шәһәрләр белән таныштыралар. Мондый әсәрләрне укыган кеше берничек тә тыныч күңел белән кала алмый. Әйтик, Н.Думави үзенең шигырендә туган яктан аерылып киткән кешеләр һәм аларның нинди кичерешләр кичерүен яза.

 

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Бакчалар бар анда, гөлләр бар.

Талга кунган сандугач та бар.

Анда юк минем телем, сүзләрем,

Мин сагышымны кемгә сөйләрмен?

Ерак, ерак якта ниләр бар?

Гашыйкларга гашыйк тиңнәр бар.

Ә мин кемгә гашыйк булырмын?

Син дә юк анда, мин дә юк анда,

Безнең бәхетләр – туган Ватанда.

 

Язмыш җилләре кайчакта бик усал булып, кешеләрне үз төбәкләреннән аерылып китеп, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр итә. Мәсәлән, танылган язучы Гаяз Исхакыйга нахак ялалар ягыла, һәм ул туган җиреннән, туган туфрагыннан читтә яшәргә мәҗбүр була. Шундый авыр язмышка дучар булган әдипкә күп кенә чит җирләрдә яшәргә, үзенең милләтеннән булмаган кешеләр белән аралашырга туры килә. Мин үз тормышымда мондый катлаулы сынаулар булуын теләмәс идем. Чөнки мин туган авылымнан берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.

 

Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.

 

Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.

 

Категория: Сочинения | Просмотров: 27170 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/92 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design