Четверг, 02.05.2024, 23:31
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 26 » "Хыял һәм чынбарлык бәрелеше"
"Хыял һәм чынбарлык бәрелеше"
10:44

Хыял һәм чынбарлык бәрелеше.

 

Дөньяда ике нәрсә гел янәшә һәм бәрелешеп яши. Бу - хыял һәм чынбарлык бәрелеше. Һәр кешенең дә бертөрле уйлары, нинди дә булса эшне башкарырга хыялы була. Әгәр дә кеше гел уйга батып, хыялланып кына йөрсә, андый кешене хыялый дип йөртәләр. Бу – хыяллану начар дигән сүз түгел, чөнки бик күп әйберләрен югалткан, төшенкелеккә бирелгән кешеләрне нәкъ менә хыял, яхшы тормышка ышану саклап кала.

 

             Нәрсә соң ул хыял? Ул һәрвакыт тормышка ашамы? Беренче сорауга җавапны төгәл генә итеп әйтеп булмый. Хыял ул – нәрсә дә булса теләү, яхшылыкка ышану. Һәр кеше дә үзенең тормышына анализ ясарга, хәзергесе, киләчәге турында уйланырга тиеш. Ә бу уйлануларда хыял катнашмый калмый. “Моны болай эшләсәм, миңа әйбәтрәк булыр иде. Мин теләсә нәрсә эшли алсам иде...”- дип хыялга бирелә кеше. Минемчә, хыял ул - кешегә бирелгән байлыкларның берсе. Ул аны бүтән тере организмнардан аерып тора. Ләкин һәрвакытта да хыял яхшыга китерми. Кайбер кешеләр, хыялга бирелеп, үзләренең тормышларын оныталар. Иң аянычлысы: хыяллар гел тормышка ашмый. Аның каршысына гел чынбарлыкның каршылыклары чыга. Әгәр дә кеше, бу каршылыкларны үтә алмыйм, дип яшәсә, ул чынбарлыктан курыккан булып чыга. Хыялны тормышка ашыру өчен, каршылыклардан курыкмаска, максатчан булырга кирәк.

 

            Хыялның начар якларын карап үтик. Хыял күп очракта кешене чынбарлыктан читләштерә. Хәзерге көндә, кызганычка каршы, алкоголизм, наркомания проблемалары бик актуаль. Кеше эчкәч, чынбарлыкны оныта, аның үзенең бер хыялый дөньясы барлыкка килә. Алкоголикның бу “рәхәт” дөньядан китәсе килми. Кешенең бит  чынлыкта булган проблемаларны белмичә, бернәрсә эшләмичә яшисе килә. Ләкин көннәрдән бер көнне бу хыялый дөнья челпәрәмә килә ала. Ничек кенә булмасын, кеше чынбарлык белән очрашачак.

 

            Һәр балигъ булган ир кеше закон буенча хәрби хезмәт узарга тиеш. Армиягә китәсе егет һәм аның сөйгәне аерылышканда, бер-берсенә тугры булырга сүз куешалар. Егет китә... Хезмәт иткәндә, ул гел: ”Кайтырмын, өйләнермен,”- дип хыяллана. Егет хыял белән яши. Әйе инде, монда хыялланмыйча яшәп тә булмый. Ләкин егет чынбарлык турында уйламый. Әгәр дә ул кайтканда, кыз бүтән кеше белән булса, егетнең бөтен ак хыяллары юкка чыга. Хыял белән чынбарлык бәрелешә.

 

            Хыял белән чынбарлык бәрелеше темасы татар әдәбиятында элек тә, хәзер дә кулланыла. Бу бәрелешне без бик күп әсәрләрдә - романнарда, повестьларда очрата алабыз. “Ак кыялар турында хыял” повесте моңа мисал булып тора. Аның авторы - Ринат Мөхәммәдиев - әдәбиятка яшьләй килә. Ләкин, шуңа да карамастан, бик күп өлкән язучыларны артта калдырып, ул үз эченә бик күп актуаль пролемаларны керткән бу повестьны яза. Монда язучы алкоголизм, тәмәке тарту, гаилә проблемаларын – барысын да яктырта. Повесть шунысы белән кызык: монда төп герой кеше түгел, ә кәҗә. Кәҗә образы аша Р.Мөхәммәдиев җәмгыятьнең начар гадәтләр аркасында бозылуын, азакта нинди нәтиҗәгә китерүен күрсәтә.

 

            Кәҗәнең кушаматы – Микәй. Ул – таулардан тотып алынган кыргый кәҗә. Аңа кешеләргә ияләшү башта бик авыр була. Ул гел әти-әнисе, абыйлары белән бергә Ак кыялар илендә булырга хыяллана. Микәй берничә тапкыр үзенең туган ягына качарга тели, ләкин аның бу хыялы чынбарлык белән бәрелешеп юкка чыга. Җитмәсә, ул үзе яраткан, ышанган кешеләргә ияреп, тәмәке тарта, аракы эчә башлый. Шуның аркасында кәҗәнең тормышы да фаҗигале тәмамлана. Микәйнең бу гамәлләрен хыялын тормышка ашыра алмаган, шуңа күрә төшенкелеккә төшеп, начар юлга баскан кеше тормышы белән чагыштырып була. Кечкенә баланы әнисеннән аергандагы кебек үк, кәҗә бәтиен дә газиз әнкәсеннән аерсаң, әлбәттә, кәҗә әнисен сагына, аның белән бергә булырга хыяллана. Повестьның исеме үк моны әйтеп тора – “Ак кыялар турында хыял”. Һәр кеше дә гел туып-үскән җиренә, туганнары янына омтыла. Монда язучы кәҗә бәтиенең генә түгел, ә бәлки бөтен ялгыз балаларның прблемаларын ачык чагылдырган.

 

            Минемчә, хыял белән чынбарлык гел бәрелешеп торалар. Моңа бары тик ияләшергә һәм чынбарлыкны нинди булса, шундый итеп кабул итәргә кирәк.
 
Категория: Сочинения | Просмотров: 7812 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.7/13 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design