Четверг, 02.05.2024, 21:14
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 16 » "Минем яраткан укытучым"
"Минем яраткан укытучым"
10:04

                                                                     Минем яраткан укытучым.

      Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, бөтен  кеше надан булыр иде. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Шуңа күрә укытучыларга бик күп шигырьләр багышлап язылган. Мәсәлән, Х.Халиковның «Укытучым» дигән бер матур шигыре  бар:
 

                        Барыбызга бер генә,

                        Белмим, ничек өлгерә.

                        Үзе шундый сөйкемле,

                         Нәкъ әнием шикелле,
 

                         Шат йөзле укытучым,

                         Күңелемә иң якын

                         Кеше ул шуның өчен.

                         Ул - минем укытучым.
 

                          Шатлыгыма сөенә,

                          Кайгым булса - көенә…

                          Көн дә гыйлем өләшеп

                          Илтә белем иленә.
 

                           Кадерле укытучым,

                           Аннан галим беркем дә

                           Юк сыман шуның өчен.

                           Ул - минем укытучым!
 

                           Кырда иген иксәм дә,

                           Ул булыр гел уемда,

                            Маяк булыр юлымда

                            Сөекле укытучым,
 

                            Аңарга мин гомергә

                            Бурычлы шуның өчен.

                            Ул - минем укытучым!
 
    Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер  дип уйлый идем. Ләкин үскәч, мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
 
     Миңа үз гомеремдә күп укытучыларда укырга туры килде. Беренчедән алып өченче класска кадәр мине  өч укытучы укытты. Аннары мин икенче – Биклән урта мәктәбенә укырга килдем һәм хәзер дә укуымны шунда дәвам итәм. Яңа мәктәптә мин, дүртенче классны укымыйча гына, бишенчедә укый башладым.
 
     Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Ләкин минем яраткан укытучым берәү генә. Ул - безнең класс җитәкчебез Кузьмина Людмила Демьяновна. Ул безгә химия, биология, ә башка классларга агрономияне дә укыта.
 
     Людмила апада алты ел укып, мин аның турында күп әйбер белергә өлгердем.
 
      Беренчедән, Людмила апа бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлекне әйтә.  Безнең класста еш кына дисциплина сәгатьләре үткәрелә. Людмила апаны безнең икенче әниебез дип әйтеп була. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Әйткәнемчә, апабыз бик кайгыртучан. Ул  һәрвакыт безнең өчен кайгыра. Берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Безне тизрәк терелтер өчен: «Сиңа моны эшләргә ярамый, син мондый дару эч»,- дип киңәшләр бирә. Ә инде киңешләре безгә файда китерсә, ул бик нык сөенә. Апа, хәтта безнең өчен генә түгел, әниләребез өчен дә кайгыра, һәрвакыт: «Әти –әниеңнең  хәле ничек? Алар кайда эшлиләр? Авырмыйлармы?»- дип сорый. Людмила апа укуыбыз турында беркайчан да онытмый. Көн саен диярлек:«Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Кичә нинди билгеләр  алдыгыз?»-дип кызыксына. Ул  һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки киләчәк тормышыбызда мәктәптә тупланган белемнәребезнең безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый. Шулай ук ул безгә көндез ял итәргә куша.Чөнки ял итмичә укысаң, баш авыртуын  эләктерергә мөмкин бит.
 
       Икенчедән, безнең апа бик белемле. Язып үтүемчә, ул дүрт фәнне укыта. Дүртесен дә бик яхшы белә ул. Белмичә инде! Ул бит атна саен диярлек яңа фәнни китаплар алып кайта, шуларны кат-кат укый, яңалыкларны өйрәнә, алар турында безгә дә сөйли. Апаның бөтен укып чыккан китапларын саный башласаң… Санап бетерерлек түгелдер алар. Өендә дә, класс бүлмәсендә дә күпме китап ята! Мин Людмила апаның шулхәтле күп әйбер белүенә шаккатам. Ничек кенә  истә калдыра икән ул бөтенесен дә?! Аңа карап үземнең дә укыйсы гына килеп тора.
 
        Мин Людмила апаның дәресендә утырырга яратам. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы,  йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Шулай ук апа безне һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары имтиханда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз.» Имтиханнар быел булмаса да, апа безне аларга әзерли башлады инде: химия һәм биология түгәрәкләрен оештыра, анда безгә авыр тестлар, мәсьәләләр чиштерә. Тиздән олимпиадалар да башлана. Апа моның өчен дә кайгыра: мәктәптә безгә өстәмә биремнәр эшләтә, өйгә китаплар укырга биреп җибәрә.
 
        Өченчедән, Людмила апа безнең  белән кызыклы темаларга сөйләшергә ярата. Дәресләрдә буш вакыт калса, ул безгә үзе яки башка кешеләр  белән булган кызыклы хәлләрне сөйли. Бу безнең өчен ял итү кебегрәк була.
 
        Дүртенчедән, Людмила апа бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата. Кайчак мин аны кызганам да. Чөнки ул еш кына дәресләрдән соң я төрле планнар төзеп, я, өенә дә кайтып килмичә, түгәрәкләргә кала. Аннары сәгать бишләрдә генә өенә кайтып китә. Шуның аркасында ул бик  ара. Ләкин Людмила апа үз-үзен кызганмый. Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәне бер дә күренми. Аның өчен иң мөһиме - мәктәп.
 
        Бакчада эшләү - Людмила апаның яраткан эшләреннән берсе. Монысы бишенчедән була. Апабыз мәктәп бакчасы өчен җаваплы. Шуңа күрә безнең класска еш кына шунда эшләргә туры килә. Апа безне бакчаны тәртиптә сакларга, яшелчә һәм башка культураларны дөрес итеп  утыртырга, аларга күпме су сибәргә кирәк икәнен өйрәтә. Жәй көне Людмила апа мәктәп бакчасын да, үзенекен дә карарга өлгерә. Ел саен ул яңа сортларны үстереп карый, аннары кайсылары яхшы уңыш бирә, шуларның орлыкларын җыя. Людмила апа үзе үстергән яшелчәләрдән төрле салатлар ясарга ярата. Шуларның рецептларын безгә дә алып килә. «Менә шул салатны ясап карагыз, бик файдалы һәм тәмле ул»,- ди. Бервакыт каяндыр буй үстерә торган салат рецептын укып алды да, шуны безнең малайларга алып килеп бирде.
 

       Людмила апаның барлык сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул -минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

Категория: Сочинения | Просмотров: 35090 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/114 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design