Четверг, 02.05.2024, 20:23
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 4 » "Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт мәсьәләләре"
"Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт мәсьәләләре"
09:57

Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт мәсьәләләре

 

Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдипләр арасында татар язучысы Гаяз Исхакыйның  да исеме бар. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Гаяз Исхакый үз бәхете өчен түгел, ә халкының, милләтенең бәхете өчен көрәшкән. Берничә тапкыр кулга алынса да, ул барыбер көрәшүен дәвам иткән. Һаман да төрле-төрле әсәрләр язган.

 

Тумыштан гаять зирәк һәм сәләтле Мөхәммәтгаяз биш яшендә укырга өйрәнә. Атасы карамагында күп кенә фәннәрне үзләштерә. Соңыннан Чистай мәдрәсәсендә укый башлый. Яшьтәшлереннән күпкә акыллырак Гаязны ул мәдрәсә канәгатьләндерми. Ата-анасыннан рөхсәт алып, ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. Ул шул чорда ук чит телләрнең кирәклеген аңлый. “Рус телен өйрәнмичә һәм шул тел ярдәмендә дөнья өчен кирәкле белем белән коралланмыйча торып, хәзер әллә ни зур эш чыгарып булмый икән”, - дигән нәтиҗәгә килә шәхес. Акыллы фикер йөртүче әдип үзенең әсәрләрендә күп кенә проблемаларны күтәргән.

 

“Алдым бирдем” әсәрендә хатын-кызларның кыюлыклары сурәтләнә. Ул әсәрдә кызлар үзләренең бәхетләре өчен беренче адымнарны ясыйлар. Ләкин моның өчен егетләр үзләре дә катнашсыннар, тагын да кыюрак булсыннар иде, ди ул. Монда шулай ук аталар һәм балалар тартышы, иске тормыш белән яңа тормыш бәрелеше дә чагыла.

 

“Тартышу” әсәрендә бергә булганда гына барлык теләкләреңә дә ирешергә була, дигән проблеманы күтәргән Гаяз Исхакый. Мисал итеп себеркене алыйк, себеркенең бер чыбыгын алып сындырсаң, ул,  әлбәттә, сына. Чөнки аңа бик күп көч кирәк түгел, ул бит бер бөртек кенә. Ә менә себеркенең барысын да берьюлы сындырам дисәң, аны ансат кына сындырып булмый да әле, чөнки алар бербөтен, бердәм. Әйткәнемчә, бердәм булганда гына тартышуда да җиңүгә ирешергә мөмкин. Бу әсәре белән язучы халкыбыз тату, бердәм булсын иде дип өнди.

 

“Зөләйха” фаҗигасе бик озак вакытлар язылган. Андагы күтәрелгән проблемалар: кеше дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, намус белән яшәргә тиеш. Бер кеше берсен, икенчесе икенчесен, бер халык икенче милләтне ирексезләргә тиеш түгел. Чөнки һәрбер кеше дә бу дөньяга яшәргә, үз теләгенә ирешергә килә. Һәм моны бер кеше дә туктата алмый. Гаяз Исхакый моны аңлаган һәм шул үзенең уйларын, борчыган мәсьәләләренең барысын да “Зөләйха” фаҗигасендә бик яхшы ачып биргән.

 

“ Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә үз-үзеңне мактату, искелек проблемаларын алга сөргән. Мактану ул беркайчан да кешегә бәхет китерми. Чөнки мактану максатыннан гына үткәрелгән мәҗлесләр кешегә файда китерми бит. Мактанган кеше башкаларны мыскыл иткән кебек була. “Мин менә шундый, мин менә тегене эшләдем, син бит әле аны эшли дә алмыйсың!!!”- дип чын мәгънәсендә мыскыл итү була бит инде. Язучының киләчәктә күрәсе килгәне:  татарларны алга киткән милләтләр сафына чыгару, ләкин комачаулаучы кешеләр бар бит. Дин әһелләренең искелек яклы булулары; мәдрәсәләрдә укытыла торган гыйлемнәрнең яраксыз булулары; надан булуыбыз; мәдрәсәләрдә рус мәктәпләрендәге кебек фәннәр укытылмавы; эшебезнең нигезле булмавы – болар  авторны бик нык борчыган проблемалар.

 

Гаяз Исхакый бу әсәрләре белән татар совет әдәбиятында булмаган, була да, чагыла да алмаган мәсьәләләрне яктырта. Алда әйтеп киткәнемчә, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, кадимчелек-җәдитчелек мәсьәләләре һәм башкалар. Шулар рәтенә “Көз” повестен кертергә мөмкин.

 

Мин ул повестьны укып чыктым да уйга калдым... “Ә нәрсә соң ул бәхет?” - дип үз-үземә сорау бирдем. Бу сүзне төрле кеше төрлечә аңлый. Бер карасаң, барлык кеше дә дөньяда бәхетле, чөнки ул яши, ярата, эшли, үз дигәненә ирешергә тырыша. Кызганычка каршы, кайбер адәмнәр үзләренең бәхетләренә үзләре нокта куялар. Син сәламәт икәнсең, нигә үз-үзеңә зыян китерәсең, якыннарыңны кайгыга саласың? Һәрбер кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Әгәр дә бәхет синең кулыңда икән, аны ычкындырма! Әсәрдә дә сүз бәхет турында бара. Монда ике хатын-кыз – Нәфисә белән Гөлсем – язмышы сурәтләнә. Нәфисә әти-әнисе сүзенә каршы чыгып булса да, үз фикерен кыю әйтеп, бәхеткә ирешә. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул бехетле була, чөнки аның янында яраткан ире, балалары бар. Ә Гөлсемгә килгәндә, ул әтисенең һәм апасының сүзеннән чыкмыйча, үзенең бәхетенә нокта куя. Аның ире гел исерек, ә исерек ир белән тормыш тормышмыни инде ул?..  Нәфисә урынында булсам,  мин дә шулай ук эшләп, бәхетле яшәр идем!

 

Менә шушындый әсәрләр язган, актуаль проблемаларны күреп, аны оста итеп  күрсәткән, үзенең иҗаты белән күпләрнең күңеленә мәңгегә уелып калган шәхескә ничек сокланмыйсың инде? Әдәбият белгечләре фикеренчә, Гаяз Исхакыйның иҗаты, бигрәк тә аның эмиграция елларына караган өлеше, әле җитди өйрәнүләр таләп итә. Әмма бу юнәлештә моңарчы башкарылган эшләр дә Гаяз Исхакый ХХ йөз башы татар мәдәниятендә үзәк фигура һәм бу чор татар әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесе иде дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә!!!

Категория: Сочинения | Просмотров: 10746 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/29 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design