Четверг, 02.05.2024, 21:27
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 4 » "Исхакый әсәрләрендә халкымның чагылышы"
"Исхакый әсәрләрендә халкымның чагылышы"
09:56

Исхакый әсәрләрендә халкымның чагылышы.

 

“...Шулай да серле, сихри бер дөньяның - әдәбиятның шундый хасияте бар: анда үткәнгә юллар бар, кабат-кабат кайтып карарга мөмкинлек бар, үлемсезлек бар.”

Әмирхан Еники.

 

Кеше гомере гаять катлаулы нәрсә: алда ниләр булачагын белеп бетереп тә, барысын да дөрес итеп башкарып та булмый. Әмма безнең арабызда рухи яктан баетып торучы, шактый олы мисаллар белән киңәш бирүче язучы-шагыйрьләребез, бөек әдипләребез бар бит әле! Алар үз тормышларын каләм белән бәйләп, кеше тормышын җиңеләйтү, авыр вакытларда булышу, көч, дәрт өстәү эшен алып баралар, минемчә.

 

ХХ йөз башы тормышын чагылдыручы, шул елларда яшәп иҗат итүче язучы, драматург һәм публицист Гаяз Исхакый татар әдәбиятында олы бер урынны алып тора. Мин, мәсәлән, аның әсәрләре белән бик кызыксынам,  аларны яратып, күңел биреп укыйм. Г. Исхакыйның әсәрләренә тормышчанлык хас. Аларда күп кенә проблемалар күтәрелә, авыр тормышны яхшырту, җиңеләйтү мисаллары китерелә. Язучы гаилә мәсьәләләренә зур игътибар биргән, аларны хезмәтләрендә яктырткан.

 

Гаяз Исхакый үз заманында шактый авыр тормыш юлы үткән. Туган иленнән еракта яшәргә мәҗбүр булуы,  халкыбыз өчен кайгырып, борчылып яшәве, белемле, укымышлы булуы да аны тәрбияви эчтәлекле әсәрләр иҗат итәргә этәргәндер, мөгаен. Аның кайсы гына әсәрен укысаң да, алардагы әхлакны үстерү һәм яхшыртуга китерә торган фикерләргә шаккатырлык.

 

Мин әдипнең “Кәләпүшче кыз” әсәрен бик мавыгып, кызыксынып укыдым. Минемчә,  әлеге хикәясендә язучы укымышлы, акыллы булсаң, тормышта бу белемеңне дөрес куллансаң, һичшиксез бәхетле булачаксың дигән идеяне алга сөрә. Монда ул хатын-кыз язмышын үзәккә куя. Бик чибәр Камәр, уйлап бетермичә хисләренә бирелүе аркасында, әхлаксыз приказчик Вафадан алдана, алдагы тормышында начар юлдан китә. Ә Вәсфибану - Камәргә капма-каршы образ – язучы идеалындагы мөселман хатын-кызы. Аның тормышы бөтенләй башка, яхшы якка үзгәрә. Үзе әллә ни матур булмаса да, язучы аны эшләре, уйлары, эчке дөньясы белән бәхетле итеп күрсәтә.

 

Г.Исхакый татар хатын-кызы язмышы мәсьәләсен үзәккә куйган тагын бер әсәр - “Теләнче кызы” романы. Монда, үзәктә - Сәгадәт исемле кыз. Аның бай малае Габдулладан алданып, авырлыклардан, ачлыктан котылып калу өчен, тормышның иң түбән баскычына - фахишәлеккә бирелүе күрсәтелә. Язучы бу проблеманы үзәккә куя, шушы мисал аркылы тормыш кырыена кысрыкланган татар кызларын бәхетле юлга чыгару турында уйлана. Үз теләкләре буенча яраткан кешеләренә кияүгә чыгып яшәсеннәр, гаиләләрдә бер-береңне аңлау, хөрмәт итү булсын дигән фикердә була Гаяз Исхакый.

 

Кеше үз язмышына үзе хуҗа. Минемчә, үз фикерләреңне генә уйлап, кеше фикерен тыңламасаң, дөрес булмас иде. Кайбер чакларда башка кеше белән сөйләшеп, аннан киңәш сорасаң, хәлләрең яхшырып киткәндәй була. Ә инде бәхетең, гаиләң, яраткан кешең өчен көрәшкәндә үз сүзеңне әйтә белү, хисләреңне яшермәү кирәк. Һәр кешенең язмышы үз кулында. Автор моны алдан ук аңлаган, башка кешеләрнең фикерләренә моны өстәргә теләгәндер, мөгаен.

 

Дөрес башланмаган тормыш юлы, әлбәттә, яхшылыкка илтми. Мин моны “Бай углы” романында ачык күрәм. Г.Исхакый әсәрдә баласына дөрес, яхшы тәрбия бирмәгән әти-әниләргә эндәшә. Баланы кеше, шәхес итеп тәрбияләү зур хезмәт, тырышлык сорый. Әти-әниләр - балага иң беренче тәрбия нигезләре салучылар.  Балага яхшы белән яманны аерырга өйрәтү киләчәктә аның нинди юл сайлавын хәл итә. Урам малае Фәхри Кәримгә дөрес тәрбия бирми, аны начар гадәтләргә үзе өйрәтә. Кәрим шунлыктан кече яшеннән үк начар бала булып үсә. Әмма хатынлыкка фәрештә кебек кызны - Бәдрияне ала. Гаяз Исхакый ХХ йөз башында мөселман кызларының никадәр сабыр булуларын күрсәтә. Сабыр булуы Бәдриягә бәхет китерә, ире үлгәч, хатыны аның байлыгына ия булып кала. Бәхет байлыкта, акчада булмаса да, әсәрнең төп герое  Бәдрия тормышының ахырына кадәр тынычлыкта, муллыкта яши.

 

Байлар мисалы да Г.Исхакыйның әсәрләрендә чагылыш тапкан. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре байларның, милекләре белән мактанып, моны халык алдына чыгару проблемасын үз эченә алган. Үзеңне мактату максатыннан гына үткәрелгән бәйрәмнәр халыкка файда да, куаныч та, рәхәтлек тә китерми. Бу - язучының әйтергә теләгән фикере. Фәхри байның малае туенда байлыгы, юмартлыгы белән мактануын автор “курчак уены” дип атый. Халык тормышын алга җибәрүгә ярдәм итми торган эшләргә артык көч куеп шапырынуларны Гаяз Исхакый юмор-сатира ярдәмендә күрсәтә. Язучы өчен татар җәмгыятен алга киткән милләтләр сафына чыгару - иң әһәмиятлесе.

 

Бер кеше дә үз тормышына битараф, гамьсез булмаска тиеш. Яшьләр киләчәктә нәрсә эшләргә теләүләрен ачык белергә һәм, максатларына барып ирешү өчен, үзләре сайлаган дөрес юлдан китәргә тиешләр. “Тормышмы бу?” әсәре шул фикерне чагылдыра да. Киләчәктә мулла буласы үсмер егеткә авылдагы яшьтәшләре белән уйнарга, күңел ачарга ярамый, чөнки аңа әти-әнисе рөхсәт итми, шуңа күрә шәкерт үз-үзенә бикләнеп яшәргә мәҗбүр. Г.Исхакый яшьләргә шәкерт кебек үз-үзеңә бикләнеп утырмаска, тормышта үз максатларыңны куярга киңәш итә.

 

Әдип татар халкының булган проблемаларын үзенең драма әсәрләрендә дә ачык чагылдыра.

“Алдым-бирдем” драмасында сүз мәхәббәте, бәхете өчен көрәшкән яшь кыз турында. Галия образын мәхәббәт кебек изге хискә омтылганда берни дә туктата алмый. Ул кыюлыгы белән барысына ирешә дә инде.

 

 Ихтыяр көче белән җиңә белмәү әдипнең  әсәрләрендә шулай ук яктыртыла. “Мөгаллим” драмасындагы төп герой – Салих - үз хыялларын чынга ашырырга теләсә дә, үзен урап алган мохит тәэсиренә бирелә алмау нәтиҗәсендә, канатлы уйларын башкармый. Шуның өчен драматург аны тәнкыйтьли дә.

 

Г.Исхакый татар халкының аерым катлауларындагы наданлык, тискәрелек кебек начар якларның бетүен, милләтебезнең мондый хәлләрдән чистарынуын тели. “Җәмгыять” һәм “Кыямәт” комедияләре шуны күрсәтә.

 

Кеше дөньяда ирекле, тугрылыклы, үзе теләгәнчә, әмма намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиеш. “Зөләйха” трагедиясенең төп герое Зөләйха шулай яши дә. Көчләп чукындыру аркасында аңа күпме генә авырлыклар килсә дә, иң якын кешеләре христиан диненә күчәргә мәҗбүр ителсә дә, ул үз фикерендә кала: милләтен онытмый, диненә тугры була. Мин Зөләйхага сокланмый кала алмадым.ү һәм шуны аңладым: бер кеше - икенчесен, бер халык икенче милләтне ирексезләргә тиеш түгел!

 

Әдип шушы әсәрләре аша безгә зур өмет баглаган, әсәрләренә көч сеңдергән. Ул әсәрләренең көченә ышынган, югыйсә безгә кадәрге кешеләрнең тормышы яхшы якка үзгәрмәгән булыр иде! Минем уйлавымча, Гаяз Исхакыйның татар халкы тормышында роле бик зур, аның бай тарихлы иҗаты укучы күңелендә үз урынын тапты.  Аның әсәрләрен укып, төп фикерне аңлау гына кирәк.

Категория: Сочинения | Просмотров: 6203 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.1/11 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design