Пятница, 03.05.2024, 03:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | Дневник | Регистрация | Вход
Меню сайта
Разделы дневника
Дневник сайта [4]
Проза [6]
Поэзия [4]
Сочинения [22]
Наш опрос
Какой школьный предмет вам больше всего нравится (нравился)?
Всего ответов: 437
Форма входа
Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Поиск
Ссылки
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Физика Информатика Астрономия Татар теле Технология
Главная » 2008 » Май » 4 » "Кеше үз язмышына үзе хуҗа"
"Кеше үз язмышына үзе хуҗа"
09:53

                                                                         Кеше үз язмышына үзе хуҗа.

 

      Кара  һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең - каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе - сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора. Гаяз Исхакыйның “Көз” повесте нигезендә нәкъ менә шул фикер ята. Әлеге әсәрне мин бик кызыксынып укыдым, геройларның уй-кичерешләрен күңелемнән үткәрдем.

 

    Повестьта Гөлсем һәм Нәфисә - төп геройлар. Кызлар икесе дә чибәр, тырыш, белемле, тәртипле, ә иң мөһиме: аларның эчке дөньялары матур. Әйе, мондый “алтын” кебек кызларга гаилә төзеп, бәхетле тормышка куанып һәм шатланып кына яшәргә дә яшәргә. Кызганычка каршы, тормыш андый җиңел нәрсә түгел шул... Дөньяда бәхетле яшәү өчен көрәшергә туры килә. Билгеле, ул юл җиңел түгел. Нәкъ менә шундый авырлыклар белән Гөлсем һәм Нәфисәгә очрашырга туры килә.

 

     Гөлсем - мирза кызы. Кечкенә чагында әнисе үлә. Аның тәрбиясе белән апасы шөгыльләнә. Апасы аны рус мәктәбенә бирә. Гөлсем русча укый, дуслары белән русча аралаша. Әбисенә кунакка кайткач, Гөлсем үзен башкача хис итә, ләкин аңа боларның барысы да таныш була. Ураза ае башлангач, ул әбисе һәм кызлар белән ураза тота, намаз укый. Гөлсемгә бу бик тә ошый, ләкин ураза тотканын, догалар укыганын апасы белә һәм аны алып китә.

 

...Шигырь бәйрәмендә Гөлсем Пашаны очрата, һәм алар бер-берсенә гашыйк булалар. Ләкин, кызганычка каршы, моңа да Гөлсемнең апасы каршы килә, аларны аерыр өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми. Минемчә, бу Гөлсемнең йомшак күңелле булуын һәм кешеләрне, нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә алу сәләтен күрсәтә. Нәкъ менә шул вакытта ул үзенең ялгыз калганын тоя һәм  әнисен - иң яраткан кешесен күз алдына китерә. Әнисе аңа авыр минутларда булышыр һәм кирәк вакытларда терәк була алыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул инде юк... Минемчә, Гөлсемнең үз фикерен әйтә алмавына аның ике мохит, ике милләт арасында буталып калуы сәбәпче була. Ягъни Гөлсемгә кечкенә вакыттан ук берьяклы  гына тәрбия бирелмәве менә шушы нәтиҗәгә китерә. Шушы тәрбия, үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Шунлыктан кыз үз бәхете өчен көрәшә дә алмый, апасына да каршы чыкмый. Нәтиҗәдә, сөйгәнен - иң зур мәхәббәтен югалта һәм гомерен хәсрәт-кайгыда уздырырга мәҗбүр була.

 

     Ә Нәфисә исә Гөлсемнең капма-каршысы. Ул кечкенә вакытыннан ук дини тәрбия ала, мөселманча укый, фикерен кыю әйтә. Хәлил белән танышкач, аның хәтта күзләре “янып” китә. Әтисе аның Хәлил белән йөрүенә каршы килә. Нәфисә, күп газаплар чигеп булса да, барыбер үз бәхетенә ирешә. Азактан әти-әниләре кызның фикере, аның тормыш юлы белән килешәләр. Нәфисәгә күңеле кушканны, үзе дөрес дип тапканны эшләү ныклык бирә. Ул иң авыр, иң хәлиткеч вакытларда Коръәнгә, изге догаларга мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы дини тәрбия, дини мохит Нәфисәне һәм аның гаиләсен бәхетле итә.

 

    Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә була (бәлкем, ул Нәфисә гаиләсендә дә булгандыр), ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән... Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Нәфисәнең шундый тәрбия алуы аңа иң зур бәхет - тату гаилә бәхете бүләк итә. Ә нишләп соң тормыш Гөлсемгә карата аяусыз? Ни өчен бар кеше дә дөньяда гел бәхеттә, шатлыкта гына яшәми? Әйе, Гөлсем дә намаз һәм догалар укый башлаган иде, ләкин бу изге юлдан аны апасы читләштерә. Ә нигә соң Гөлсем үз бәхете өчен Нәфисә кебек көрәшми? Беренчедән, аңа терәк була алырлык һәм ярдәм итә алырлык кешесе булмый, ә икенчедән, аның инде көрәшер өчен көче дә калмый.

 

Әсәрне укыгач, мин шундый фикергә килдем: нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды... һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!”   Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Категория: Сочинения | Просмотров: 19566 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.6/68 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Сделать бесплатный сайт с uCozCopyright MyCorp © 2024 сайт Биклянской СОШ с.Биклянь. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на biklyan.ucoz.ru обязательна. Дизайн: UcoZ-Design